Татар халык мәкальләрендә урталыкны эзләү

(Журналист күзәтүләре)

Кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле адәм баласы үз-үзен, башкаларны аңларга, әйләнә-тирә мохитне танып белергә, үз ишләре белән аралашып, дөнья моделе булдырырга тырышкан. Әмма гомум танылган, кабул ителгән тәртип-кысаларны саклау ансат түгел. Еш кына тормыш-көнкүрештә күп дәлил китерүне, озаклап аңлатып торуны таләп иткән вәзгыятьләр була. Кечкенә генә проблемаларны күпертү, җитдиләрен күрмәмешкә салышу очраклары да аз түгел. Шул рәвешле аңлашылмаучылыклар килеп чыга, каршылыклар арта. Мондый вакытта халык авыз иҗатының иң популяр жанрларыннан берсе булган мәкальләр «ашыгыч ярдәм» вазифасын башкара. Мәкаль жанры иҗтимагый тормышның бөтен өлкәсен колачлавы, универсальлеге белән аерылып тора (1). Яшәеш барышында килеп чыга торган һәр вәзгыятьне, минуты, секунды белән шәрехләп, бәяләп бирә алар. Халыкның дөньяга карашын чагылдыруы, җәмгыятебездә күзәтелгән чатаклыкларны бәян итүе, аңлашырга, урталыкны табарга чакыруы белән дә мәкальләр зур әһәмияткә ия.

Халык акылының, меңәр еллар дәвам итеп килгән тормыш тәҗрибәсенең сыгынтысы алар. Мәкальләрнең бер ише, кеше ышанмаслык сүзне дөрес булса да сөйләмә, яки, яңа ярлар табак белән аш китерә, иске ярлар ике күздән яшь китерә, дип турыдан-туры үгетләсә; шактые, таяк ике башлы, алма агачыннан ерак төшми, карга күзен карга чукымый, утсыз төтен чыкмый, дип искәртү, кисәтү, сак булырга чакыруларны сурәтле фикерләүгә төреп бирә (2).

Шул ук вакытта кайбер мәкальләр аптырашта калдыра, шуңа күрә аларның яшерен мәгънәсен эзләргә туры килә (3). Әйтик, Агыйделнең аръягында бер инәгә – бер сыер, дигәне бик гади һәм зурны вәгъдә итә кебек. Яхшылабрак игътибар итсәң, монда киная яшерелгән, сүз уйнату бар. Хикмәт шунда: «инә» сүзе борынгы төрки-татар телендә «сыер» мәгънәсендә кулланылган. Төрки телләрдән булган чуваш телендә хәзер дә сыерга «энә» дип әйтәләр. Хәзерге төрек телендә сыерны «инәк» дип йөртәләр. Кайбер татар сөйләшләрендә тегү коралын «инә» дип йөртсәләр дә, хәзерге татар әдәби телендә әлеге җисем «энә» дип атала һәм языла. Шуңа күрә дә сөйләүче, бер инәгә – бер сыер, дип әйткәндә нәкъ менә телебезне яхшы аңлаганнарны, борынгы төрки телебезне онытмаганнарны, ягъни Агыйделнең аръягында бернинди аерма юклыгын күз алдында тота. Аңламаганнар, билгеле, алдана. Ләкин сөйләүчене гаепли алмыйсың. Ул бит, бер энәгә – бер сыер, дип әйтмәде... Телебезне тоймыйсың, монда берәр хикмәт юкмы дип уйлап тормыйсың, ашыгасың икән, үзең гаепле.

Инә дә – бүләк, дөя дә – бүләк, дигән мәкаль шулай ук сүз уйнатуга корылган. Монда да тегү коралы түгел, сыер турында сүз бара. Билгеле, аңламаганнар, аңларга теләмәгәннәр, тегесе дә, бусы да бүләк инде, дип уйларга мөмкин. Әмма аңлаганнар өчен монда сүз сыер турында бара. Чынлап та, дөя белән сыер – бер чамадагы бүләк, икесе дә – эре хайван. Инде башкалар дөя бүләк иткәндә син энә белән чикләнсәң, аңлашыла ки, мондый хәл көлке тудырачак. Шуңа күрә татар баласы телен яхшы белергә, инә белән энәнең мәгънәсен аера алырга тиеш.

Кинаяләп, читләтеп әйтүнең татарда әле тагын бер формасы бар. Каршы тарафларда торган төшенчә-мәгънәләрне кушарга, берләштерергә тырышу омтылышы көлке тудыра. Әйтик, бик озак кыз күзләп, өйләнә алмый аптыраган бер егет, кыз да булсын, буаз да булсын, дип әйткән, ди. Билгеле, тормышта мондый хәл була алмый. Балаларын сөтле итәм дип, ашыгып, базардан үгез сатып алып кайткан агай исә, үгез булмагае, чурт булсын, савып эчәргә сөт булсын, дип тә четерекле хәлдән чыкмакчы булган. Тик үгез сөт бирә алмый.

Халык язылган һәм язылмаган кануннар, әхлакый кагыйдәләр нигезендә яши, җәмгыятьтә урнашкан гармония-татулыкны сакларга тырыша. Әмма вакытлар узу белән вәзгыять үзгәрә, тотрыклылык тоткарлыкка әверелә. Әле кичә генә картлар сүзен – капчыкка, яшьләр сүзен янчыкка салырга чакырган алтмыш яшәрләр юлдан кайткан алты яшәрләр белән күрешергә килә. Һич уйламаганда, көтмәгәндә каршылыклар, низаглар туа. Мондый вакытта каршы тарафларны тынычландырырлык, ике якны да килештерерлек карар тәкъдим итә алган уртача кешеләргә ихтыяҗ арта. Уртача кешеләр нинди була соң? Усал булсаң – асарлар, юаш булсаң – басарлар, уртача кеше булсаң – ил агасы ясарлар, дип сабак бирә мәкаль. Ак матур – чак матур, кара матур – урта матур, шадра матур – бик матур, дигәнендә киная бар-барын. Әмма гашыйк булсаң, шадра – йөрәк яндыра; пәлтә дә бер, бишмәт тә бер кигәнгә, ямьсез дә бер, матур да бер сөйгәнгә. Мәхәббәтең бакага төшсә, күл буеннан китмәссең, дип тә гашыйкларны тигезләп куя сөю-гыйшык хикмәтләре. Күз төшү, гыйшык хикмәтләре кайчак һич көтелмәгәнчә аңлатыла. Мондый матур хатынның миңа яртысы да җитәр иде, дип әйтте ди бер агай. Шул ук вакытта, гаилә корганда үз тиңеңне эзләргә киңәш итә мәкаль: бай кешенең кызын алсаң, атасы белән мактаныр, ярлы кеше кызын алсаң, өстәл астын актарыр. Дөрес, ярлылык та ерак йөрми. Шуның өчен, баймын дип мактанма, ярлылык бар; күпмен дип мактанма, ялгызлык бар, дип искәрткән борынгылар.

Икенче бер очракта, урта кеше нинди була соң, дигән сорауга, җаның сау булса, авырумын димә; тәнең сау булса, ярлымын димә, дип юата мәкаль.

Металлар белән чагыштырганда татарда урталык көмеш белән аңлатылган. Алтын белән бакырның уртасында көмеш торган. Дөрес, хатын – алтын, кыз – көмеш, карчык – бакыр, дигәндә бу раслау туры килеп бетми шикелле. Әмма, өлешемә тигән – көмешем, дигәндә алтын инде көмешкә әйләнә. Шулай итеп, тугрылык саклауга, гаилә иминлеген кайгыртырга, хәләлеңнән канәгать булырга чакыра мәкаль. Артка карап шөкер ит, алга карап фикер йөрт, дигәндә дә шул ук мәгънә – канәгать булу алга сөрелә.

Еш кына адәм баласы яхшыны яманнан аера алмаска мөмкин. Яхшы-яман үзеңә күренми, кеше әйтмәсә, күзеңә күренми, дип искәртә мәкаль. Ягъни үзеңә чын бәяне башкалардан ишетерсең. Шул ук вакытта борынгылар, үзеңә теләмәгәнне кешегә дә теләмә; үзен генә уйлаган – яманлыкның билгесе, үзгәне дә уйлаган – адәмлекнең билгесе, дип нәсыйхәт бирә. Изгелек итәргә булдыра алмасаң, яманлык итмә, яманлык итмәү дә – изгелек, дип хәер-хаклы булырга чакыра, изге эшне вакытында тотмасаң, явыз эшкә; явыз эшне вакытында тотмасаң, изге эшкә әйләнер, дип изгелек-явызлык дигәннең вакыт-вакыт шартлы булуын да онытмаска кушкан элгәреләребез.

Дус-дошман мөнәсәбәтләрен көйли торган мәкальләр дә шактый күп татарда. Аларда гадәттә уртача булу кирәклеге турыдан-туры әйтелми, сүз сөрешеннән килеп чыга. Берәү белән дус булсаң, дошман була торган җир калдыр; берәү белән дошман булсаң, дус була торган җир калдыр, актык сереңне дустыңа да әйтмә, дустың бервакыт дошманың булыр, дип кисәтә. Икенче очракта, буш торганчы, дошманың белән таш ташы, яхшы холык дошманыңны дус итәр, дип килешү ихтималын да искәрткән борынгыларыбыз.

Дуска түгел, дошманга да теләмим аерылуны, дип җырлый халкыбыз. Бу гыйбарә соңгы вакытта мәкаль булып та йөри башлады. Билгеле, монда да ил дошманнары турында түгел, шәхси дошманнар хакында сүз бара.

Халык нигездә язылмаган кануннар белән яши. Мәкаль – язылмаган канун ул. Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, вәзгыятенә күрә җавабын бирүе, тиешле хөкемен чыгаруы – меңнәрчә еллар буе дәвам иткән халык тәҗрибәсен дәвам итүе, узмышыбызны булмышыбызга, бүгенгә тоташтыруы һәм, әлбәттә, урталыкны табарга булышуы белән кыйммәт ул безнең өчен.

Файдаланылган әдәбият:

1. Альберт Яхин. Система татарского фольклора. Чаллы. 2012. 150 б.

2. Татар халык мәкальләре. I-III томнар. Җыючысы һәм төзүчесе Нәкый Исәнбәт. Казан. Татар. кит. нәшр. (1967)

3. Татар халык мәкальләре. Нәкый Исәнбәтнең I томга кереш сүзе.

 Рәшит МИНҺАҖ,

Казан шәһәре

Комментарии