- 13.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №45 (13 ноябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Ә Әҗәл? Барыбер беркөн
Алдыңа чыгып баса.
Тик сине ала алмый ул,
Милләтең алдырмаса.
М.ӘГЬЛӘМ.
IХ халыкара мөселман кинофестиваленең иң олы вакыйгасы булган «Хайтарма» фильмы хакындагы фикеремнең татар матбугаты фикере белән тәңгәл килүе мине бик нык шатландырды.
«Шәһри Казан» гәзитендә шагыйрь Фәнил Гыйләҗев фестивальнең «Хайтарма»сы биеклегеннән чаң сукса, Фәнзилә Мостафина нечкә дипломатик тел белән фестивальдә килеп туган мәсьәләләрнең икенче ягын яктырткан.
Аңлаган кешегә мәкаләнең исеме генә дә күпне сөйли: «Татарча сөйләргә яра(т)мый торган фестивальдән соң…» һәм бүлеккә куелган исем дә: «Мөселманлык янына татарлык сыймый». Әйе, халык ахмак түгел, болай ярым эзоп теле белән язганны да аңлар аңлавын, тик менә шул Тукаебыздан ук зур, көчле, моңлы, әдип бәясен алган халыкның бүген дә көчле рухлы, милли җанлы, берләшергә, үз сүзен әйтергә сәләтле икәнен күрсәтүдән ник куркырга соң?
Ф. Мостафина мәкаләсеннән фестивальдә, Нәҗибә Сафина әйткәнгә генә, аның сүзен тыңлап кына, оештыручылар татарча сөйли башлаган икән дип аңларга була. Хакыйкать бөтенләй башкача бит. Чынлыкта фестивальне алып баручылар минем үтенеч-таләпләремә төкереп тә бирмәделәр. Мыскыллы карашлар белән: «Кто ты такая, чтобы нам что-то указывать!» – дип, чүпне өреп җибәргәндәй очырып кына җибәрделәр. Алай гына да түгел, сакчылар ярдәмендә «Родина»дан ук чыгармакчылар иде, мин залга кереп өлгердем һәм халыкка мөрәҗәгать иттем. Төгәлрәге, залга җыелган тамашачыларның миңа мөрәҗәгатен бар тавышка кычкырып кабатладым: әгәр дә безнең дәүләт телебез булган татар телебез инкярь ителә икән, фильмны карамыйча, залдан чыгып китәчәкбез.
Әйе, җыелган халыкның фильмнарны бик тә карыйсы килә, залдан чыгарга бик үк ашыкмаучылар да юк түгел иде. Әмма кешенең милли горурлыгы хакында сүз катып, алларына тезләнгәнемне үк күргәч, халыкның күпчелеге торып, чыгу ягына юнәлде. Шулчак залга оештыручыларның берсе кереп, миңа залда халыкара жюри утыруын һәм алар алдында татар теленең хокукларын яклап сүз әйтүнең хурлык икәнен аңлатырга тырышты. Барып чыкмагач, ике сакчы кереп, минем ике ягыма бастылар һәм «Пройдемте с нами!» – дигән фәрман бирделәр.
Ә мин нинди тәртипсезлек эшләдем соң әле? Мин бит шушы залда утырган татар милләтенең үтенече белән аларның ихтыярын һәм үз дәүләтемнең дәүләт телен яклап сүз генә әйттем. Язучы, шагыйрь буларак минем моңа тулы хокукым бар, алай гына да түгел, мин халык ихтыярын белдереп үз сүземне әйтергә тиешле зат. Шулай булмаса, мин ник шагыйрь дип аталам соң әле? Ә халыкара жюридә туган телләрен, туган илләрен дә сөймәгән шәхесләр утырмыйдыр бит инде. Аннары, минем Конституциядә каралган хокукларыма шул ук хокук органнары хезмәткәрләре дә хөрмәт белән карарга тиеш лабаса!
Залда, Ф.Мостафина әйткәнчә, ак яулыклы әби-апалар гына түгел, хөрмәтле аксакаллар да, галим-язучылар да, укытучы-мөгаллимнәр дә, сәнгать әһелләре, студентлар да бар иде. Әйе, шуларның күбесе ак яулыклар һәм түбәтәйләрдән мөселман кануннары буенча яшәүче иманлы затлар иде шул. Мин шуларга мөрәҗәгать итеп: «Хәзер мине алып чыгып китәчәкләр дә, кабат үзләре теләгәнчә генә, безнең телебезне инкярь итеп, эшләрен дәвам итәчәкләр. Сез мине боларга биреп чыгарасызмы?» – дип сорадым. Халык фәкать «Юк!» дип, оран салгач кына, залдан сакчылар чыгып китте һәм оештыручылар Татарстанның дәүләт телендә дә сөйләргә ризалык бирделәр.
Фестивальне алып баручы татар телебездә сөйләп җибәргәч, залдагы халыкның туган телебезне ничекләр алкышлавын күрсәгез, ишетсәгез икән!
Әле мин урыныма килеп утыргач та, яныма бер бик тә җитди кыяфәтле бәндә килеп: «Я – представитель государства!» – дип янап, мине залдан чыгарырга тырышты. Ләкин, карагыз инде, бу кеше кайсы дәүләт вәкиле икән дә, кайсы дәүләт мәнфәгате өчен көрәшә икән? Урынымнан селкенмәдем дә, чөнки мине янымдагылар бер генә кеше түгел, тулы бер полк белән дә тартып ала алмаслык итеп тотканнар иде инде. Әле шул кадәре дә билгеле булды, инде өченче көн рәттән Татарстанның дәүләт Советы депутаты, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев сүзләренә дә колак салмаган булып чыкты фестивальне алып баручылар.
Сәер алар өчен кем боерыгы боерык та, кемнәр алар өчен кемнең койрыгы гына икән соң?
Инде килеп, Ф.Мостафина мәкаләнең боҗрасы итеп төйнәгән сүзләргә игътибарыгызны юнәлтәсем килә. Мәкалә авторы чынлап та вакыйгаларның җир асты агымнарын да бик нечкә тоемлаучы һәм шагыйрь Ренат Харис әйткәндәй, «Мылтык көпшәсе эчендә ядрә белән дә бәрелешмәскә сәләтле татар» икән. Ник татарның татар фильмы төшерергә үз студиясе юк дип тә, мөселман кинофестиваленә татар телендә, татар әсәре нигезендә ник бер фильм төшерә алмаганнар дип тә, никләр генә шундый бай табигатьле, нефтьле, газлы һәм башка байлыкларга ия Татарстанның гел үз мәнфәгатьләренә акчасы җитми дип тә, ул акчалар кая гына агып бара да кемнәргә генә һәр татарстанлыдан унар тапкыр артык хезмәт хакы алырга мөмкинлек бирә икән дип тә, ник Татарстан Дәүләт Советы депутатлары шул хәлләр белән ризалашып тора икән, – дип тә сорамый инде. Сорамый, чөнки бик күп нәрсәләрдән һәм бик күп кемсәләрдән өметен өзгән халык та бирми ул сорауларны бүген, чөнки ул сораулар милләт өчен инде күптән риторик сорауларга әверелгән кебек. Ә фильм юк. Салават Юзиевнең эшләнеп бетмәгән картинасын төшерергә фәкать гениальный актерларны гына чит җирләрдән китереп тезеп утыртып күрсәттеләр. Бәй, үз киностудияң булмагач, фильмнарда уйнамагач, уенча уйламагач, кайдан килеп чыксын ди ул татарда гениаль актерлар? Шулай, чынлап уйнап кына күрсәтер өчен, чынлап яшәп карарга гына булса да кирәктер шул. Ә коллар яшәми, тереклек кенә итә. Шуңа күрә дә татар милләте хакында «Орда» ише фильмнар төшерелә, алар иң югары призлар ала һәм аларга каршы бернинди чара да күрелми. Хакыйкатьне дә үз вакытында ачыклап бармасаң, тарихи ялган киләсе буыннар өчен «хакыйкать» булырга дәгьва итә икән.
Татар галимнәре, тарихчылар, язучылар – барысы да «Орда» фильмының эчтәлегенә карата үз ризасызлыкларын белдерсәләр дә, рәсми рәвештә Татарстан бу фильмга мөнәсәбәтен белдермәде дип беләм. Ә Салават Юзеев бар халык алдында «Орда» фильмына үз мөнәсәбәтен белдерде һәм үзе иҗат иткән фильм «Орда» фильмына капма-каршы эчтәлектә булачагын әйтте. Алай да әйтми китү мөмкин түгел, булачак фильмнан минутлык кына күрсәтелгән манзара да җанны өшетте, чөнки фильмда һәр деталь символик йөккә ия бит. Ягъни шушы күренеш тә каршылыклы уй-фикерләргә этәрде. Ф.Мостафина бик оста, бик нечкә стильдә фестивальнең бик тирәндә яткан җитешсезлекләрен күрсәтә алган. Афәрин! Шулар белән беррәттән мин бу фестивальнең иң олы уңай ягы – милләттәшләремне берләштерү гайрәтенә ия булуы хакында әйтер идем. Без бүген шул таркаулыгыбыз аркасында, оешып, берләшеп үз вакытында үз сүзебезне әйтмәү, үз хокукларыбызны якларга да куркуыбыз аркасында коллык богауларыннан арына алмыйбыз түгелме?
Әйләнәм дә тагы Аңа кайтам. Халык шагыйре Мөдәррис Әгьләмнең «Бүгенге көнебез»ендәгечә безнең бүгенге хәлебез:
«Ханнар илә ханнар орышалар, –
Оештыра аны ханчыклар.
Халыкларның иягеннән, илнең
Ирен читләреннән кан чыккан.»
Нәҗибә САФИНА.
Комментарии