- 14.07.2023
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2023, №27 (12 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Быел Казанның җәйге Универсиаданы кабул иткәненә 10 ел тулды. Түгәрәк сан – искә алу өчен яхшы форсат. Халыкара дәрәҗәдәге мондый чаралар Русиядә, шул исәптән Татарстанда тиз генә булмас әле, шуңа күрә үткән көннәргә кире кайтып, Казанга Русиянең спорт башкаласы статусын биргән Универсиаданың кызыклы фактларына тукталыйк. Бер чеметем шәхси истәлекләр дә булыр, чөнки халыкара Уеннарның дулкыны безне дә читләтеп үтмәде.
1нче ФАКТ. 2013нче елның 6-17нче июлендә Казанда узган XXVII җәйге Универсиадада 162 илдән 11 778 спортчы катнашты, 27 спорт төрендә 351 комплект медаль уйнатылды.
2нче ФАКТ. Казан Универсиадалы булу бәхетенә беренче тапкырдан ук ирешмәде. 2005нче елда зурлап Казанның мең еллыгын билгеләп үткәч, республика җитәкчелеге шул шатлыктан ниндидер зуррак масштабтагы чара үткәрү теләге белән яна башлый. Татарстанның ул вакыттагы Президенты Минтимер Шәймиев республика оештыра алырдай берәр чара табарга дигән фәрман бирә. Универсиада уздыру идеясен беренче булып Татарстанның Спорт, яшьләр эшләре һәм туризм министры булган Марат Бариев әйтә. Шулай итеп, 2006нчы елда Казан 2011нче елгы Универсиаданы уздыруга дәгъва кылды. Ул вакытта Татарстан башкаласы финалга үтте. Хәтерләүчеләр бардыр, Универсиада бездә үтәчәк дигәнгә ышану зур иде. Җиңүчене сайлау Италиянең Турин шәһәрендә узды. Казаннан ике генә тавышка өстенлек белән, Кытайның Шэньчжэнь шәһәре җиңеп чыкты.
2013нче елда Казанда узган Универсиада турында «Дерзкий план» дигән фильм төшерделәр, ул берничә ел элек «Россия 24» телеканалыннан күрсәтелде. Шунда Казан мэры Илсур Метшин болай дип искә алды: «Без беренче тапкыр катнашканда җиңәсебезгә шул хәтле ышанган идек, нәтиҗәләрне игълан итү тантанасына алтын галстуклар тагып бардык. Мин җиңү уңаеннан банкетка заказ биреп, акчасын түләп куярга өлгердем. Ресторанга килдем дә, безне болай итеп каршы алырсыз, менә монда уылдык тотып торырсыз, ә менә монда – балалайкалар, монда – баян, дидем. Һәм нәтиҗәләрне игълан иткәндә безгә «юк» диделәр. Күз алларым караңгыланды, бер мизгелдә барысы да бетте. Үлдем дип уйладым».
3нче ФАКТ. Татарстан җитәкчелеге шунда ук киләсе җәйге Универсиадага дәгъва кылырга дигән карар кабул итте. Анысында инде бәхет безгә елмайды. Көньяк Кореянең Кванджу шәһәрен җиңеп, Казан 2013нче елгы Универсиаданы уздыру мөмкинлегенә ия булды. 2007нче елдан зур чарага әзерлек эшләре башланды.
4нче ФАКТ. 2011нче елда Шэньчжэнь шәһәрендә узган Универсиада программасында 26 спорт төре була. Казан, әлбәттә инде, бер башка булса да уздырырга тели. Һәм дирекция программага билбаулы көрәшне кертә. Бу вакытта татарча көрәш Русиядә рәсми спорт төре булып та саналмый иде әле. Башта ил күләмендә теркиләр, аннан соң инде көрәшне халыкара дәрәҗәдә танытуга ирешәләр. Бу спорт төре Русия командасына бик күп медаль китерде (алтын медальләр генә дә 12!), татар егетләре күпләп пьедесталга күтәрелде.
2012нче елда Русия Президенты Дмитрий Медведев Казанга килгәч, Универсиада корылмалары белән танышып йөргәндә: «Ә нишләп сездә ишкәкле спорт юк?» дип кызыксына. Бала чагында байдаркада ишү белән шөгыльләнгән Медведевның сүзен фәрман дип кабул итәләр: ишкәкле спорт төрләре Универсиада программасына кертелә, Кабан күле буенда махсус үзәк һәм аның янында кунакханә төзелә.
5нче ФАКТ. Универсиадага Казанда 31 спорт корылмасы, шул исәптән – «Казан Арена» (хәзер «Ак Барс Арена»), Су спорты төрләре сарае, Теннис академиясе, «Ак Барс» көрәш сарае, «Санкт-Петербург» волейбол үзәге, гимнастика, бокс, өстәл теннисы һәм ишкәкле спорт төрләре үзәкләре төзелде. Сүз уңаеннан, 40 меңнән күбрәк кеше сыйдырышлы «Казан Арена» – Русиядә Мәскәүдәге «Лужники»дан (1965) соң төзелгән беренче шундый зур стадион. Уеннар ачылышына өлгерерме, юкмы, дип дүрт күз белән көттек. Өлгерттеләр. Ләкин эчке ягында эшләр Универсиада башлангач та дәвам итте әле.
Универсиада авылының 37 бинасы, 3 метро станциясе, «Казан» гаилә үзәге, «Казан-2» вокзалы, аэропортта 1А терминалы салынды, 39 яңа җәяүлеләр кичүе булдырылды. Төзелеш эшләре Казан халкының шактый үзәгенә үтте, чөнки моның өчен юлларны ябып тордылар, бөкеләр хасил булды. Тынычландыру сүзе һәрвакыт бер иде: «Түзегез, Универсиада узгач, барысы да сезгә – шәһәр халкына калачак».
Торак йортларны да ремонтладылар. Универсиада маршруты узган җирдә урнашкан йортларны матур итеп тышладылар, балконнарын ясадылар. Йортның «ревизорлар» күрми торган ягына, әлбәттә инде, кул тидермәделәр, акча түкмәделәр. Универсиада йортларын хәзер дә танып була.
Вакыт һәм акча җитеп бетмәү сәбәпле, кайбер төзелеш идеяләре тормышка ашмый калды. Мәсәлән, касә рәвешендәге «Казан» гаилә үзәге башта 40 метр биеклектә булырга тиеш иде, акчаны экономияләү сәбәпле, 32 метр гына итеп төзелде. Фехтование үзәге төзү нияте булса да, акча табылмады, бу спорт төре буенча ярышлар Казан ипподромында узды. Кремль яр буен да Универсиадага эшләп бетерергә өлгермәделәр. Ә менә Казансуның каршы ярында Сибгать Хәким урамы ачылды. Ершов – Гвардия – Себер тракты – Патрис Лумумба (халыкка элеккеге «Акчарлак» рестораны тирәсе буларак таныш) урамнары чатында транспорт төене төзергә дә акча табылмады, планлаганча 13 түгел, 12 транспорт кичүе эшләнде.
6нчы ФАКТ. Универсиадада яуланган медальләр саны буенча Русия беренче урынны алды (155 алтын, 75 көмеш, 62 бронза). Икенче урында – Кытай, өчтә – Япония. Хикмәте гади: безнең ил командасында дөнья күләмендә танылган көчле спортчылар күп иде (17 Олимпия чемпионы гына ни тора!). Ул вакыттагы РФ спорт министры Виталий Мутко: «Дөньякүләм чарага иң көчле составны алып килмәү ахмаклык булыр иде. Бу Универсиадада җиңелсәк, мине кисәкләргә телгәләп ташлаячаклар», – дип сөйләде. Универсиадада студентлар гына катнаша ала. Шуңа күрә безнең күпчелек спортчыларны ашыгыч рәвештә теге яки бу уку йортларына беркеттеләр, читтән торып укучыларны «очный» бүлекләргә күчереп мәш килделәр.
Быел Универсиаданың 10 еллыгы белән котлаганда, РФ спорт министры Олег Матыцин: «2013нче елгы Универсиада хәзер без Русия спортының элитасы дип йөртә торган күпләргә зур спортка ишекләрне ачты. Алар – теннисчылар Анастасия Павлюченкова һәм Елена Веснина, нәфис гимнастика остасы Маргарита Мамун, синхрон йөзүчеләр Влада Чигирева, Мария Шурочкина, Светлана Колесниченко, гимнаст Давид Белявский һәм башкалар», – дип белдерде.
7нче ФАКТ. 2013нче елгы Универсиадага 38 илдән һәм Русиянең 37 төбәгеннән 19 970 волонтер, ягъни бушка эшләүче ярдәмчеләр җәлеп ителде. Алар Уеннарга килүчеләрне каршы алу-озатып кую, урнаштыру, тәрҗемә итүдә булышты, шулай ук шәһәр буйлап куелган чатырларда килгән кунакларга, туристларга мәгълүмат биреп, юл күрсәтеп торды. Шунысы кызык: волонтерларны «Конкорд» оешмасы ашатты, ә аның җитәкчесе – хәзер исеме ешрак «Вагнер» оешмасы белән бәйләп телгә алына торган Евгений Пригожин.
8нче ФАКТ. Казанда Универсиаданы уздыруга 228 млрд сум акча тотылганы билгеле. Чагыштыру өчен: 2019нчы елда кышкы Универсиаданы Красноярск кабул итте, ул Уеннарның бюджеты – 67,8 млрд сум. 2023нче елда җәйге Универсиада Екатеринбургта узарга тиеш иде, билгеле сәбәпләр аркасында ул булмый калды. Ләкин 83 млрд сум акча бүлеп бирелгәне мәгълүм.
ШӘХСИ ӨСТӘМӘ
Минем өчен 2013нче елгы Уеннар башлыча Универсиада авылы белән истә калды. Без 2010нчы елның 30нчы августында кулланылышка тапшырылган өр-яңа Универсиада авылына яшәргә кертелгән беренче студентлар булдык. Үзебезне тәҗрибә куяннары дип атый идек. Чөнки бөтен нәрсәне бездә сынап карадылар. Хәтерлим әле, бездән, нәрсәнең нәрсә икәнен дә аңлап бетермәгән беренче курс студентларыннан, журналистлар: «Шундый кәттә тулай торакта яшәү ничек сезгә?» – дип интервьюлар алалар иде. Нәрсә дип җавап биргән дә истә: «Алтын читлектә яшәгән кебек». Бар да матур, бар да яңа, чиста, һәр бүлмәдә – душ, ә биш катлы торакларда хәтта кухнясы да бар. Әмма тыюлар бик күп. Төнге 11дән дә соңга калып кайтырга ярамый – кертмиләр (журфакта укыган һәм беренче курстан ук командировкаларга җибәрелгән студентлар, төнгә дә калгалыйбыз). Хәлеңне белергә килгән әти-әниеңә дә «авыл» эченә керергә ярамый. Үзебез юкта да бүлмәләрне кереп тикшерәләр, шәхси әйберләребезне актаралар. Җиһазларның урынын күчерү, стенага нинди дә булса плакат элү, бүлмәне ничектер бизәү катгый тыелган. Коридорда видеокамералар. Янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе беренче елларда чәйнектән яки ризык кайнаганнан чыккан пардан да эшләп җибәрә иде, ул кычкыра башлауга вахтер апа менә дә акт яздыра – өч акт җыелса, саубул, Универсиада авылы. Мин үзем дә дөге пешереп ашыйм дип, аның кисәтми-нитми кәстрүлдән ташуы аркасында чүт кенә «авыл»ны калдырып китмәдем. Уку елы азагында тулай торак бүлмәсен тапшырганда да җентекләп тикшерделәр. Өстәлдәге кечкенә генә кырылган эз өчен дә, китап куйганга да ишелгән китап киштәләре (!) өчен дә саллы гына штраф түләттеләр. Ул акчалар кая киткәндер – һәрхәлдә Универсиада бюджетына да, бүлмәне ремонтлауга да түгел инде, чөнки киләсе елда урнашканда да бүлмәләрдә шул ук өстәлләр һәм киштәләр иде.
Универсиада узасы 2013нче елда уку йортларында сессияләр иртәрәк тәмамланды. Казанда кеше санын киметергә, Универсиада авылын да катнашучылар килгәнче бушатырга кирәк иде. Без, җәйге практиканы Казанда узучы студентлар, ашык-пошык фатир эзләдек. Халыкара Уеннар алдыннан анысына аренда хаклары да бермә-бер арткан иде. Универсиада вакытында Казан урамында йөргәндә полиция тикшерә-нитә калса һәм шәһәрдә «прописка»ң булмавын ачыкласа, җитди сөйләшү (сөйләшү генәме икән?) көтәчәген дә хәбәр иттеләр. Тик студентлардан шулай тиз генә котылырга уйлап ашыктылар. Уеннарга санаулы көннәр генә калып барганда, җитәкчелекнең башына бер уй бәргән: ә ярышларны карарга кеше җыелмаса? Бөтен дөньядан килгән спортчылар, ММЧ хезмәткәрләре һәм башка зур-зур кешеләр алдында Казан яртылаш буш стадион-заллары белән оятка калса? Мәсәлән, КФУ студентларына ярышларга ихтыяри-мәҗбүри йөрисе булачак, дип әйтеп куелды. Шул рәвешле теннис һәм волейбол ярышларына барып кайтканымны хәтерлим.
Хәзер Универсиада авылында яшәүчеләр, тулай торакка теләгән вакытта кайтабыз, китәбез, туганнарны да кертәләр, берәү дә бүлмә саен тикшереп йөрми, дип сөйләп күрсәтә дә, ирексездән беренче елларны, баштан үткән хәлләрне искә төшереп, елмаеп куясың. Универсиада Казан өчен нинди зур тәҗрибә булса, «алтын читлек»тә яшәү безнең өчен дә тормыш тәҗрибәсе булды.
Фәнзилә МОСТАФИНА искә алды
Комментарии