Төбәк тарихчылары җыены

Төбәк тарихчылары җыены

21нче сентябрь көнне Әгерҗе районының Шаршады авылында төбәк тарихчыларының беренче зур җыены үтте. Моны хәтта бу төбәк өчен тарихи вакыйга дип тә әйтергә мөмкин, чөнки Әгерҗе районында татар краеведларының болай күпләп җыелганы юк иде әле. Ни өчен Шаршады авылы, дигәндә, моның да сәбәбе бар – чөнки ул тарихка үзенең данлыклы Тәфкилевләр утары, шунда кадерле кунак булган Гаяз Исхакыйлары, утар хуҗасы, армия генералы, кумык милләтеннән булган Шәех-Алилары, аның улы, татарга гарәп хәрефле язу машинкалары ясап биргән Әскәр Шәехәлиләре белән кереп калган бит! Шуңа күрә җыенда Шәех-Алиның Дагыстаннан килгән якташы – Абдрахман Хаҗи улы Мөхәммәтнең катнашуы бер дә гаҗәп түгел, чөнки Шәех-Али Дагыстанда милли каһарман. Ә Абдрахман Хаҗи улы Мөхәммәт исә Дагыстанның Удмуртиядәге вәкиле икән. Шаршады халкы кадерле кунакларны бәлешләр пешереп каршы алды, ә табынны Дагыстаннан килгән җиләк-җимешләр бизәде. Авыл өстендә азан моңы яңгырап торды...
Әгерҗе төбәк тарихчыларының бу мәртәбәле җыенында Мәскәүдән якташлары, татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессының рәисе Рөстәм Ямалиев та катнашты һәм чыгыш ясады. Шулай ук Бөтенрусия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең бюро әгъзасы һәм «Туган җир» журналының редколлегия әгъзасы буларак, бу җыенда мин, Фәүзия Бәйрәмова да катнаштым һәм үз сүземне әйттем. 
Төбәк тарихчыларының очрашуы авыл музееннан башланып китте, анда мәктәп балалары кадерле кунакларны шигырьләр сөйләп каршы алды. Музей белән танышканнан соң, төбәкчеләр үзләренең эшләрен мәдәният йортында дәвам итте, аларның эше «Түгәрәк өстәл» форматында узды. Түбән Кама шәһәреннән мөселман яшьләре үзәге җитәкчесе, шулай ук Кама аръягында татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы рәисе Даут Хәбибуллин Коръән укыды, Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин дога кылып, фатыйхасын бирде. Кичкетаң авылы имам-хатибы, элеккеге мөхтәсиб Азат хәзрәт Гатин Шаршады авылы мәчетенең тарихын сөйләде, бу тарихи бинаны саклап кала алмауларына борчылу белдерде. 1891нче елда Сәетгәрәй Тәфкилев кызы Өммегөлсем-Шәех-Али акчасына салынган бу гаҗәеп матур мәчет бинасы совет чорында мәктәп тә, китапханә дә, кибет тә була, 2009нчы елда ул янып юкка чыга, аның урынына фельдшер-акушерлык пункты салып куялар.
Шаршадының төбәк тарихчысы, туган авылы турында китап язып тәмамлаган Зөлфия Нәфыйкова «Бер тарихта мең тарих» дип аталган бу очрашуны презентация рәвешендә алып барды, кечкенә авылның зур тарихы экраннарда чагылды. Без анда Тәфкилевләр утарындагы Ак сарайны да, Гаяз Исхакый тезләнеп намаз укыган Ак мәчетне дә, Шаршадының тарихи үткәнен, бүгенгесен дә күрдек. Авыл бүген дә шактый нык күренә, аның башлангыч мәктәбе, яңа мәчете, мәдәният йорты, бай китапханәсе, музее бар. Табигате бик матур, тарихы бик бай. Инде Зөлфия ханымның Шаршады турында китабы да басылып чыкса, бу тарихны бөтен татар халкы беләчәк, ин шәә Аллаһ! Шунысын да әйтергә кирәк, Зөлфия Нәкыйп кызы Дагыстанда, Шәех-Алиның туган авылы Эндирейдә дә булып кайтты, бу затлы нәселгә караган башка кешеләр белән дә элемтәдә тора. Тарих менә шулай языла ул!
Балачагы һәм яшьлеге Шаршадыда үткән талантлы уйлап табучы, Казанда «Пишмаш» заводына нигез салучы һәм аның директоры, репрессия корбаны Әскәр Шәех-Али улы турында да китап язылган булып чыкты. Ул 2019нчы елны Казанда басылып чыккан, урыс телендә, «Эхо веков. Судьба изобретателя» дип атала, аның авторы – Маргарита Шәмсетдин кызы Бәдретдинова. Билгеле булганча, Әскәрнең хатыны – Суфия Шаһбазгәрәй кызы данлыклы Әхмәровлар нәселеннән, Заһидә Тинчуринаның бертуган апасы. Гаяз Исхакый да Шаршадыга шушы яшь гаилә янына кайтып йөри, алар Петербургтан дуслар була, болар хакында Рабит Батулла язмаларыннан да укып белергә мөмкин.
Соңгы бер елда Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе бүлеген гомерен педагогикага, яшь буынга татар телен һәм әдәбиятын укытуга багышлаган Вәсилә ханым Хәкимова җитәкли. Һәм ул үзенең төп игътибарын татар авылларына, аларның тарихын һәм бүгенге тормышын өйрәнүгә юнәлтте. Без аның белән шушы вакыт эчендә унбишләп авылда булдык, халык белән очраштык, проблемаларны өйрәндек, аларны Вәсилә ханым район җитәкчеләре алдында да күтәрде. Шунысын да әйтергә кирәк, Шаршадыдагы төбәк тарихчылары җыенын өч кеше үз өстенә алды һәм башкарып чыкты – Әгерҗедән Вәсилә Хәкимова, Шаршадыдан Зөлфия Нәфыйкова һәм Кичкетаңнан эшмәкәр, Әгерҗе районы төбәк тарихчылары оешмасының җитәкчесе Рамил Маннапов. Кызганыч, Казаннан, Бөтендөнья татар конгрессыннан килүчеләр булмады, һәрхәлдә, аларга бу хакта алдан кат-кат әйтелгән булса да... Рамил әфәнде бу җыенда Әгерҗе төбәгенең мең еллык бөек тарихы, ул тарихта күрше удмурт, мари, чуаш халыкларының да зур өлеше барлыгын сөйләде. Ул үзе дә Әгерҗе районының мәчетләре һәм чишмәләре турында китап язып тәмамлаган.
Җыенга районның бик күп авылларыннан төбәк тарихчылары, шул хакта китап язучылар, язып ятучылар, музей хезмәткәрләре, китапханәчеләр килгән иде. Менә алар – Әгерҗе, Кичкетаң, Иж-Бубый, Биектау-Мордыбый, Уразай, Кодаш, Тәберле, Салагыш, Тирсә, Кырынды, Исәнбай, Иске Эсләк, Нарат, Шаршады үзе... Моннан тыш Әгерҗе үзәк китапханәсеннән, «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы редакциясеннән, Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы редакциясеннән дә вәкилләр бар иде. Бүгенге көндә Әгерҗе районы татар авыллары турында 15 китап язылган, кайбер авторлар бу җыенда да катнашты. Эльза Сибгатова – «Бөек Себер юлында Биектау», Тәнзилә Ибраһимова – «Чал тарихлы Уразаем», Гөлфидә Мәрданова – «Иске Эсләгем – гомер бишегем» китапларының язылу тарихын сөйләделәр, Раиф Гәрәев һәм Алсу Хисмәтуллина Иж-Бубый тарихын, Шаршадыдан Раушания Баһаветдинова Шәех-Али турында, Әгерҗе үзәк китапханәсеннән Миләүшә Шәйхетдинова талантлы һәм фаҗигале язмышлы татар шагыйре Даут Гобәйди хакында, Даут Хәбибуллин туган авылы турында чыгыш ясадылар. Мәскәү кунагы Рөстәм Ямалиев исә әнисенең туган авылы Салагыш, әтисенең туган җире Уразай турында бик кызыклы мәгълүмат бирде. Ул шулай ук Әгерҗе төбәгендә туып-үскән танылган шәхесләр турында документаль фильм төшерергә җыенуларын хәбәр итте, алар турында төгәл мәгълүмат сорады. Рөстәм әфәнде үзе белән «Үз җиремдә – үз телем» дип аталган китапларын да алып килгән иде, аларны халыкка бүләк итте. 
Минем чыгышым исә ике өлештән торды, беренчесе – Әгерҗе районында төбәк тарихын өйрәнүнең торышы, икенчесе – Биектау авылында туып-үскән күренекле тел белгече, күп дәреслекләр авторы, педагог-профессор Мөхетдин Корбангалиев һәм аның нәсел дәвамчылары турында. Билгеле булганча, Мөхетдин Корбангалиевның тууына быел 150 ел тула, әмма аны Казанда зурлап билгеләп үтәргә җыенмыйлар. Аны Әгерҗедә яки туган авылында булса да билгеләп үтү турында сүз булды. Мөхетдин Корбангалиевның репрессия корбаны булган кызы Мөкәррәмәнең фаҗигале язмышы да күпләр өчен яңалык булды. Кызганыч, монысы да безнең тарих. Һәм без аны белергә тиеш.
Әйе, татар җәмгыятендә төбәк тарихын өйрәнүчеләр бик нечкә, аз санлы, әмма бик затлы катлам. Бу эшкә теләсә кем тотына алмый, тотынса да, башкарып чыга алмый. Авыл җирендә яшәп, тарих язу бик авыр, чөнки бөтен архивлар, зур китапханәләр, кирәкле оешмалар барысы да шәһәрләрдә. Интернетта да бөтен нәрсә юк, барыбер кирәкле материалны күп очракта аягың белән йөреп табарга туры килә. Инде язып бетергәч, китап итеп чыгарырга акчасы кирәк, авыл халкында андый акча юк, ә хакимият ярдәм итәргә атлыгып тормый. Ярый да авылдан берәр бае булып, ул ярдәм итсә, әмма ул очракта китапның күп өлеше аның турында булырга мөмкин. Менә шундый зур каршылыкларны уза-уза гына дөньяга килә ул төбәк тарихы турында китаплар! Ә аларның авторларын күп очракта Казан белми дә, презентацияләр турында сүз дә була алмый. Югыйсә вакытларын, гомерләрен туган авыллары турында китап язуга багышлаган бу фидакарь затлар рәхмәтнең иң олысына, кадер-хөрмәтнең иң зурысына лаек бит, чөнки алар милләт тарихын язучылар! Шуңа күрә, мин алар янында, алар белән...
Фәүзия БӘЙРӘМОВА, 
язучы, тарих фәннәре кандидаты

Комментарии