Разил Вәлиев: «Ут эчендә – кулъязмалар»

Быелның 31нче мартында Чаллы шәһәрендә шагыйрь Разил Вәлиевнең юбилей кичәсе узды. Зурлап уздырылган бу кичәдә, билгеле инде, күбрәк зур кешеләргә сүз бирелеп, безнең ишеләргә вакыт калмады. Югыйсә, мин дә әзерләнеп барган идем. Менә нәрсәләр сөйләргә иде исәбем.

Разил Вәлиевнең бер шигыре язылу серен ачтым бит әле мин. «Музейда янгын» дип аталган бу шигырь 2010нчы елда «Аргамак» журналында рус телендә басылып чыкты. Бервакыт шуны укып утырам.

«Ут эчендә – энҗе, асылташлар,

Кулъязмалар, нәсел башыбыз…»

Шушы юлларга җиткәч, куркыныч төш күргәндәге сыман, миңгерәүләндем дә калдым. Кулъязмалар ут эчендә?! Мин бит моннан ике-өч ел элек кенә музейга иң зур байлыгымны – әтиемнең фронт блокнотларын алып барып биргән идем. «Мондый язмалар бездә бер-ике язучыныкы гына», – дип, куанып алып калганнар иде.

Берничә төн йоклый алмый интектем. Ниһаять, Казанга хат юлларга булдым. Шулай-шулай, Разил Вәлиевнең шигыреннән янгын турында белдем. Бөтен кулъязмалар да янып беттемени? Әтием Нәфикъ Яһудинның бер генә язмасы да исән калмады микәнни?

Ун көн дә үтмәде, җавап та килеп төште. Кулдан язылган хат иде бу. «Уважаемый Марс Нафикович! На ваше письмо от 6.12.2010 отвечаем: Пожар в здании музея произошёл в 1987 году, то есть за 20 лет до того, как вы сдали свои материалы в музей. Кроме того, в том далёком 1987-ом в здании по улице Ленина-2, кроме музея, располагалось ещё 26 организаций: ГорОНО, трамвайно-троллейбусное управление и т. д. Пожар произошёл в одном из них. Огонь до музея не добрался, и ни один экспонат в тот год не пропал. В отделе рукописей музея пожара никогда не было. Материалы вашего отца хранятся в секторе архивов деятелей татарской культуры.

14.12.2010. Еникеева Г. Х.»

Менә шундый хат. Нәрсә әйтергә телим? Мин моны көлке өчен дә, тәнкыйть өчен дә сөйләмәдем, юк. Бу хәл мине бик тирән уйлануларга этәрде. Нәрсә ул шигырь? Шигырь ул – фикереңне йөрәк тетрәндергеч итеп әйтү. Прозаик нәрсә дияр иде? «Җәмәгать, без бит тамырларыбызны җуеп барабыз, болай дәвам итсә, милләт агачы корымасмы?» Ләкин моны кем ишетә, кемне йокысыннан уята бу сүзләр? Ә шагыйрь чыга да:

«Тәрәзләрдән ургый кара төтен,

Шомга салып якын-тирәне.

Яна музей…» – ди. Һәм син төне буе йоклый алмый чыгасың…

Инде бу шигырьнең туу серенә килсәк… Борынгы грек шагыйре Овидий әйткән бит: «Күрше кызының күлмәгендә тузан бөртеге күрсәң, син аны кагып төшер; тузан булмаса, булмаган тузанны сыпырып төшер, сөйләшергә сәбәп булыр». Тузан бөртегенең булу-булмавындамыни эш? Егетнең бит яратуы чын!

«Яна музей Казан үзәгендә,

Яна таңда Дәүләт музее.

Яна кебек гүя бабам йорты,

Яна кебек минем үз өем».

Тетрәндерә, шулай бит? Тик һаман да шик кала әле. Шундый юлларны укып та, уянды микән йоклаганнар? Ничә кеше, борчылып, музейга хат язды икән? Разил Вәлиев, бәлки, сынап карарга теләгәндер: әгәр чыннан да музей янса, күпме кешене уята алыр бу хәл?

Марс ЯҺУДИН,

Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы

Комментарии