- 14.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №49 (14 декабрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Русия – тоталитар империя. Коточкыч зур бу империя гасырлар буе геноцид сәясәте алып барды, башка рус булмаган халыкларны яулап алып, изде, талады. Йөзләгән эре һәм кечерәк милләтләрне җир йөзеннән юк итүче халыклар төрмәсе ул Русия империясе. Юк итү сәясәтен ул әкренләп үзенең урыс халкына карата да куллана.
Русия хакимияте милли сәясәтне һәрчак урыс халкы исеменнән алып барды. Монархизм чорында урыс булмаган халыкларны чукындырып руслаштыру булса, СССР чорында бу сәясәт ялган «интернационализм», «халыклар дуслыгы» шигарендә үткәрелде. Ә төп максат бер генә иде: Русиядә бер генә халык – рус телле халык кына калырга тиеш. Хрущевның сүзләрен искә төшерү, бу максатның асылында нинди коточкыч идея ятканын раслый: «Бөтен Совет халкы русча гына сөйләшә башласа, без коммунизмда яшәячәкбез», – дигән иде ул. Карагыз: кайда коммунизм, кайда Хрущев, кайда СССР?
Сталин белән бер елда туган, октябрь күтәрелешләрендә катнашкан бабам Зариф: «Улым, бу Совет власте ничек канга батырылып төзелде, шулай ук канга батып таркалачак», – дигән иде. Миңа ул чакта 16-17 яшьләр булгандыр, бер белеме булмаган авыл картының зирәклегенә шаккатам. Миңа, яшь егеткә, СССР мәңге яшәр кебек тоела иде. Рас килде бит бабамның сүзләре, СССР таркалды.
Автоном дәүләтләр азатлык өчен көрәшеп карасалар да, төрле законлы һәм законсыз юллар белән Русия Федерациясе «оҗмах»ына яңадан куып кертелделәр. Алай-болай «оҗмах»тан чыгам дип, тәртәгә типкән ат кебек кылана башласаң, Чечня урынында булуың бар.
Татар халкы да азатлык өчен көрәшеп карады. Азмы-күпме уңышка ирешсә дә, явыз империя кулыннан котыла алмады. Бөтен нәрсәнең буш сүз булып, кәгазьдә генә калуы, милли азатлык көрәше утының сүнеп баруы бик аяныч.
Татар халкының хәзерге хәле сталинизм, тоталитар-авторитар системаның иң көчле чорына караганда да куркынычрак. Жириновский кебекләр хакимияткә килә калса, татарның хәле тагын да мөшкел булачак. 8 млн татарны Монголиягә сөргәндә, Габдулла Тукаебызның сүзләре белән: «Китмибез без!» дию ярдәм итмәс.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Әгәр берәр явызлыкны кулың белән туктата аласың икән, кулың белән туктат; сүз белән туктата аласың икән, сүз белән туктат; әгәр болар белән туктата алмыйсың икән, йөрәгең белән каршы бул; тик соңгысы иманның иң зәгыйфедер» дигән. 1990-2000 елларда без митингларда, пикетларда катнашып көрәштек, ләкин сафлар сирәгәйде, халык чигенде, битарафланды.
Чаллыда шовинистлар татар теленә каршы митинглар оештырды. Аларның максаты – мәктәпләрдә татар телен бетерү. ТИҮнең Чаллы бүлеге аларга каршы, татар телен яклап, төрле чаралар үткәрде. Ә урыс шовинистларына җил-яңгыр тимәде, аларга карата бер чара да күрелмәде. Милли лидерларыбыз Р.Кашапов, З.Әһлиуллинның фатирларында тентү ясап, документларын кулга алып, үзләрен бимазаладылар. Димәк, урыс шовинистларына татар телен изү рөхсәт ителә, ә татарга үз телен яклау ярамый булып чыга?
Караңгы патшалыклардан якты нурлар күренә башлады бераз. Халкыбыз соңгы вакытта гафләт йокысыннан айныган төсле булды. Чаллыдагы 29нчы татар гимназиясен милли җанлы татарлар саклап, яклап кала алды. Татарстанның башка районнарында да татар мәктәпләрен саклап калу очраклары булды. Шуңа күрә, хәрәкәттә – бәрәкәт дип, бик дөрес әйтә халкым. Димәк, көрәшергә кирәк. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов авызыннан да җылы сүз ишеттек: «Һәр авылда башлангыч татар мәктәбе булырга тиеш», – диде ул. Иншаллаһ, бу сүзләр амин дигән вакытка туры килсен.
Рәис ЯКУПОВ.
Яр Чаллы шәһәре.

Комментарии