Кара тәлинкә хәбәре

Кара тәлинкә хәбәре

1961нче елның 12нче апрель көнендә без бер төркем балалар Карлы авылы болынына бардык. Ул елларда язгы ташулар вакытында Карлы елгасында су ярларыннан ташып чыгып болындагы күлләргә җәелеп үтеп керә иде. Су белән балыклар да кереп калалар. Бу хәл гомер-гомергә шулай булган. Көннәр җылынып, күлләрдәге су азаеп калгач, андагы балыкларны кул белән дә тотып була. Без шул күлләрне карап әйләндек. Әле сулары тирән булгач, ул көнне суга керми кире авылга таба кайтырга чыктык. Ул көн шул кадәр матур, зәңгәр күктәге якты кояш нурлары җирне җылытып яшел чирәм күтәрелеп бара. Яз көннәрендә була торган салкынча җилнең әсәре дә юк. Янәшәдәге камышлы сулыкларда кыргый үрдәкләр, казлар һәм болынга килеп чыккан башка кош-кортлар тавышы язның шул табигый тынлыгына, матурлыгына сихри куанычлар өстәп торалар. Мин бертуган энем Равил, каршы күршем Рафик, туганнан туганым Вазыйх һәм Шакир абый малае классташым Әнвәр белән көлешә-көлешә юлда очраган язгы чирәмгә төшкәләгән чыпчыкларны, сыерчыкларны куркыткалап акрын гына мунчала күленең аргы башына якынлаштык. Бервакыт авыл өстеннән тирә-якка көчле радио тавышы ишетелә башлады: «Советлар Союзы космоска космонавт җибәргән! Ул хәрби – летчик өлкән лейтенант Юрий Гагарин!» Ул елларда безнең авылның җәмигь мәчете клуб булып файдаланылды. Ә аның янәшәсендәге биек агач баганага кара төстәге зур радио беркетелгән иде. Ул радио авыл халкы өчен дөньяның барлык хәбәрләрен җиткереп торучы бердәнбер хәбәрләр чыганагы хезмәтен үтәде. Дөрес, кайбер йортларда шәхси шундый ук кара тәлинкә радиолар дә бар. Ләкин бар халык та иртән үк эшкә киткәч өйдәге радионы тыңлаучылар бик аз. Авылның урта урамындагы бу көчле радио тавышы тирә-юньгә бик яхшы ишетелә. Су буендагы атлар фермасы, тимерчелектәгеләр, урман янәшәсендәге сарык, бозау, сыер фермалары, җил тегермәненә он тарттырырга баручы халык, янәшәдәге «Кызыл Йолдыз» колхозы идарәсендәгеләр, колхоз амбарларында эшләүчеләр, медпункттагылар көнозын эш арасында барлык радиода яңгыраган хәбәрләрне тыңлый алалар. Хәтта, кайчагында авыл башындагы трактор-комбайн паркында да ишетергә мөмкин була. Ул радио иртән Ключеров музыкасы белән иртәнге физзарядкадан тотынып, кичке уннарга кадәр эшләп тора. Аның тагын бер уңай ягы – сәгать саен төгәл вакытны әйтеп торуы! Аның вакыты белән авыл мәктәбендә дәресләр башлануын һәм тәмамлануын җиз кыңгырау чылтыратып хәбәр итеп торучы Мәриям апа да белеп файдалана.

Менә шул радио без өйләребезгә кайтып кергәнче Юрий Гагаринның кем, кайда туганын, мәктәптә ничек укыганын, кай җирләрдә хәрби хезмәттә булып өлгергәнен хәбәр итеп өлгерде. Хәтеремдә, әле шул чакта Никита Сергеевич Хрущев та берничә шатлыклы сүзләр әйтеп җиткерде. Гомумән итеп әйткәндә, инде бу вакыйгаларга 60 ел вакыт үтсә дә, 1961нче елның 12нче апрель көне минем хәтеремдә бик шатлыклы көн булып сакланып калды.

Расих Җәләл,

Буа районы, Карлы авылы

Комментарии