Сталин заманында халык яхшырак яшәде

Сталин заманында халык яхшырак яшәде

14 сентябрь көнне телевизордан «Исторический процесс» тапшыруын карадым. Үткәннәрне искә алу – кирәк эш һәм алардан я гыйбрәт, я үрнәк алырга кирәк.

Безнең илдә шундый гадәт бар: үткәннәрне хурлап, нигезенә кадәр җимерү һәм шуны яңадан төзергә маташу. «Исторический процесс» тапшыруын алып баручы һәм Кургинян да илебезнең үлгән җитәкчеләрен – Ленинны, Хрущевны, Сталинны хурлады. шул җитәкчеләрнең берсе идарә иткән вакытта туган, укыган, белем алган кешедер, мөгаен. Кайсы почмакта яшеренеп ятты икән ул? Шулай күп белгәч, нигә ил башына килеп утырмаган? Имеш, вакытында халык начар яшәгән. сугыштан соң беренче бишъеллыкта илне аякка бастырды, илебез һаман алга күтәрелде, халык шатланып эшләде. Халык, нинди милләттән булуына карамастан, дус, тату яшәде. Авыл җирендә халык күп, урам тулы бала-чага иде. Фермаларда эшчеләр кул көче белән эшләүдән азат ителделәр, халык күпләп маллар асрады. Мәктәпне бетергән балалар, ирекле рәвештә югары уку йортларына кереп, укып чыктылар. Кибетләрдә әйбер тулып ятты, аларның сыйфаты да яхшы иде. Хастаханәләрдә түләүсез дәваладылар, бушлай дарулар бирелде.

Ил җимерелү Горбачевтан башланды. Ул түрәләр коммунистлар вакытында да начар яшәмәделәр. Күрәсең, әхлак яклары сай, намуслары чамалы, ә нәфесләре үзләреннән дә югары булган. Алар һаман туя белми. Миллиард суммаларга ия булсалар да, халык өчен бер тиенлек тә ярдәмнәре юк.

Шулай итеп, куркыныч тормыш килде, илдә тәртип бетте. Эчүчелек, наркомания артты, коррупция көчәйде. Халыкны алдау күбәйде. Кешеләр бер-берсе белән аралашмый, үзара дошманлаша. Илдә 2 млн ятим бала, 4 млн бомж бар. вакытында хәерчеләр, ятим балалар аз иде. Завод-фабрикалар эштән туктады, авыл җирендә күмәк хуҗалыклар таралды, халык эшсез калды. Авылда кеше саны кимеде, шуңа күрә мәктәпләр, культура йортлары бер-бер артлы ябылып бара. Законнар да аерым кешеләр өчен генә чыга башлады. Кичәге закон бүгенге көнгә ярамый. вакытында законнар көн саен үзгәреп тормый иде.

Хөкүмәт җитәкчеләрен бер партия әгъзаларыннан гына оештыру, гомумән, дөрес юнәлеш түгел. Калган партия әгъзалары һәм халык ил белән идарә итүдә катнашмаска тиеш буламы? Депутатлар дөрес булмаганны төзәтергә тиеш түгелмени? Путин ни кушса, шуны гына кабул итәргә тиеш булабыз, димәк. Халыкка мондый дума кирәкме?

Чебен дулап, тәрәзә вата алмаган шикелле, халык та хакимият каршында көчсез булып кала бирә. Ләкин үткәннәрне яманлап, бүгенгене күкләргә чөеп мактау аеруча күңелгә тия.

С.ХАЗИЕВ.

Комментарии