Иң зур хата

Милләтемнең бик күп еллардан бирле сөйләшеп килә-килә, бүген патологиягә әйләнгән бик зур хатасы турында язасым килде. Ата-ана, бер-берсенә кешелеклелек күрсәтү, хәтта иманыбыз да арттагы планга күчә бара. Әллә нинди затсыз, суррогат (ясалма) заманда яши башладык. Бүгенге көндә каян акча табу, күршенекеннән яхшырак йорт салу, актык тиенен (йә булмаса, кредитка алып) баласын тизрәк шәһәргә җибәреп, югары белем бирү милләтебезнең төп бурычы, хыялы булып калды. Кызы, улы чит илгә чыгып тормыш корса, әниләрнең шатлыгы эченә сыймый. Кая инде милләте турында уйлау?! Соңгы елларда безнең татар икәнебез, туган телебез барлыгы газета-журналларда күп языла. Чөнки туган телебез бетүгә таба бара. Килер бер көн, татар теле, татар милләте тарихта гына калыр. Бүген татар телендә чыга торган әдәбиятны татар телен онытырга теләмәгәннәр генә укый. Мәҗбүриләп телне саклап булмый. Минем фикеремчә, кешенең үз-үзен хөрмәт итүе – телен, үзенең милләтен санга санап гомер итүедер. Мөселман дигән сүз буйсыну дигәнне аңлата. Моны Аллаһы Тәгаләгә генә буйсыну дип аңларга кирәк тә бит, тиз без татарлар күбрәк чит милләткә буйсынып куйганбыз.

Кайвакыт бөтен Җир шарына ишетелерлек итеп кычкырасы килә – татарлар, кайда сезнең горурлыгыгыз, кайда соң безнең телебезне яклардай, саклардай зыялы шәхесләребез? Ни өчен соң безне ничә гасырлар буе буйсындырып киләләр? Татар кешесе ничек кенә үзен урыслаштырса да, җаны барыбер татар булып кала. Ни өчендер бүген вата-җимерә урысча сөйләшкән әби-бабайлар тырыша-тырмаша оныкларын руслаштыра, баладан маңкорт ясый. Ә үзләре дин тоталар. Ислам динен русча тотып булмый, пәйгамбәребез теле бар. Туган телне анадан туганнан гаиләдә өйрәнмәсә, баланы башкача мәҗбүри өйрәтү мөмкин түгел. Хәйран калам: Казандагы олы имамнарыбыз да күбрәк рус телендә аралаша. Имамнар белән урыс телендә тапшыру ясыйлар. Нинди милләт өчен икән соң ул тапшырулар? Әле ярый «Болгар» радиосы тапшырулары татар телендә, рәхмәт аларга. Радиодан да зыялы шәхесләребез, шагыйрьләребезнең тарихлары, язмалары турында ишетәсе килә.

Мин үзем олы яшьтәге сугыш ятиме. Бик күп йөрдем илләр гизеп, язмышыма буйсынып. Төрле телләрдә сөйләшергә туры килде. 30 елга якын рус телендә эш кәгазьләре алып бардым. Телләр белү гаеп түгел, тик үз ана телеңне оныту җинаятьтер дип уйлыйм. Безнең буын ач-ялангач булса да, бәхетле булган. Чын укытучылар укытты безне. Бүген дә истә тора Тукаем да, татар һәм рус милләтенең башка классик язучылары да. Классларда 30-40 бала укый идек. Укытучылар беркайчан да, репетиторга барыгыз, димәде, белемне үзләре бирде. Шуның өчендер, бүген дә безнең чорныкылар үзләрен горур татар кешесе итеп саный.

Туган илемә кайткач, мине иң элек хәйран иткәне шул булды: хакимияткә эшем төшеп, татарча гариза язып бирдем. Алмады секретарь, татарча гаризаларны кабул итмибез, диде.

Телебезнең бетүенә китергән, безне милләт буларак какшаткан иң зур бәлабез – катнаш никахлар. Бу бит һәр милләт өчен фаҗига. Яшьлек яшьлек инде, ике яшьнең каны кайнап, бер-берсенә тартыла да, бу халәтне мәхәббәт дип кабул итәләр. Бу минутта берсе дә милләт турында уйламый. Яши башлагач чыга бу ялгышның нәтиҗәсе. Балалар тугач китә беренче каршылыклар, кайнар мәхәббәт сүнә, ел саен каршылыклар көчәя генә. Исем куюдан башлана, чәчен алдырмыйм, чукындырам, сөннәтләтмим дип дәвам итә. Урыс әти яки әни мөселман гадәтләренә риза булмый, татарларга бу ошамый... Күп очракта хатын-кыз барыбер үзенекенә күндерә инде ирен, яки сорап та тормыйча үзенчә эшли. Гомер буе күзәтәм мондый никах белән яшәгән парларны. Катнаш никахтан туган балаларның күбесе бәхетсез була. Бу балаларның туган теле дә, милләте дә, ватаны да юк. Бу балалар төрле агымнарга тизрәк бирешә. Катнаш никахлар озак яши дә алмый, аларның күбесе таркала. Иң күбе – балалары балигъ булганчы яшиләр дә, аерылышалар. Мин барысын да шулай димим, ләкин күпчелегендә очрый бу. Әгәр мөмкин булса, газетада катнаш никахларга багышланган сәхифә ачсагыз, күпләр шунда үз фикерләрен белдерер, яшьләр укып, гыйбрәт алырлар иде. Бу темага язучылар аз. Телевизордан да тапшырулар юк. Ә ул бик кирәк.

Исемем редакция өчен,

тәхәллүсем МУЗА,

Мөслим районы

Комментарии