Яңа елга – зур «бүләк»: юлда йөрү бәясе кыйммәтләнә

Яңа елга – зур «бүләк»: юлда йөрү бәясе кыйммәтләнә

Атта йөрүгә калмагаек: Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты 2024нче елга Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясен раслады. 1нче гыйнвардан автобус, троллейбус һәм трамвайда йөрү акчалата түләгәндә – 42 сум һәм карта белән түләгән очракта 38 сум булачак.
Яңа тариф бер елга билгеләнгән. Түрәләр аңлатуынча, бәяләр арта һәм йөртүче оешмаларны «элекке рубль» канәгатьләндерми. Шәһәр халкы әлеге карарны тискәре бәяли, билгели. Әмма аларның фикере, әлбәттә, исәпкә алынмый. Студент һәм берничә балалы гаиләләргә аеруча авырга туры киләчәк, ди экспертлар.
Исегезгә төшерәбез, 2023нче елда Татарстан башкаласында җәмәгать транспортында йөрү бәясе акчалата түләгәндә – 36 сум, ә карта белән 35 сум булды. Татарстанның Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясендә аңлатуларынча, юлга билет бәясенең арту сәбәбе – дизель ягулыгының кыйммәтләнүе, инфляция (11,06 процент), шулай ук комплектлауга һәм запас частьләргә бәяләрнең үсүе.
Әнә шундый мөшкел транспортчыларның хәлләре. Транспорт еш ватыла, ягулык кыйммәтләнә, кадрлар кытлыгын булдырмас өчен, эшчеләрнең дә хезмәт хакларын арттырып тору мөһим... 
– Оешмалар фаразланган чыгымнары турында белдергәндә, аларны документ, ремонт планы яки фактик күрсәткечләр белән расларга кирәк. Предприятиеләр бездән ремонт өчен түләүләрне арттыруны сорады, тик без аны киметтек, чөнки хезмәт хакын индексацияләү, электр энергиясенә бәяләрнең артуы, ягулык-майлау материалларын сатып алу кыйммәткә төште. Быел транспорт өлкәсендәге тарифларның артуына йогынты ясаган тагын бер фактор – көпчәк бәяләренең кыйммәтләнүе. Тагын 25 яңа троллейбус сатып алынды... Безгә иң мөһиме – ремонт чыгымнарын тулысынча каплау һәм транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү. Моның өчен бәя арттырмыйча булмый, – дип билгеләп үтте ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының сәнәгать булмаган тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге башлыгы Гаяз Миңнебаев. 
Сүз уңаеннан, 2024нче елда машина йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы 58 меңгә, кондукторларның 43 мең сумга кадәр артачак. Бүгенгә шоферларның гомуми саны – 1910, кондукторларның 1769 кеше. Җәмәгать транспорты тармагына тагын мең ярым эшче җитми.
2024нче елда Казанда 198,5 миллион пассажир ташырга планлаштыралар (метроны исәпкә алмаганда). Шәһәр маршрутларында барлыгы 1037 берәмлек хәрәкәт итүче состав эшли, шуларның 749ы – автобус, 182се – троллейбус һәм 102се – трамвай. Барлык автопаркның, ким дигәндә, 35 проценты яңартылуга мохтаҗ. Ә бу – 246 автобус дигән сүз. Шәһәрнең әлеге хәлдән ничек чыгачагы билгесез, чөнки барысы да 2024нче елның февралендә тәмамлана торган дәүләт транспорт лизинг компаниясе аша ташламалы лизинг программасының срокларын озайту буенча федераль хакимиятләрнең карарына бәйле. Программа озайтылмаса, яңа автобус турында хыялланырга да мөмкин булмаячак.
Җәмәгать транспортыннан мәктәп укучылары, студент һәм пенсионерлар актив файдалана. Алар пассажирларның 60 процентын тәшкил итә. Казанлылар әлеге үзгәрешне бик тискәре кабул итә. 
– Пенсияләр артмады, ә юл бәясен арттыралар. Бу бик начар күренеш. Минем социаль «проездной» да юк, шуңа күрә юл кыйммәткә төшәчәк, – ди Гөлшат исемле өлкән яшьтәге бер апа. 
Социаль «проездной» һәр пенсионерга да бирелми. Аны алыр өчен күп кенә шартлар үтәлергә тиеш. Әйтик, яшәгән фатирының мәйданы 40 квадрат метрдан артмасын, бакча участогы кечкенә булсын, машинасы да, рәсми рәвештә эшләгән эше дә булмасын... 
– Мин укырга ике транспортта барып җитәм. Картадан түләгән очракта, бер якка гына да 76 сум акча сарыф итәчәкмен. Картаны өйдә онытып калдырсам, яки анда акча булмаса, 84 сум түләргә туры киләчәк. Бу бик зур сумма, – ди студент кыз Адилә Төхватуллина. 
Ни дисәң дә, һәр үзгәреш халык өчен инде. Түрәләр шулай ди бит. Бәяне дә безнең иминлек өчен күтәрәләр. Бензины да, азык-төлек бәясе дә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә арттырыла... Ярый әле хезмәт хакын күтәрмиләр, җәмәгать. Бөтенләй яшәрлегебез калмас иде!
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии