- 16.01.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №02 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Соңгы зур корылтайда төп җитәкче алышынды. Ун еллап милли конгресс җитәкчесе булган Ринат Закиров читтәрәк калды, без аны чынлап та, бик озак утыра, алыштырырга вакыт, дип уйлый торган идек. Чөнки аңа олпатлылык, катгый сөйләшү җитмәде. Милли хәрәкәт белән җитәкчелек итәчәк кеше бөтенләй башкача: вәкаләтләре бар.
Хәзерге көндә үзәктәге яки урындагы хөкүмәт дәрәҗәсендә эшләүче татар кешеләре эштә дә, өйдә дә тик русча гына сөйләшәләр. Димәк, аларның балалары да урыс булып үсә. Гомумән, хөкүмәт эшенә татарча белмәгән татар кешеләрен эшкә алмаска кирәк. Белмәгәннәренә вакыт куярга кирәк – өйрәнсеннәр. Бу мөмкин эш. Мин 90нчы елларда татарча белмәгәннәр өчен ачылган курста укыттым. Бик уңайлы дәреслек бар иде: Ф.Сафиуллина, «Татарский язык» (Самоиздат, 100 сәгатькә бүленгән). Атнага ике тапкыр икешәр сәгать укыдык. Ул дәреслектә бөтенесе бик уңышлы бүленгән – гадидән катлаулыга таба барасың. Нигездә практик эшләр дә каралган, кара такта да бар, дәфтәрдә дә язалар. Дәресне бик җанлы алып бара идек. Кайбер урыс кешеләре дә катнашты, тырышып өйрәнделәр, яшүсмерләр дә кызыксынды. Ул чакта әле бер мәктәптә дә туган телләрдә укыту юк иде. Татар гимназиясе шуннан соң гына ачылды. Татарча өйрәнмисең икән – эшеңнән кит!
Сугыш чоры һәм аннан соңгы елларда язылмаган закон бар иде: бер бала ла мәктәптән читтә калмаска тиеш. Бәләкәй генә авылларда да 6-7 бала бар икән, алар өчен аз комплектлы мәктәп ачыла. Анда укытучы балаларны яшенә карап классларга бүлә, 1-4нче класслар икән, һәркайсында тиешле программа буенча укытуны алып бара. Бу мөһим эш. Өлкәнрәк укытучылар белән сөйләшегез әле, алар тәҗрибәләре белән уртаклашырлар.
Әлеге көндә оптимизация дип, күп кенә авыл мәктәпләрен ябып, балаларны автобусларда йөртеп читтә укытуның зыяны күп. Беренчедән, бала гаиләсеннән аерыла. Икенчедән, автобусларга чыгым күп китә. Өченчедән, күп вакыт юлда үтә. Мәктәп ераграк булса, балалар интернатта яшәргә тиеш була. Анда бала тәртипсезлеккә өйрәнә. Кышкы салкын, юл пычраклыгы… Күп кенә татарлар балаларын татарча укытуга каршы. Үземнең тормыштан бер мисал китерим әле. Мин урта мәктәпле авылда үстем.
Бишенче класска безгә аз комплектлы мәктәптән биш бала өстәделәр. Алар яхшы гына укып киттеләр. Өчесе 10нчы классны тәмамлап, вузларга керде: берсе укытучы, берсе журналист, берсе инженер булды. Әйбәт бит! Барлык фәннәр дә тик татарча укытылды!
Бер генә татар баласы да татарча укудан читтә калмасын! Девиз шундый булырга тиеш. Татарча укымыйча, милләтнең киләчәге юк! Моны һәркем аңларга тиеш!
Тагын үземнең мисалны китерим әле. Мин татар мәктәбен тәмамладым. Барча фәннәр дә татарча укытыла иде. Шул ук елны Уфага БДУның тарих-филология факультетына укырга кердем. 22 яшьтә мин инде ромбик таккан идем. 40 ел матбугатта эшләдем. Шуның 25 елы – редактор вазыйфасында. Пенсиягә 61 яшьтә чыктым, әле эшләргә иде исәбем, начальство белән ара бозылу аркасында китәргә туры килде: аларга ошамаган темага язган идем. Әмма мин югалып калмадым: 6 китап чыгардым, 5се – татарча, берсе русча (самиздат ысулы белән, пенсия акчасына).
Өч телдә язам: татарча, русча, башкортча. Әле мин 82нче яшьтә, һаман да төрле жанрлардагы язмаларым Бәләбәйдә, Уфада, Казанда чыккалый. «Сугыш чоры балалары» китабының исем туена мине дә Казанга чакырдылар.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәм: минем белән бергә татар мәктәбен тәмамлаган 24 егет һәм кызның тугызы югары белем алды, 7се махсус техникумнар тәмамлады. Арада полковник, очучы, табиблар, инженерлар бар. «Татар мәктәбендә укып кая барасың?» – дию ул наданнар сүзе.
Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,
РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы,
Башкортстан, Бәләбәй шәһәре
Комментарии