Рәшит, мин синең белән килешмим

«Безнең гәҗит»нең 10нчы август санында (№31, 2022 ел) басылган язмасында Рәшит Минһаҗев «Агыйделнең аръягында бер инәгә бер сыер» дигән сүз уйнату бар», – дип яза. Ягъни, монда «инә» сүзе тегү коралы түгел, ә сыер мәгънәсендә, имеш. Мин килешмим. Бу чынлап та бер сыерга бер сыер гына булса, хикмәтсез, буш сүз генә булып калыр иде. Дөбъяз ягында, атап кына әйткәндә, Битаман авылында бу мәкаль болайрак: «Агыйделнең аръягында бер инәгә бер сыер, барып баксаң б.к та юк». Ягъни, фәлән җирдә мал арзан, дигәнгә каршы әйтелә. Мәкальләр җыентыгын ачып карасаң, аның төрдәшләре дә бар. «Агыйделнең аръягында бер инәгә бер сыер, барсаң, суер (кош) да юк». (III т., 130 б.) Яки: «Агыйделнең аръягында бер инәгә бер сыер, тик барып алуы кыен». «Әстерханда сыер бер акча». (I т., 786 б.) Сыер арзан тормый, ерактагы малга һәм байлыкка алданасы юк, дигән мәгънә чыга.

Кыска сүздә киң мәгънә аңлатучы мәкальләр халык авыз иҗатының иң кызыклы жанрларының берседер. Ә «бер сыерга (инәккә) бер сыер»ның кызыгы кайда?

Акылың булмаса, мәкальгә ияр, дигәннәр акыллы кешеләр. Тукай да искәрткән: «Ишәкнең дәлиле йөгән». Ягъни аңсыз кешеләрне әзер цитаталар, аять, хәдисләр җитәкли, үз башы түгел.

Габдерәшит ТУКТАРОВ,

Биектау авылы

Комментарии