Нинди кешеләр бар иде!

1961нче елда миңа Васильево санаториена путевка бирделәр. Ул вакытта колхозчыларга путевка бирү юк әле. Шулай да колхозда яхшы эшләвем өчен, колхоз рәисе Сәлахов абый аны үзе юллап табып бирде. 1нче ноябрь көнне Чаллыдан пароход белән Казанга киттем. Көз көне булса да, көн бик матур, кояшлы иде. Васильевога тимер юл белән барып кердем. Ул вакытта кулда паспорт юк, путевка бар. Ни эшләргә? Ничек булса да, мине кабул итеп алдылар. Почтага бар, телеграмма сук, справка җибәрсеннәр, диделәр. Миңа өч көн дигәндә белешмә килеп җитте. Шулай итеп, ике кешелек бүлмәгә берүзем кереп яттым. Анда биргән дәваларны санап бетерерлек түгел иде. Көненә дүрт тапкыр ашаталар. Анда булган 24 көн эчендә мин дүрт килога тазардым. Ул вакытта путевкалар 24 көнлек иде. 1нче декабрьгә самолетка билет алдым. Иске аэропорттан очалар иде әле ул чакта. Билетым Пучыга кадәр. Мин очасы көнне бик каты буран чыкты. Аэропорт эче кеше белән тулды. Аяк басарлык та урын юк. Бер атна үтте, бер самолет та оча алмады, буран дулады. Акча бетте. Бөтен көчемне җыеп начальникка мендем. Ул миңа кассадан өч сум акча бирде. Өч сум ул заман өчен бик күп инде.

Мөслим районы Әмәкәй авылыннан Шәмтиев дигән агроном да бар иде. Ул, мин министрга барам, Мөслимгә самолет сөйләшәм, дип китте. Чынлап та, 10 кешегә Мөслимгә самолет бирделәр. Менә нинди кешеләр бар иде! Ә мин, җиде көн аэропортта яткач, икенче көнне Пучыга очтым. Нинди вакытлар бар иде, дим. Хәзер булса, әйләнеп тә карамаслар иде.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы 

Комментарии