Бер эшләсәң – гөнаһ, ике эшләсәң – гадәт

(татар халык мәкале)

Көз көне «Колхоз базары»нда җиләк-җимешләр карап йөргәндә, яныма бер карчык килеп: «Сыйнук, сичас ыскулькы вриме?» – дип сорады. Мин аңа: «Әби, күтәрелеп карагыз әле, мин урыска охшаганмы?» – дидем. «Түбәтәйле икәнеңне күреп торам, прусты привичкы инде», – дип әйтеп куйды карчык. Гадәт китми, чир китә, диелгән бит татар халык мәкалендә... Бу – бердәнбер очрак түгел, Казан урамнарында йөргәндә күп кеше (татарлар турында әйтәм) үз гозерен урысчалатып сорый, чөнки ул гадәткә кергән. 

Нәрсә соң ул гадәт? «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә бу хакта болай диелгән: «Гадәт – гарәп сүзе, кемнең дә булса тормышындагы даими, гадәткә әверелгән тәртибе, үз-үзен тотышы, характер үзенчәлекләре».

Гадәт – кешенең икенче табигате дә диләр халыкта, чөнки берәр эшне башкарганда, ул берни уйламый, гадәт буенча аны үзеннән-үзе үти. Гадәтнең төрләре гаять дәрәҗәдә күп: ниндидер һөнәр, көнкүреш, шәхси, социаль, психологик, хисси, физик, үз-үзеңне тоту белән бәйләнгәннәр һ.б. Өстәл янына ашарга утыру алдыннан кулны юу, «бисмилла» әйтү, ашаганда сөйләшмәү, тукланганнан соң «амин» итү, өстәл өстен сөртеп, савыт-сабаларны юып кую һәм шундый башка эшләр гадәткә кергән булса, алар үзеннән-үзе эшләнәчәк. Кайберәүләр эштән өенә кайтканнан соң, киемнәрен төрле җиргә, төрле бүлмәгә салып аталар да, аш бүлмәсеннән тәлинкәгә азык салып, кунак бүлмәсендәге телевизорны кабызып, аның каршындагы диванга утырып ашый башлыйлар. Өйдәгеләр белән тиешенчә аралашмыйча, алар белән бергәләп өстәл артына утырып ашамыйча, үзләре теләгәнчә (гадәтләнгәнчә) эш итәләр. Мондый гадәт макталмый, әлбәттә. Димәк, гадәтнең яхшысы да, начары да була. 

Хәзерге заманга ыгы-зыгылык, гаять тиз үзгәрүчәнлек, күп мәгълүматлылык, коточкыч ритмлылык хас. Шуларга яраклы яхшы, күркәм гадәтләр дә булдырырга тырышырга кирәк. Әйләнә-тирә мохиткә яраклашу да мөһим роль уйный. Кеше миенең эшчәнлеге шулар нәтиҗәсендә үзгәргән шартларда яңа гадәтләр барлыкка китерә. 

Психологлар раславынча, кешедә гадәт 21 көн үткәч барлыкка килә. Моның өчен ул һәр көнне билгеле бер эшне, хәлне, хәрәкәтне башкарырга тиеш. Үзегездә яхшы гадәт булдырырга теләсәгез, бу киңәшне онытмагыз! Гадәтләнеп бетмәгән очракта, аны тагын берничә тапкыр кабатларга кирәк булачак. 

Начар гадәтләр тиз генә китми шул. Тауны күчерү ансат, гадәтне бетерү кыен, дигән халык. Берәр эшне башлар алдыннан кеше үзенең игътибарын аны үтәүгә юнәлтергә һәм, һичшиксез, алга куелган максатны җиренә җиткереп башкарылачагына нык ышанырга тиеш. Шулар белән беррәттән, үзендә яңа файдалы гадәтләр булдыруга да көч куярга кирәк. Бу эштә тирә-юньдәгеләр, туган-тумачалар, дус-ишләр дә булышлык күрсәтсә, аңа уңай тәэсир итәчәк һәм ул үз максатына ирешәчәк. 

Кеше өчен иң файдалысы – сәламәт яшәү рәвешен күркәм гадәт итү. Икенче яктан караганда, бу – үз организмын билгеле бер режимга салу дигән сүз: вакытында йоклау, уяну, туклану, эшләү, ял итү һ.б. Мөселманнар моны ислам дине кануннары белән бәйләп аңлаталар. Дөрестән дә, һәр нәрсәне үз вакытында башкару, үзеңне аңа гадәтләндерү бик зур файда китерә. Кеше физик яктан гына түгел, рухи яктан да канәгатьлек ала, шундый күркәм гадәт белән (сәламәт яшәү рәвеше белән) баласын да тәрбияли, картлык көнендә тиешле хөрмәткә дә лаек була... Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен дә онытмаска кирәк, чөнки аларның нигезендә милләтебезнең асылы ята. Көндәлек тормышта әйләнә-тирәдәге кешеләр белән (нинди милләттән булуына карамастан) дустанә яшәү зарур. Зарарлы, начар гадәтләребездән арынып, яхшы, күркәм гадәтләрне үзебездә күбрәк булдырырга тырышыйк! 

Лаеклы ялдагы мөгаллим,

Хезмәт ветераны Нияз Бишбалта, 

Казан шәһәре

Комментарии