Тинчурин театрында яңа спектакль: язучылар берлегенә яңа рәис сайланды

Тинчурин театрында яңа спектакль: язучылар берлегенә яңа рәис сайланды

Кәрим Тинчурин театрының инде күптән моның кадәр тамашачыны кабул иткәне булмагандыр. Бигрәк тә зыялы каләм әһелләрен. Юк, алар өчен аерым спектакль әзерләмәгәннәр… Хәер, Язучылар берлегенең XIX корылтае үзе үк спектакльгә әйләнде: бәхәсе дә, көләр өлеше дә, «шәп уйныйлар» яки «туйдырды» дип чыгып китәр урыны да булды. Ни дисәң дә, язучылар бит!

БЕРЛЕКНЕҢ МАКСАТЫ НИДӘ?

Театрга керү өчен биш минут чират торырга туры килде әле. Сәбәбе һаман да шул кешенең күплегенә кайтып кала. Аннан бигрәк, температура үлчәтү, үзең белән таныштыру, кайдан, нәрсәгә дип килүеңне аңлату һәм моны раслау кирәк булды. Кайберәүләрне хәтта кире борып чыгарып җибәрделәр.

Корылтайның төп максаты – рәис сайлау. Дүрт елга бер тапкыр үткәрелә торган әлеге чара бераз соңарды. Июньдә буласы корылтай пандемиягә бәйле рәвештә, 3нче мартка, нәкъ Халыкара язучылар көненә билгеләнде. Бер-берсен бәйрәм белән котлап, тиз генә таралышырлар дип көтсәк тә, сайлаулар кичкә кадәр дәвам итте. Дүрт елга бер «почти» тулы составта күрешкән татар язучыларының сөйләшер сүзләре күп булгандыр шул инде.

Язучылар берлегенең быелгы корылтае берьюлы өч мәйданда: Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә үткәрелде. Соңгы икесе интернет аша онлайн форматта гына катнашты. Әлегә бер бинада күпләп җыелырга ярамый бит. Ә Тинчурин театрында алма төшәрлек тә урын булмавы беркемне дә гаҗәпкә калдырмады кебек. Кыскасы, шушы өч мәйданда барысы 230 язучы катнаша икән. Шар булган күзләремне күрепме, ишек төбендә язучыларны теркәп торучылар бик горур гына: «Әле бу теркәлгәннәре генә», – дип өстәде. Татар халкы язучылар саны белән мактана ала, димәк.

Ниһаять, утырыш башланып китте. Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов дүрт ел эчендә башкарган эшләренә хисап тотты. Ул рәис булган арада берлеккә 32 язучы кабул ителгән, узган ел 34 яшь язучы иҗаты ныклап тикшерелгән икән. Ул чыгышында татар телен саклау темасына да зур урын бирде.

– Дәүләт нәшриятларына көндәш булырлык шәхси нәшриятлар барлыкка килде. Без еш кына дөньяга киң күләмдә чыгарлык әсәрләр күренми, дип зарланабыз, ә алар бар. Роза Туфитулованың «Язмыш җиле» романы Төркиядә басылды. Аяз Гыйләҗевнең заманында тиешле бәя алмаган «Йәгез, бер дога!» романы маҗар телендә дөнья күрде. Кискен бәхәсләр тудырса да, Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы утыздан артык телгә тәрҗемә ителде, – дип горурланып әйтте ул.

Элеккеге рәиснең чыгышында тагын бик күп матур сүзләр бар иде. «Чыгышлар 20 минуттан артмасын» дигән таләпкә дә кул селтәде – 40 минут буе үзе белән алып килгән кәгазь битен укыды. Язучылар аның сүзен «бу яңалык түгел» дип кабул итте булса кирәк, кемдер телефон актарды, кемдер күптән күрмәгән иптәше белән сөйләшүен дәвам итте. Дүрт ел эчендә берлек кичергән югалтулар турында ишеткәч кенә бераз тынды алар. Ә алар булмаган түгел: берлектә әгъза булып торучы 46 язучы вафат булган. Халыкның «ах» иткән тавышыннан соң, аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Аннары Мәдәният министры Ирада Әюпова берлеккә тамырдан үзгәрешләр кирәклеге хакында чыгыш ясады. «Татар әдәбиятын дөнья күләмендә пропагандалау, яшьләрне иҗатка тарту кебек мәсьәләләрне чишү вакыты җитте», – дип белдерде ул. Ә Татарстан президенты сәламләвен Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров укыды. Ул: «Сәламләү ике телдә әзерләнде, ләкин мин аны русча укыйм», – дигәч, шагыйрә Нәҗибә Сафина протест йөзеннән залдан чыгып торды. Сәламләүнең эчтәлегендә купшы сүзләрдән кала әллә ни юк: «Татарстан язучылар корылтаенда кабул ителгән карарлар күп милләтле республикабызның әдәби эшчәнлегенә бәрәкәтле этәргеч ясар дип ышанып калам», – диелгән иде хатта.

Җитәкче дәүләт бүләкләре дә тапшырды. Әнәс Хәсәнов, Шаһинур Мостафин, Салават Юзеев, Данил Салихов, Зиннур Мансуровка – медаль, Фирүзә Фәтхетдинова, Ленар Шәех, Наилә Яхинага атказанган сәнгать эшлеклесе, Амур Фәләховка – атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

Президентка рәхмәт белдерү йөзеннән булса кирәк, сәхнәгә Язучылар берлеге хезмәткәре Илзирә Шаһиева күтәрелде. Ул ревизия комиссиясе хисабын тәкъдим итте. 2016-2021нче ел аралыгында берлеккә республика бюджетыннан 66 миллион 953 мең сум күләмендә акча күчерелгән. Моннан тыш, «Татнефть»тән 1 миллион сумлык иганә дә кергән. Шушы биш елда 178 язучы оешма хисабыннан сәламәтлеген ныгытырга ял итәргә барып кайткан икән. Шул сүзләрдән соң: «Рәис булган кеше ял итәргә ел саен йөри», – дип сүз куерттылар залда утыручылар. Чыгышка нәтиҗә ясап: «Язучылар берлеге рәисе эшчәнлегендә җитешсезлек юк», – дип белдерде. Әллә сайлауның сәгать ярымы язучыларны шулкадәр туйдырган идеме, бу чыгышка карата бер фикер әйтүче дә булмады. Гомумән, мыек астыннан кычкырып утыруларга гына кайтып калды бу. Сәхнәгә күтәрелгән Заһид Мәхмүдинең: «Безнең балалар русча сөйләшәләр, русча тәрбияләнәләр. Татар китабына мәхәббәт тәрбияләргә кирәк», – дигән сүзләреннән соң гына аңладым: язучыларның әдәбият турында, тел проблемасы турында сөйләшәсе килә. Аның сүзләрен отып алып, сәхнәдән дә кайтавазлар килә башлаган иде, «төп максатыбыз ул түгел» дигән сүзләр Заһид әфәндене кире урынына төшеп утырырга мәҗбүр итте. Язучыларның максаты – рәис сайлау ич!

ЭТ – ЭТКӘ, ЭТ – КОЙРЫККА

Шундый гадел берлек тә, шундый гадел сайлаулар. Бернинди бәхәс тә купмасмы икән дип масайды кайберәүләр. Таба Язучылар берлегенә яңа рәис сайлау өлешендә генә кызарга өлгерде.

Ркаил Зәйдулланы Гәрәй Рәхим тәкъдим итте. Фоат Галимуллин Рәмис Аймәт кандидатурасын яклады. Нәҗибә Сафина – Вахит Имамовны, Рахман Шәфигуллин Рафис Корбанны тәкъдим итте. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Ркаил Зәйдулланы яклады. Ул: «Яшерен-батырын түгел, Туфан абый киткәннән соң, аны бик юксына идем. Ул турысын бәреп әйтергә курыкмады. Ркаил килеп кергәннән соң, әлеге бушлык беркадәр тулыланды» – дип белдерде. Кемне сайлыйк, кайсы яхшы ише бәхәсләр озак барды. «Иске» рәис Данил Салихов та чыгыш ясады:

– Кем янына барсаң да исемең дә, дәрәҗәң дә, төс-кыяфәтең дә, погоның да булырга тиеш. Шушы биш ел эчендә аңладым: берлеккә ярдәм сорап килүе генә җиңел. Юк, җәмәгать, взнос белән генә яшәп булмый. Без җитәкчелек белән бергә булганда гына, аңлашып эшләгәндә генә китап та чыгара алабыз, ял йортына да бара алабыз. Алар бу акчаны биреп, үзләре үк канун бозалар. Мине дә берлеккә тәкъдим итүчеләр бар, әмма мин ике куллап моңа каршы. Инфаркт белән инсульттан Алла саклады.

Дүрт кандидатура тәкъдим ителде: Ркаил Зәйдулла, Рәмис Аймәт, Вахит Имамов һәм Рафис Корбан. Ахыргы олпат язучы үз кандидатурасын кире алды. 2012-2016нчы елларда Язучылар берлеген җитәкләгән Рафис Корбан: «Минем кандидатурамны күрсәткән өчен рәхмәт, ләкин мин аны кире алам. Иң лаеклы кандидат – Ркаил Зәйдулла. Депутат буларак язучыларның мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлеге бар аның. Рәмиснекенә караганда программасы киңрәк. Мин Вахит Имамовка да «самоотвод» алырга тәкъдим итәм. Рәмискә дә шуны ук әйтәм. «Союзда эшләп, сазлыкка ныграк батачаксың», – дим. Язучылар белән матур итеп сөйләшеп кенә нәрсәдер эшләп була дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз».

– Син беләсең инде, – дип көлделәр залда утыручылар.

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов исә Рафис Корбанның сүзләренә колак салды: «Бер кешене күтәрә-күтәрә Алланың кашка тәкәсе ясадылар. Туксанынчы елларда Югары Советта биш депутат бар иде. Сайлау мөмкинлеге бар иде. Бизмәнгә салып карарга да мөмкинлек булды. Бүген бер депутат – аңа ябышырга мәҗбүрбез. Ркаил дәрәҗәсендәге талантлар бездә тагын бар. Язучылар союзына бер депутат ул бик аз. Мин холкымны күп тапкырлар күрсәткән кеше. Чаллыда Язучылар берлеген җитәкләгәндә Казанга күчеп эшләү хыяллары бар иде. Хәзер ул юк, кандидатурамны кире алам».

Ркаил Зәйдулла исә үз кандидатурасын алмады. Киресенчә, әдәбиятның үсешенә зур өлеш кертәчәген билгеләп үтте. Аның хыялларында Державин, Горький премияләре фәкать рус телле язучыларга гына бирелергә, берлек уставына үзгәрешләр кертелергә тиеш. Ркаил әфәнде әдәби тәрҗемә үзәге төзү тәкъдиме белән дә чыкты. Тәрҗемәчеләргә махсус премия булдыру да комачауламас иде, диде. Әйтик, Рөстәм Кутуй исемендәге… Мохтаҗларга фонд булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде, ярдәм итәрлек шәхесләр барлыгын да белдерде. Каләм хакы бу юлы да авырткан мәсьәләләрнең берсе булып калды. Халык аның сүзләрен хуплагандай баш селкеп утырды. Якты киләчәкне күз алдына китереп утырган язучылар сәхнәгә күтәрелгән Рәмис Аймәтнең сүзләрен ишетми иде инде…

ЯҢА РӘИС ӨМЕТЛӘРНЕ АКЛАРМЫ?

Сайлау процессы тыныч үтте. Бары тик Рәмис Аймәт кенә һәр сайлаучының кулында ничә бюллетень барлыгын, аны кайдан алып кая салганын теркәп барды. Яшерен тавыш нәтиҗәләре буенча, Ркаил Зәйдулла 122 тавыш, Рәмис Аймәт 74 тавыш җыйды. Димәк, яңа рәис – Ркаил Зәйдулла.

Һәр елдагыча, көрәштә җиңелгән кеше көрәшә, сайлаулар дөрес булмады дигән фикерен кычкырып әйтергә хокуклы. Быел да сайлау шул сценарий буенча барды – Рәмис Аймәт нәтиҗә белән килешмәде, сайлаулар дөрес үтмәде, дип белдерде.

«Күптән мондый спектакль караган юк иде», – дип урындыкларына яхшылабрак менеп утырды каләм әһелләре. Якын-тирәдә мыек астыннан гына көлгән, «тагын ничә сәгать барыр икән инде бу манзара» дип авырсулап куючылар да булмады түгел.

Тик спектакльне тиз туктаттылар. Иң арткы рәтләрнең берсеннән торып, күз ачып йомганчы сәхнәдә торган рәис кәнәфиенә Ркаил Зәйдулла менеп утырды. Язучылар арасында «Билгеле иде бит инде», «Әллә кайчан белдек инде», «Уңышлы эшләргә язсын» кебек җөмләләр яңгырады. Яңа рәис вазыйфасында Ркаил Зәйдулла күпләрне борчыган «хакимият кешесе» сүзтезмәсенә аңлатма кертте:

– Берлек Мәдәният министрлыгы аша финанслана, шуңа күрә без аларның сүзенә колак салырга мәҗбүр. Ә инде цензура һәм авызлыклауга килгәндә, мин аны яратмыйм һәм авызлык яратмаган кешеләрне якын итәм.

Рәис сайланды, максатлар куелды. Эшлисе генә кала. Рәискә – эшләргә, халыкка – нәтиҗә көтәргә. Ыштан алыштырганнан гына кеше үзгәрми, диләрме әле? Рәис алмашынып кына язучылар берлегенең эшчәнлеге үзгәрерме икән? Монысын көтәргә генә кала.

Ркаил Зәйдуллин – татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист. Ул 1962нче елның 23нче гыйнварында Чуаш Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында туа.

Мәктәпне тәмамлагач, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1984-1985нче елларда Аксубай районының Иске Татар Әдәмсуы авылы урта мәктәбендә башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. 1985-1989нчы елларда «Яшь ленинчы» газетасында, аннары «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә хезмәт юлын дәвам итә. 1990нчы елда Муса Җәлил исемендәге, 2010нчы елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты. 1996нчы елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы. 2019нчы елда Татарстанның халык язучысы исеменә лаек була. 2019нчы елның 9нчы сентябреннән Бердәм Русия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии