КЕМГӘ АКЧА, КЕМГӘ ӘҖӘТ…

КЕМГӘ АКЧА, КЕМГӘ ӘҖӘТ…

Ни өчен бик күп илләр үзләрендә , Олимпиада, дөньякүләм яки хоккей чемпионатлары уздыру өчен көрәшә. Чөнки бу илнең халыкара аренада дәрәҗәсен күтәрә, аның дөнья сәясәтенә йогынтысын арттыра. Югыйсә, финанс чыгымнары җәһәтеннән үз-үзен акламый торган бу чараларны уздыруга беркем дә дәгъва кылмас иде. Шуңа да халыкара спорт ярышларын оештыручы оешмалар бары тик икътисади вә сәяси яктан тотрыклы саналган илләрне генә сайлап алалар. Ягъни, теге яки бу илдә халыкара спартакиаданың узуы, бу илнең ышанычлылыгының дәлиле булып тора. Бөтен азмы-күпме үз-үзен хөрмәт иткән дәүләтләр исә, дөнья җәмәгатьчелеге алдында ышаныч казанырга омтылалар.

Әйтик, узган җәйге Универсиада Кытайда үтте. Кытай бөтен дөнья социализм идеяләреннән баш тартканда да, Маркс-Энгельс тәгълиматына тугры калучы ил. Әле җитмәсә, икътисады да чүпрә күперткән камыр кебек үсә. Әлбәттә, «коммунизм өрәге»ннән куркырга өйрәнгән бөтен дөнья җәмәгатьчелеге бу илгә сак карый. Әйтерсең, анда «мөгезле»кешеләр идарә итә һәм коллар эшли…

Менә шушы ялгыш фикерләрдән арыну өчен кирәк иде Кытайга бу универсиадага акча түгү. Ә кайбер илләргә бары икътисади көчен күрсәтер һәм раслау өчен генә кирәк. Янәсе, менә без нинди кәттә! Кыскасы, һәр илнең дөнья җәмәгатьчелеге каршында абруйлы, «пакъ йөзле», матур вә көчле күренәсе килә.

Тик бер ил өчен генә бу максатлар юк һәм кирәк түгел. Ул ил безнең Русиябез. Чөнки Мәскәү Кремле дөнья җәмәгатьчелеге алдында акланып, йөз пакълеге саклап торырга җыенмый. Ул бөтен дөньяга атом-төш арсеналы белән янаудан да, Европага сузылган газ торбасын сәяси басым ясау инструменты итеп кулланудан да тайчанмый, хатасын күрсәткән өчен АКШка бармак яный, Азиягә күкиш күрсәтә дигәндәй…

Чөнки Русия хакимияте белә – үзеңне ничек кенә тәрбиясез тотсаң да, гаеп итүчеләр булмаячак. Газ, нефть, урман Европага да, Азиягә дә бик кирәк һәм алар аны барыбер бездән сатып алырга мәҗбүр булачаклар. Димәк, безгә дөнья белән чытлыклану, ниндидер «мәхәббәт уены»уйнау кирәкми. Алайса, бер-бер артлы Универсиада һәм Олимпиада уздырып чыгымлану ник кирәк? Менә монысы бик гади аңлатыла – акча юуу өчен кирәк!

Соңгы елларда нефть һәм газ бәясе югары, илгә акча тиктомалдан гына агып керә. Аны бит ничектер тотарга, туздырыра кирәк. Саклап ятсаң юкка чыгып беткәнен аңладылар инде. Әнә бит, Путинның беренче тапкыр властька килгәч нефть сатып җыйган «стабилизация фонды»дигән акчаның кая икәнен дә әйтмиләр. Ә аны АКШның кыйммәтле кәгазьләренә алыштырып, Америка банкларына озатканнар иде дип беләм. Соңрак бу кәгазьләрнең бәясе төштеме, әллә банк бөлдеме – акча хакында ләм-мим дәшүче юк…

Хәзер инде хөкүмәт тә акчаны казнага җыеп ятудан файда югын аңлады. Әмма аны халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы арттыруга да тотып булмый. Әгәр нефть бәяләре кисәк кенә түбән тәгәрәсә, казнада акча бетсә, дәүләт үзенең халык алдындагы бурычларын үти алмаячак, артык акча бастырыга мәҗбүр булачак. Монысы, үз чиратында, инфляциянең нык үсүенә китерәчәк… Шуңа да ул акчаларны аз-азлап кына халык мәнфәгатьләрендә тотуга караганда, зур төзелешләр оештырып урлап бетерү хәерлерәк. Моннан берничә төрле файда табып була: беренчедән, халкыңны төзелешләрдә эшләтеп, акча түләп тотасың. Икенчедән, халыкара ярышлар үткәрүче ил буларак, башны горур чөеп, халкыңны «патриотик экстаз»дулкынында тотасың һәм ул үзенең нәҗесенә батканын да, ярлылыгын да күрми тора, ура кычкырып «зур сабантуй»көтә. Югыйсә, аны бу бәйрәмгә кертмәячәкләр дә бит инде… Өченчедән, бу мөһим вакыйгалар өчен төзелгән объектлар кала, ә аларны «приватизацияләп»була… Иң мөһиме исә төзелеш вакыты. Бу чорда инде казнада җыелып яткан артык акчаны ничек телисең, шулай урларга була!

Башта, акчаны бүлеп бирү чорында «откат»аласың. Ул чама белән бөтен сумманың ун процентын тәшкил итә. Аннан соң төзелеш өчен фирмалар сайлау чоры. Тагын төзүчеләрдән дә ун процент алып була. Соңрак, төзелеш барышында әле күпме урларга мөмкин… Кыскасы, караклыгы белән бөтен дөньяга мәгълум Русия түрәсе өчен Олимпиада, Универсиада вә Халыкара дәрәҗәдәге чемпионатлар коточкыч зур табыш чыганагы. Монда алар өчен хөррият! Ничек телисең – шулай урларга була. Җир астына күпме бетон койган, күпме арматура салып калдырган, нинди сыйфаттагы материал кулланылганын тикшереп булмый бит. Шуңа күрә, караклык нигезгә чокыр казый башлаган мизгелдән башлана һәм соңгы кадакны какканчы дәвам итә. Ә мондый зур чаралар уздырганда төзелешләр күп булучан. Әнә, бүгенге көндә бер Сочи каласында гына да 800 объект төзелә. Шуларның унөче турыдан-туры Олимпиадага карый. Ләкин безне бу юлы бары тик тау трамплиннары «русские горки»гына кызыксындыра. Ул әле шушы көннәрдә генә РФ президенты Путинны да кызыксындырды. Чөнки ул инде ике ел элек ачылырга һәм нибары 1 миллиард 200 миллион сум гына торырга тиеш булган. Ләкин әле быел җәйгә генә әзер булачак, ә бәясе исә 8 миллиард сумнан артып китәчәк. Сметада каралганнан җиде тапкыр артык бәя ишеткәч, Путин гади генә әйтеп куйды: «Молодцы, егетләр, әйбәт эшлисез»… Тик мин аңлап бетерә алмадым: мактадымы ул бу төзелешне алып баручыларны, әллә сүктеме? Әллә соң егетләрнең урлый белү сәләтенә соклануымы? Аңлашылмый… Олимпиада төзелешен күзәтүче вице-премьер Д. Козакның күңеле шат: «Менә бит, әйттем мин аңа!»– дип, бәхет кошын койрык шәрифләреннән тоткандай куанган. Спорт министры да, Олимпия комитеты җитәкчесе дә шул ук сүзләрне кабатлыйлар. Алар аңа әйткәннәр… Тик нәрсә әйткәннәрен генә шәрехләп тормадылар. Ә инде әйткәннәрне дагыстанлы миллиардер Әхмәд Билалов дигән әфәнде тыңлаган. Имеш, төзелеш өчен ул җаваплы булган, ә калганнар гаепсез. Әйтерсең, 8 миллиардтан бер дә «авыз итмәгәннәр»… Югыйсә Әхмәт Билалов РФ Олимпия комитетының вице-президенты гына иде. Анда әле президент, министрлар, вице-премьерлар бар… Юк, җавапны Билалов кына бирәчәк!

Монда сәяси аспектны да күздә тоталардыр, әлбәттә. Әнә, дагыстан кешесе урлап ята, янәсе. Шуның аша бөек урыс халкында «угры инородец»ларга карата бераз гына нәфрәт уятып куела. Русиядә милләтләрне азрак үзара киеренке мөнәсәбәттә тоту сәясәте күптән яшәп һәм үз-үзен аклап килә. Ләкин бу киләчәктә зур канкоешка китереп чыгарырга мөмкин. Ләкин Мәскәү Кремле алай ерак карап эш итәргә яратмый – аңа хәзер һәм бүген әйбәт булсын, ә иртәгә өчен ишәк кайгырсын…

Хәер, бу Олимпиада вә Универсиадасы да халыкны вакытлыча алдап тору чарасы гына. Алар узуга, махмыры күренәчәк. Шулар аркасында ничәмә-ничә торак йорт төзелми калды, хастаханә, балалар бакчаларына, мәктәп төзелешләренә акча җитмәде. Иртәгә бу кичектерелгән төзелешләр социаль проблемалар булып калкып чыгачак.

Ләкин түрәләргә барыбер. Алар хәзер һәм бүген урлый, ниндидер сәяси амбицияләрен тормышка ашыра. Нәрсә, Татарстанга Универсиаданы тиктомалдан гына тоттырдылар дип беләсезме? Юк, моның өчен Мәскәү агай бездән нәрсәнедер түләү итеп алачак. Мөгаен, бу Республика статусы булыр. Югыйсә, Татарстан бу Универсиада белән әҗәтләргә батып калачак, ә ярышлар узганнан соң буш торучы спорт объектлары үзләре үк Казан бюджеты өчен авыр йөк булып төшәчәк. Алар өчен түләргә акча булмаячак. Чөнки бүген без болай да төзелешне Мәскәү Кремле биргән әҗәт хисабына алып торабыз. Аны бит түлисе дә бар, Ә түләргә акча юк. Димәк, «сәяси фәхешлек»белән түләргә туры киләчәк…

Иң хәтәре шунда ки, бүген зур чыгымнар тотып төзелгән спорт объектларының күпчелеге безгә озак хезмәт итмәячәк. Ник дигәндә алар бик арзанлы материаллардан, технологияне шактый бозып төзеләләр дип сөйлиләр. Шуңа да, озакламый сафтан чыга башлаячаклар һәм асрау өчен бик кыйммәткә төшәчәкләр ди төзүчеләр. Бер төзүче әйтеп куйды: «презерватив кебек, бер генә кулланылышлы алар…»Шул түрә-кара баеп кала – шунысы шатландыра…

Ләкин бер нәрсә шатландырмый – Казанның чит илдән килүчеләр алдындагы кыяфәте. Мин инде шуны аңладым – башкаланың бүгенге хакимияте аны рәткә кертергә сәләтле түгел. Инде былтыр ук, өченче ел ук башкарылырга тиешле эшләр дә эшләнмәгән кебек. Кайбер спорт корылмалары шәһәр читендәрәк, ә алар «негрлар кварталы»шикеллерәк. Әйтик, безнең Азино бистәсендәге «бокс үзәге», «Мирас»стадионнары тирәсен ничек кешегә күрсәтердәй итәсен мин аңламыйм. Анда бит бөтен җирне алабута белән тигәнәк баскан, әгәр аларны чапсаң бөтен пычрак калкып чыга. Монда яшелләндерү хезмәткәрләре кереп тә карамады.

Ә инде яңа юлкүрсәткеч язмалар, мине татар буларак бөтенләй мыскыл итә. Чөнки анда бары урысча һәм хаталы инглизчә генә язылган. Ә татарчасы кайда? Гомумән, без – татарлар, хата белән инглизчә юлкүрсәткечләр язарга гына ярыйбызмы? Безнең телебезне, динебезне, милли йөзебезне дөньякүләм аренага чыгарырга ярамыймы? Шәһәр хакимияте фикеренчә, шулай ахры…

Азино бистәсе кунакларны төзелеп бетмәгән «Гаилә»мәчете белән каршы ала. Беренчедән, бу төзелешнең Универсиада объектлары янында торуы шәһәр хакимиятен бизәми… Икенчедән, мөселман спортчыларга намаз укып чыгарлык та урын булмый… Әгәр чиркәү шулай торса, поплар язарлар иде дә, Метшин әфәнде иртәгесен үк төзелеш өчен кирәкле акчаны табар иде дип уйлыйм…

Кыскасы, универсиада чыгымнар таләп итә, Республиканы әҗәткә батыра, ә менә татар халкын уңай яктан күрсәтергә юнәлтелми кебек. Чөнки максаты ул түгел – акча эшләү дип беләм.

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии