Саумы, мәктәп!

Саумы, мәктәп!

Бала әнисе өчен алты яшендә дә, алтмыш яшендә дә бала булып кала диләр. Мәктәп өчен дә ничә ел үтсә дә, укучылары гомер буена укучылар булып кала...

Арча районы Яңа Кенәр авылы мәктәбен тәмамлаганга да ни арада 55 ел үткән. Быел 7нче июльдә классташлар белән очрашуга җыелдык. 1967нче елны без бер мәктәпне өч класс тәмамладык. Кенәр балалары белән тирә-як авыллардан килеп укучылар үзара бик дус булдык. Шуның дәлиле – укуны тәмамлаганга 35-40-45-50 ел узуны да бергәләп уздыра килдек. Ә быел инде менә 55 елдан соң кабат бергә җыелдык. Чәчләребез чаларган 72-73 яшьлек әби-бабайлар шау-гөр килеп күрештек, куаныштык. Бәйрәмебезнең олы кунагы – рус теле укытучыбыз, Социалистик хезмәт герое, атказанган укытучы Стелла Зәки кызы Габдрахманова булды. Балалардай әйләндереп алып, исегездәме, хәтерлисезме, дип сораша-сораша, әңгәмәбез куерды.

Чәй табыны артында инде арабыздан мәңгегә киткән укытучыларыбыз, классташларыбыз рухына дога кылдык. Мәктәбебез хәзер яңа, заманча җиһазландырылган. Гимназия укытучыбыз Стелла Зәки кызы Габдрахманова исемен йөртә. Безнең хөрмәтле укытучыларыбыз Хәбир абый, Кави абый, Илдар абый (без аларга апа-абый дип эндәшә идек), Миләүшә, Фәния, Гәүһәр, Сөмбел апаларга алмашка яшь буын укытучылары яхшы гына нәтиҗәләр белән белем бирәләр. Район, республика күләмендә ярышларда, олимпиадаларда алдынгы урыннарны алып баралар. Мәктәбебез өчен, киләчәге өчен куанып таралыштык. Шаяртышып кына булса да, 60 еллыкка да очрашыйк дип таралыштык. Ышаныйк...

Рәйсә ЮСУПОВА-ТӨХФӘТУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Комментарии