Исемнәрнең йогынтысы бар...

Исемнәрнең йогынтысы бар...

Безнең татар халкы элек балага исемне тугач та кушмаган. Холкына, ничәнче бала булуына, ничек туган, ата-анасына карап кушканнар, дип әйтәләр. Моңа дәлилләр тарихка кереп калган шәхесләр, әдәби геройлар исемнәрендә дә күренә. Менә мәсәлән Артыкбикә... Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повесты герое ул. Гаиләдә тугызынчы бала була. Әтисе аңа, чибәрлеге буенча кешедән артык булганга, Артыкбикә дип исем куша. Ачлык, хәерчелек, ярлылыктан бу гаилә кырылып бетә. Бары тик Артыкбикә белән Күчәрбай гына исән калалар. Артыкбикәне авылның Йомагыл дигән байлары балалыкка ала. Менә күрәсезме һәр исем нидер аңлата.
Тарихи исемнәргә килгәндә, мәсәлән Туктамыш хан. Ул төпчек бала булган. Әнисе башка бала тапмаган. Шуңа күрә аңа исемне Туктамыш дип кушканнар. Явыз Иван мыскыл итепме, өч кенә көнгә патша итеп куеп торган Биктимеш тә төпчек бала була. Бикле дигән исемне белгертә. Элек кешене, аның ыруын характерлаучы әнә шундый исемнәр булган. Хәзер исә исемне тугач та куялар һәм бөтенләй тозсыз, мәгънәсез исемнәр кулланыла. Кайчагында бу бала үскәч ничек кабул итәр үз исемен һәм шул исеменә бәйле язмышын, дип уйларга мәҗбүр буласың. Әйе язмышка исемнәрнең йогынтысы булмый калмый ул.
Исемне нинди булуына карап машинага да кушалар. Мәсәлән, Москвич, Газель, Лада, Жигули. Аларга ул исемнәр килешеп, яңгырап тора. Ә менә КамАЗ ошамаган исем. Баштан ук кабул ителмәде. Аның тамгасы да дөрес түгел дип саныйм. Анда чаптар ат ясадылар, юкса, авыр йөк тарта торган ат кирәк булгандыр. Кеше тугачмы, яңа әйбергәме исем уйлаганда барына да игътибарлы булырга кирәк. Мәсәлән КАМАЗ тамгасын кем ясаган, кем кабул иткән?! Барын да аңлап кабул ителгән тамга түгел ул. Ат сулга каера, уңга егылган... Бу нәрсә аңлата инде?! Ул бит чит илгә дә чыга. Андый әйбергә чит илдә, Европа илләрендә зур әһәмият бирәләр. 
Камазда бәлаләр дә булды, булып тора. Двигательләр заводы янды. Машиналарны сата алмадылар. Чит илләр кабул итмәде. Завод атнага 4әр генә көн эшләде. Бу шулай ук исем-тамгаларның галәмәте түгелме икән, дип әйтәм инде. Исем бит ул бәхет тә китерә ала, бәла дә...
Мин милли хәрәкәттә дә катнаштым. Русиядә яшәгәч, Русия өчен кайгырам. 
Мисбах СӘХАБЕТДИНОВ,
Тукай районы, Яңа Мусабай авылы

Комментарии