Ачык хатка – җавабым

Ачык хатка – җавабым

Хөрмәтле Габит әфәнде!

Сезнең ачык хатыгызны («Безнең гәҗит», 19 октябрь, 2011 ел) игътибар һәм хөрмәт белән укып чыктым. Татарстан Республикасыннан РФ Дәүләт думасында депутат вазыйфаларын үтәүче буларак, сезнең фикерләр белән танышу безнең өчен мөһим һәм кызыклы булды.

Чыннан да, 14 июль көнне Байлар Сабасында районның «Өлкәннәр клубы» белән очрашу оештырылды. Мине очрашуга соңга калдыгыз, дип гаепләү бик үк дөреслеккә туры килми. Күп булса, 5-10 минутка гына соңга калынгандыр. Анысы да очрашуга кадәр район хакимиятендә халыкны кабул итү оештырылганнан гына.

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат буларак, очрашу вакытында сезне дүрт ел дәвамында башкарган эшләр, ирешкән уңышлар белән таныштырырга теләгән идем. Чөнки бу вакыт дәвамында республика өчен файдалы шактый закон проектлары кабул ителде. Мисал өчен, сугыш ветераннарының һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту, туган тел буенча бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру мөмкинлеге булдыру, югары уку йортлары карамагында, район үзәкләрендә спорт-сәламәтләндерү комплекслары төзү һ.б.лар. Район халкы әлеге проектларның нәтиҗәләрен генә күрә. Бу проектларны тормышка ашыруда республикадан сайланган депутатлар зур көч куя. Күп кенә социаль программалар, проектлар нәкъ менә безнең депутатлар инициативасы белән башланып китә.

«» партиясе турында тискәре фикерләрегезне укыдым. Алар белән һич тә килешмим. Мин үзем дә Совет чорында яшәп калган кеше. Ул вакытта барысы да ал да – гөл иде, дигән фикер дөрес түгел. Бүген халык өчен мөмкинлекләр күбрәк. Сәясәткә кереп киткәндә, мин юкка гына әлеге партияне сайламадым. Башка партияләр аны сүгеп утырганда, без үзебезнең проектлар, башкарган эшләр турында сөйлибез.

Бүген халыкның тормышы начар, дип әйтмәс идем. Тырышкан кеше зарланып утырмый. Мин куратор булган районнарга – Сабага, Кукмарага, Әтнәгә, Теләчегә, Мамадышка еш йөрим. 10-15 ел элеккеге вакыт белән чагыштырганда, бүген авыл халкының тормыш дәрәҗәсе күпкә яхшырды. Үз эшен ачып җибәрүчеләр, дәүләт субсидияләре ярдәмендә фермер хуҗалыклары оештыручылар бермә-бер артты.

Очрашу вакытында әзерләп килгән соравыгызны бирә алмыйча калуыгыз бик кызганыч. Мал табибы буларак, бүгенге вәзгыятьне хайваннар дөньясы белән чагыштыруыгыз бик кызыклы. Әмма илнең бүгенге хәле сез тасвирлаганча начар, караңгы, өметсез түгел. Ул киләчәкнең нинди булуы чиновниклар, депутатлардан гына түгел, ә барыбыздан да тора.

Сез язганча, «халыкның консерватив битарафлыгына, олигархлар капиталына һәм административ ресурска гына ышанып яшәү киләчәкле түгел», дигән фикер белән килешәм. Сәнәгать тармагының бүгенге хәле мине дә бик борчый. Бүген зур завод-фабрикаларга дәүләт заказын арттыру, өстәмә ярдәм чаралары булдыру кебек чаралар күрелә. Минемчә, тиз арада ук булмаса да, алга таба моның уңай нәтиҗәсе булачак.

Минем Татар федераль милли-мәдәни автономиясендәге эшчәнлегем турында хәбәрдар булуыгызга бик шатмын. Чит төбәкләрдәге татар оешмаларын җыеп тора торган Татар федераль автономиясе белән 2007 елдан бирле җитәкчелек итәм. Бу вакыт эчендә 28 төбәктә төбәк татар милли-мәдәни автономияләре федераль автономия составына кертелде, аларны оештыруда юридик һәм методик ярдәм күрсәтелде.

Чит төбәкләрдә татар телен саклап калу өчен, беренче чиратта, яшьләр белән эшләргә кирәген исәпкә алып, «Идел» яшьләр үзәге белән берлектә «Милләтебез хәзинәләре» дип аталган лингвистик лагерьлар оештырабыз. Чит төбәкләрдәге татар яшьләрен җыеп, быел егерме беренче тапкыр Татар яшьләре көннәрен, мөселман яшьләре өчен бишенче тапкыр Мөселман яшьләре фестивален үткәрдек. Шулай ук ел саен Татар лидеры мәктәбе, балалар өчен Яшь татар лидеры мәктәбе оештырыла. Болар барысы да балаларда телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә кызыксыну уяту өчен эшләнә. Алга таба яшьләр өчен интернетта яңа проектлар тормышка ашырырга ниятләп йөрибез.

Төбәкләрдәге чараларга да ярдәм күрсәтәбез, ел саен төбәк автономияләренең җитәкчеләрен җыеп, семинарлар үткәрәбез. Соңгы елларда автономия грант системасыннан уңышлы файдалана. Төбәкләрдәге татар балалары өчен «Халкым мирасы» дип исемләнгән коллекция чыгарылды. Әлеге коллекциягә татар тарихы, фольклоры, әдәбият, шигърият буенча дисклар, татар халык әкиятләре, татар телендә башка халык әкиятләре тупланган. Үткән ел чит төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен махсус методикага нигезләнгән «Татар теле – күңелем теле» дип аталган дәреслекләр нәшер ителде. Шулай ук 2009 елда «Традиция һәм заманчалык» дип аталган милли костюмнар конкурсы үткәрелде. Сүз уңаеннан, әлеге конкурсны оештыру алдагы елга да планлаштырылган. Без моны үзебезгә кирәк булганга түгел, ә чит төбәкләрдәге татар мәктәпләренең, китапханәләренең методик базасын яхшырту, милли сәнәгать белән шөгыльләнүче яшьләргә ярдәм итү максатыннан эшләдек.

Чит төбәктәге милләттәшләребезнең киләчәген Сабантуйларга гына бәйләп карауны үзем дә өнәмим. Әмма читтәге татарлар өчен Сабантуй милли традицияләрне саклаучы төп чара булып тора. Шуңа күрә әлеге матур традицияне бетерү түгел, саклап калу турында кайгыртырга кирәк.

Чит төбәкләрдә телне саклауда иң зур рольне гаилә уйный. Моны мин үз мисалымда әйтә алам. Мәскәүгә киткәндә улым Марат мәктәптә укый иде. Мәскәүдә ул белем алуын рус телендә дәвам итте. Рус мохите, рус дөньясы. Әмма Марат татар телендә рәхәтләнеп аралаша. Чөнки безнең гаиләдә шундый гадәт: өйдә татар телендә генә сөйләшәбез.

Татар федераль автономиясе белән җитәкчелек итү минем инициатива түгел иде. Бу вазыйфаны миңа ул вакыттагы Президентыбыз Миңтимер Шәймиев тәкъдим итте. Быел менә икенче тапкыр Татар федераль автономиясенең Совет Рәисе итеп сайладылар. Димәк, миңа тапшырылган ышанычны аклыймдыр.

Хатыгыз һәм игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Хөрмәт белән, РФ Дәүләт Думасы депутаты .

Ачык хатка – җавабым , 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии