ХЫЯЛЫНДА КҮРГӘН ТАРИХ

Марсель Әхмәтҗановның «Татар этнонимы кемгә комачаулый?« (№25, 26 июнь, 2013 ел) дигән мәкаләсен укып чыккач, кемдә нинди хисләр уянгандыр, мин үзем рәхәтләнеп бер көлдем ичмасам.

Нигәдер минем күз алдыма халык белән шыгрым тулган бер авыл клубының сәхнә уртасында басып торган «филология фәннәре докторы» М. Әхмәтҗановның йодрыкланган кулын өскә күтәреп, авызыннан төкерекләрен чәчә-чәчә, Әбрар ага Кәримуллинны һәм Мирфатыйх ага Зәкиевне пычраклыкта тиңе булмаган куркыныч кешеләр итеп күрсәтергә, залда утырган халыкны шуңа тырыша-тырыша ышандырырга маташуы күз алдыма килеп басты.

Имеш, алар тарихны белмәгән килеш, болай гына, кайдан туры килсә, шуннан мәкаләләр җыеп, 999 данә «Татарлар: этнос һәм этноним» дигән китапчык нәшер иткәннәр. Әле тагын Фәрхәт Нуретдинов, Әхмәт Гадел дигән шөбһәле әдәмнәр «Җәгъфәр тарихы», «Бараҗ дастаны», «Хан кызы дастаны» дигән китаплар уйлап чыгарып, аларны нәшер итеп, Төркиягә, Украинага барып таратып йөргәннәр. Үзләре тагын ниндидер сектантлар да икән әле.
Болар гына түгел, Петр Старостин һәм Сергей Кляшторный дигән «хөрәсән» тарихчы-археологлар да фәнгә хыянәт итеп ятканнар икән. Тагын кемнәрдер гомердә булмаган «Борынгы Идел буе Болгары» дигән илне уйлап чыгарганнар. Аның башкаласы Болгар дигән шәһәрне төшләрендә күреп, хәзер шул булмаган шәһәрне торгызырга маташып йөриләр икән. Менә бит, нинди пычрак хыянәтчеләр, тарихны яңа баштан, үз хыялларында күргәнчә төзергә тырышалар. Ә үзе Марсель Әхмәтҗанов – филология фәннәре докторы (тарихчы түгел), куллары белән күкрәгенә суга-суга: «Менә, мин – татар, ә калганнар (тарихчылар) барысы да – болгарлар», – дип бар көченә кычкырып тора.

Менә бит ул нинди көчле татар Марсель Әхмәтҗанов берүзе сәхнә уртасында бөтен көченә болгарларны үз тирәсеннән куа ала, башкаларга пычрак ата-ата үзен яклый ала. Шул да булдымы инде филология фәннәре докторы? Үзенең тарихыннан, борынгы бабаларыннан ваз кичкән кеше!

Марсель әфәнде, ул кадәр үк каты кычкырмасагыз да, ышанабыз без сезнең татар булуыгызга. Курыкмагыз, беркем дә тартып алырга җыенмый сездән сезнең татарлыкны. Әле өстәп, татар янына монголын да кушып бирәбез бушлай. Шуны да әйтәсем килә: Әбрар ага Кәримуллинга җитәргә сезгә бик ерак әле.
Олы кешеләргә карата, бигрәк тә мәрхүмнәр турында сөйләгәндә, әзрәк итагатълерәк булырга кирәк.

Нурия БАҺАВИЕВА.

Чаллы шәһәре.

Комментарии