- 16.01.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №02 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Без төрки тамырлылар. Бүгенге вазгыятьнең асылын аңлар өчен, минемчә, кичәгесен истә тоту да кирәктер. Җинаять ул кем кемгә суккан, кыйнаган һәм, Аллам сакласын, үтергән генә түгел әле.
Атаклы 90нчы еллар. Туган ягым Буа мәктәпләрендә татар телен укыту хыялы белән (милли хәрәкәттә ич) кайттым. Биш мәктәпнең берсендә генә дә, шул хисаптан атаклы «Вахитов» исемле татар мәктәбендә дә, татар телендә укытмыйлар иде. Хикмәт ГОРОНОда икән. Киттем хикмәтчегә. Күрәм, бер сыйныф укучылар сыярлык бүлмәдә сап-сары чәчле ханым утыра. Кемлегемне, кайдан килгәнлегемне, ни өчен килгәнлегемне белеште. Татар тулы Буаның бер мәктәбендә дә татар теленең калмавын әйткәч, ошатмады. Әңгәмәбез кызганнан кыза барды. Дәлил итеп миңа әйтә бу: «Елга ягында чиркәүне кем төзегәнен беләсезме? Аны семберлеләр килеп төзеделәр», – ди. Ягъни, аңламасаң аңлатам: Буа сезнеке түгел.
Ишеткәнем дөрес булса, бу ханым тумышы белән Белоруссиядән икән дә, еллар буе КПССның Буа шәһәрендәге агитация һәм пропаганда бүлеген җитәкләгән. КПСС рульсез калгач, ул заманда сүздә авыл хуҗалыгы өчен җаннарын фида кылырга әзер түрәләр бу ханымны колхозга сыер саварга түгел, бер авыз татарча белмәүчене һәм белергә дә теләмәүчене мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп куялар. Яшь буынны менә кем тарафыннан «маугли»ландырулары икән «своих не бросаем» тарафдарлары. Бу хәл Татарстаныбызның һәр районына да хас булмагандыр, бәлки. Әмма «прихватизация» чәчәк аткан чорда да һәр глава да татар телен саклауга җанын фида кылды, дип әйтәсе иде дә, тел әйләнми.
Ә мәркәзебез Казанда милли хәрәкәт тарафыннан милли университет ачу кирәклеге катгый рәвештә таләп ителде. Милли университет төзеләсен олы түрәләребез авызыннан да ишетергә насыйп булды. Конгресс карары буларак кабул да ителде, төзү хакимиятебезгә йөкләнгәне дә хәбәр ителде. Сүзне, бигрәк тә олы түрәләребез тарафыннан әйтелгәнен, кылыначак гамәл буларак кабул итү каныбызга сеңгән икән. Мәктәпләрдә балаларын туган телебездә укытырга теләүчеләр артканнан арта барды. Милли Университетыбызны бар итүче бер төркем җанатарларыбыз ике куллап эшкә дә тотыналар. Башлап йөрүчеләрдән булган Фәрзәнә ханым Кулеева менә ничек тасвирлый: «1993нче елның 20нче сентябрендә Профсоюз урамындагы Укытучылар йортында ТМУ (Татар милли университеты) ачылуын шунда җыелган энтузиастлар тантаналы рәвештә игълан итәләр. Алар тарафыннан 6 факультет оештырыла: икътисад, филология, тарих һәм археология, медицина җиһазлары, техника һәм технология, юридик бүлекләргә җәмгысы 700ләп студент та кабул итәргә өлгерәләр. Укыту вазыйфасын Татарстан фәннәр академиясе галимнәре, фән докторлары, фән кандидатлары һәм башка югары уку йортларының тәҗрибәле укытучылары үз өсләренә алалар. Бушлай. Студентлар да стипендия, тулай торак таләп итми. Без – КДУ (Казан Дәүләт Университеты), КАИ, КХТИ, Казан педагогика институты, авыл хуҗалыгы институты, төзелеш институты укытучылары идек. Үзеңнең милләтеңә ана телендә яраткан фәнеңне өйрәтү үзе бәхет иде. Биктимерова Тәэминә әйткәнчә, елыйсы килә иде шатлыктан», – дип бәян итә үзе дә яшь буынны әле туып кына килгән Милли Университетта укыткан Фәрзәнә ханым («Әнием – нәселем йөзек кашы». 2017 ел).
Менә аларның исемнәре: Вахит Хаков, Гомәр Саттаров, Фәүзия Бәйрәмова, Хәләф Гарданов, Әнвәр Хуҗаәхмәтов, Илдус Әмирханов, Рафаэль Тукшаитов, Тәэминә Биктимерова, Кәрим Долотказин, Равил Һади, Ринат Галимуллин, Рәфкать Рәхмәтуллин, Баһрам Кочкарёв, Альберт Борһанов, Фоат Галимуллин, Ким Шакиров, Сәвия Михайлова, Әнисә Мусина, Гөлсинә Мурзакова, Наил Газетдинов, Әнәс Галимҗанов, Гөлнара Арсланова, Илһамия Курганова, Фәрзәнә Кулеева, Мәрьям Ахиярова, Әзһәр Мөхәммәди, Хаҗип Нәҗипов һәм тагын бик күп милләтпәрвәрләр «Татар милли университеты» дип җан аттылар, күпләре арабызда юк инде, урыннары җәннәттә булсын, дип искә ала Фәрзәнә ханым. Түрәләребезнең «Өйләнүне сөйләнүгә» әйләндергәннәрен күреп, ТМУны юридик яктан рәсмиләштерүгә Илһамия Курганова белән Фәрзәнә Кулеева керешәләр. Шул хакта ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә ул вакытта зур, ә хәзер үзен милли каһарман санап йөргән түрә: «Сезгә нечего терять, а мне есть, сез йөрегез», – дип шаккатырганын да искә ала Фәрзәнә ханым. Йөри торгач, «Общественное объединение работников высшего образования РТ по поддержке деятельности ТНУ» атамалы лицензия биреп, эшләп килүче ТМУны танымыйча, юк ТНУны рәсмиләштереп котылалар «хуҗа»лар. ТМУны танымауны дәвам итүләренә, бинасыз, бомжга әйләндерүләреннән гарык булганнарның турыдан-туры элемтә барышында «кайчан ачасыз инде?» дигән сорауларына: «Безнең укытучыларыбыз да юк, әсбапларыбыз да юк», – дигән җавап алалар. Юкка сылтау барны да юкка чыгару ич, дип сыкрана Фәрзәнә ханым. Чөнки КАИда укытучы физика һәм математика фәннәре докторы Гали Юныс улы Даутов татар телендә 4 томлы физика фәне дәреслеге, КХТИ галиме Абрик Вәлиуллин «Гамәли механика» (Сопромат) дәреслеге, химия фәне дәреслеген Хисамиев, теоретик механика дәреслеген төзелеш институты галиме Шакирҗанов, Фәрзәнә ханым Рәфкать Рәхмәтуллин белән бергәләп 2 математика дәреслеге язып, студентларны укыталар икән дә инде. Соңгылары «Сызыкча алгебра һәм аналитик геометрия элементлары» һәм «Дифференциал исәпләү» атамалылары югарыда әйтелгән техника һәм технология, медицина җиһазлары инженерлары, финанс һәм икътисад факультетларында укучыларга дәреслек. «Интеграл исәпләү» дәреслеге дә әзерләнеп өлгерәсе икән. КДУ укытучысы Равил Һади информатика буенча 2 дәреслек, Гөлнара Арсланова инглиз теле буенча методик кулланмалар, күнегүләр әзерләгән булалар инде. «Укытучылар җитми, дәреслекләр юк», дип әйтүләр сылтау табу, туган телдән йөз чөерү булды, дигән нәтиҗәгә килә Фәрзәнә ханым үзләре оештырган ТМУның икътисад факультеты деканы да буларак. КДУның китапханәсендә төрле фәннәрдән татарча дәреслекләр дә барлыгын бәян итә Фәрзәнә ханым. Шулардан И.А.Алексеев тарафыннан язылып, Казанда басылган «Югары математика нигезләре» дәреслегеннән файдаланганнар да икән әле ТМУда.
Р.S. Бу юллар кемдә булса да, кемгә карата булса да дошманлык хисе уяту нияте белән язылмады. Киресенчә, татарлык милләтебездә әле ни дәрәҗәдә көчле икәнлегенә сокланып язылды. «Есть что терять»челәрнең малны саклап калу хисабына телебезне корбан итүләрен «әлегә» дип кабул итү кирәктер. Әйе, нәфрәтләндерерлек гамәлләре юк түгел. Әмма татарга татар баласын бар итүче, милли мәгарифебезне бүләк итүче дөньяда бер генә милләт тә юк. Бары тик үзебез генә.
Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии