Путч турында

СССР тарихында иң күңелсез һәм акылсыз вакыйга, әлбәттә, ГКЧП путчы. Большевиклар хакимиятне кулга алгач, халык террор, репрессияләр белән куркытылып, «тынычланган» иде. Каршы сүз әйтүчеләр һәммәсе йә юк ителгән, йә лагерьларга ябылган иде. Ләкин катып калган совет сәясәтен йомшартырга, ниндидер реформалар ясарга тырышучы дәүләт лидерлары (партиянең генераль секретарьлары) да булгалады. Тик политбюрода һәрчак искелек яклы консерватив көч, торгынлык тарафдарлары булган. Менә шуларга реформаторлар ошамаган. Чөнки алар белгән: реформалар күп үзгәрешләр тудыра, ә бу үзгәрешләр аларның тормышына, түрәлегенә, дәрәҗәсенә яхшылык китерми. Тыштан реформа яклы булып йөрсәләр дә, чынлыкта каршылык күрсәтеп, группировкалар төзеп йөргәннәр. Менә шундый затлар Хрущевны постыннан төшерүгә ирешә. Ә бит Хрущевның хезмәтләре һәм аның тарафдарларыныкыннан йөз мәртәбәләр артык.

Брежневтан Горбачевка калган мирас, минем бабамнан миңа калган иске җимерек өйгә охшаган иде. Икътисад аксый, авыл хуҗалыгы халыкны ашатып туйдыра алмый. Җиңел сәнәгатьнең товарлары сыйфатсыз, коррупция үсеп бара. Куллану товарларының күпмеседер дефицит.

һәм аның фикердәшләре төшенделәр ки, АКШ белән дошман булып тору зур чыгымнар таләп итә һәм һичнинди файда бирми. Шуның өчен үзгәртеп коруны игълан итте дә. Үзгәртеп кору ул халыкның тормышын, дәүләтнең хәлен күтәрү өчен башланган процесс. Ләкин кайбер Политбюро һәм УК әзгъзаларына бу ошамады, аларга Брежнев заманының торгынлыгы, борчусыз тормыш ягымлырак иде. Менә шуның өчен алар, илне Брежнев системасына кире кайтарырга тырышып, фетнә- оештырып, Горбачевны төшерделәр.

Моңа кадәр көнбатыш илләр белән мөнәсәбәтләр аларны куркыту, социализмны бөтен дөньяга җәелдерү нигезендә төзелә иде. Ә мәмләкәт эчендә эш халыкны алдауга, хәлне бозып күрсәтүгә, ялган хәбәр таратуга нигезләнде. Партия халык ихтыяҗларын тулысынча үтәргә тырышмый иде.

Искелек яклы консерваторлар үзгәртеп коруның икенче өлешенә (икътисадны күтәрүгә) каршылык күрсәтмәсәләр дә, беренчесенә (демократиягә) бик каршы иделәр. Бу СССР төзелгәч, беренче елларда ук сизелде. Партия исеменең еш үзгәреп торуы да шуны күрсәтә иде. «Большевик» сүзе тәнкыйтьләнә торган сүзгә әйләнде. Бу сүз кешеләргә гражданнар сугышы, «кызыл террор», миллионлаган кешеләрне лагерьларга ябу һәм башка күңелсез вакыйгаларны искә төшерә иде.

Касыйм ХӘМЗИН.

Казан шәһәре.

 

Комментарии