Татар телен кемнәр бетерә?

Татар телен кемнәр бетерә?

Соңгы вакытта бу сорау күпләрне борчый. Ни сәбәпле бетә татар теле? Татарча укытмагангамы, үз телебездә аралашмагангамы? Язмагангамы? Укымагангамы? Моңа кем гаепле? Тел бетүдә муллаларны да, министрларны да гаепләп карыйлар, әмма хәл барыбер яхшы якка үзгәрми. Соңгы вакытта мин шундый фикергә килдем – татар теле бетүдә гаеплене эзләп алай еракка китәргә кирәкми, аны бетерүчеләр үзебезнең арада яшәп-эшләп яталар икән бит! Кемнәр алар, диярсез. Казна эшендә, ягъни, бюджет системасында эшләүче хезмәткәрләр алар. Мәктәпләрдән башлап, мәдәният оешмалары, клублар, музейлар, китапханәләр үзләренең рәсми хәбәрләрен интернетта, нигездә, бары тик урысча гына язалар. Сүз Татарстан турында бара, татар оешмалары, мәктәпләре, музейлары, татар авыллары турында бара. Интернет челтәрендә бу хәл бигрәк тә ачык һәм аянычлы күренә. Татар авылларында, бюджет системасында эшләүче мәдәният хезмәткәрләре уздырган эшләре турында урысча гына хисап тоталар. Югыйсә Татарстанда ике тел дәүләт теле бит, татар теле беренче урында тора!
«Контактта» интернет социаль челтәрендә мин бу рәсми оешма вәкилләренә әйткәләп тә карадым, аларны үз хисап-хәбәрләрен татар телендә дә куюларын сорадым, Татарстанда ике телнең дәүләт теле икәнлеген исләренә төшердем. Кайсы тыңлады, кайсы юк.

Шушы нисбәттән, Яңа Чишмә районының Зирекле авылы клубы тарафыннан «Контактта» интернет социаль челтәренә урысча гына куелган хәбәрләргә дә мөнәсәбәтемне белдердем. Бу зур татар-мишәр авылын мин инде егерме елдан артык беләм, анда кайтып йөрим, Зирекле турында тарихи язмаларым да бар. Узган ел Рамазан аенда шушы авыл мәчетендә ике көн рәттән ислам тарихы турында сөйләдем, музей ачылышында катнашып, чыгыш ясадым. Монда милли рухлы, иманлы татарлар яши дип белә идем. Клуб исеменнән рәсми белдерү-хәбәрләрне урысча гына куюларын күргәч, бик гаҗәпләндем, үзләренә дә әйткәли башладым. Бигрәк тә 27нче апрельдә, шигырь бәйрәме уңаеннан язган урысча хәбәрләренә хәтерем калды.

«И Зирекле клубы, Зирекле клубы! Шигъриять көнендә булса да хәбәрегезне татар телендә язарга була иде бит! Анда чыгыш ясаучылар татар телендә булгандыр бит? Кемгә ярар өчен шулай тырышасыз, мишәрләрем?» – дип, хәбәр астына язып та куйдым. Миңа озак җавап булмады. Бары тик 2нче май көнне урыс телендә җавап язып куйдылар. Анда алга таба да пост-хәбәрләрнең урыс телендә булачагы, алардан шулай сораулары әйтелгән иде. Мин моңа каршы Татарстанда ике телнең дәүләт теле булуын исләренә төшердем, кемнәрнең алардан клуб хәбәрләрен урысча гына куярга сораулары белән кызыксындым, болар хакында мәдәният министрлыгына хәбәр итәчәгемне әйттем. Шуннан соң клуб аккаунтыннан бөтен комментарийларны бетереп ташладылар, әмма мин аларның күчермәсен алып өлгергән идем. Хәзер шул «сөйләшүне» сезгә дә тәкъдим итәм. Башта урыс телендә рәсми хәбәр бара.

«Праздник поэзии прошел сегодня в музее народного творчества и быта села Зиреклы. На празднике приняли участие учителя и учащиеся Утяшкинской и Тубылгытауской средней школы, работники СДК, местные писатели, жители села, кто не равнодушен к творчеству Г.Тукая»

«И Зирекле клубы, Зирекле клубы! Шигъриять көнендә булса да хәбәрегезне татар телендә язарга була иде бит! Анда чыгыш ясаучылар татар телендә булгандыр бит? Кемгә ярар өчен шулай тырышасыз, мишәрләрем?»

«Фәүзия, хочу вам разъяснить ситуацию с текстом на русском языке! Все публикации у нас просят на русском языке. Мы стараемся делать объявления на татарском, но в остальных случаях у нас русский язык будет в постах. Спасибо за понимание»

«Зиреклинский, Сез Татарстанда ике дәүләт теле икәнен оныттыгызмы әллә?! Кем сездән мәгълүматны рус телендә генә бирүне сорый? Район җитәкчеләреме? Әллә Казаннан, мәдәният министрлыгыннан шулай таләп итәләрме? Әллә татарча да бирергә үзегез иренәсезме? Ул очракта, менә сез ул татар телен юк итүчеләр! Фактлар шуны сөйли. Мин бу очракны Мәдәният министрлыгына язарга мәҗбүр булачакмын»

Менә шундый хәлләр, җәмәгать! Саф татар авылы клубы да үзенең рәсми хәбәрләрен бары тик русча гына язгач, башкалардан ни көтәсез?! Кем алардан бары тик урысча гына язуны сорый, таләп итә? Әллә үзләре татарча язарга иренәләрме яки татарча яза белмиләрме? Зирекле авылы клуб мөдире Әлфия Гайфетдинова дигән хатын икән, элек башлангыч мәктәптә укыткан, җирле үзидарә башлыгының хатыны. Үзидарә хәбәрләре дә нигездә урысча чыга, берара авыл музее да шуның белән мавыгып алды. Әйе, безне Мәскәүдән килеп урыслаштыру кирәкми икән, без саф татар авылында менә шулай үз-үзебезне урыслаштырып ятабыз. Татар телен үзебез сатабыз, чүплеккә чыгарып атабыз... Их, татарлар, татарлар! Үз кадерегезне үзегез белмисез! Мин синең өчен хурланам, Зирекле!

Бу хәл бер Зирекле авылында гына булса, мин моны бәлки язып та тормас идем. Бу бит хәзер тоташ яман күренешкә әйләнеп бара. Моның шулай икәнлегенә инану өчен интернетка кереп, шушы оешмаларның рәсми хисап-хәбәрләрен уку да җитә – алар, нигездә, бары тик урыс телендә генә. Нигә бу бюджет оешмаларыннан ике телдә дә эшләү таләп ителми? Кем боларны күзәтү-контрольдә тота? Мин бу сорауларны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, Татарстан Дәүләт Советына, Бөтендөнья татар конгрессына да юллыйм. Дәүләт казнасыннан, халык акчасын ашап яткан дәүләт оешмалары дәүләт теле булган татар телен юк итүдән туктасыннар! Юкса алар милләт тарихына татар телен бетерүчеләр, булып кереп калачаклар!

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
язучы, тарих фәннәре кандидаты

Комментарии