«Өнсәлеләр Мәскәүне хөкем итте»

«Өнсәлеләр Мәскәүне хөкем итте»

авылы халкы судта җиңеп чыкты. Август аенда ук ябылу карары чыгарылган районындагы мәктәбен авыл халкы барыбер яптырмады. Балалар авылына укырга бармады, укытучылар эштән алынса да, балалар укытуны дәвам итте – нәтиҗәдә мәктәпкә йозак салынмады.

Август аенда Биектау районы хакимияте Өнсә тугызъеллык мәктәбен башлангычка калдыру турында карар чыгарды. Шуның нигезендә укытучылар эштән алынды, балаларны күрше Әлдермеш мәктәбенә автобус йөртергә тиеш иде. Әмма авыл халкы җыйналып, моңа каршылык белдерде, җыеннар оештырды һәм мәктәпне яптырмау турында халык карарын чыгарды. Җирле хакимият моңа колак салырга теләмәгәч, авыл халкы исеменнән Роберт Габделхаев Биектау түрәләренең мәктәп ябу карарын законсыз, дип табуын сорап судка бирде. Халык фикеренчә, Өнсә һәм Әлдермеш арасындагы юл начар, анда һәрдаим аварияләр булып тора. Шуңа халык балаларны күрше авылга җибәрергә шикләнә. Гомумән, канун буенча авыл халкы каршы чыкса, мәктәпне яба алмыйлар.

Судта Биектау районы мәгариф бүлеге башлыгы Ринат Хәсәнов, район Советы белгече Лилия Шамгулова Өнсә мәктәбен ябуны яклады, төрле сәбәпләр уйлап чыгарды. Мисал өчен, мәктәп бинасы эчендә бәдрәф юк икән. Аннан укучыларның имтихан күрсәткечләре мәсьәләсендә бәхәс чыкты.

Роно мөдире өнсәлеләр имтиханны начар бирде дисә, укытучылар моның киресен әйтә. Гомумән, 10-11 сыйныфта Әлдермеш мәктәбендә укыган Өнсә балалары үзләрен һәр яктан лидер итеп тота. Инде бер атна буе Әлдермеш директоры Фәнис Насруллин Өнсә балаларын укырга килүләрен көтә. Ләкин аларны алырга барган автобус буш кайта.

Судка килгән депутат Туфан Миңнуллин мәктәп япкан район хакимиятен тәнкыйтьләми. Чөнки алар 131нче федераль закон нигезендә авыл мәктәпләрен ябарга мәҗбүр, ягъни закон буенча мәктәпкә акча бала башына бирелә. Әгәр бер сыйныфта 14 укучы булмаса, мәктәпкә ябылу куркынычы яный. Туфан Миңнуллин моны Мәскәүнең әшәке законы дип, атый.

– Район хакимияте әшәке законны үтәргә мәҗбүр. Дәүләт Советы Думага әлеге законны үзгәртү турында мөрәҗәгать кабул итәчәк. Һәр республика мәгарифкә бюджетны үзе бүлергә тиеш. Балама татарча укырга мөмкинлек бирмәгән ил – минем Bатаным түгел. Мәгариф министры A.Фурсенко мәгарифне юкка чыгарды, – ди Туфан Миңнуллин.

Хакимиятне сүккән Туфан Миңнуллинга Өнсә мәктәбен ябуны яклаган Лилия Шамгулованың үз дәгъвасы бар: «Ни өчен Дәүләт Советы мәктәпләргә акчаны күбрәк бүлеп бирми?» Туфан Миңнуллин исә хәзер Дәүләт Советының бер хокукы да юклыгын әйтергә мәҗбүр булды.

Шактый озак барган судтан соң судья хөкем карары чыгарды. район хакимиятенең мәктәп ябу карарын канунсыз дип тапты. Шулай итеп, Өнсә мәктәбе сакланып калды. Укытучылар шатланышып, бер-берсен җиңү белән котлашты. Әмма Өнсә халкының җиңүе район хакимиятен шатландырмады. Лилия Шамгулова карары белән килешмәүләрен, моны Югары судка шикаять итәчәкләрен белдерде.

Судта катнашкан исә Өнсә мисалы мәктәпсез калырга торган авылларга бер үрнәк булыр дигән фикердә. Чөнки бу уку елында Татарстанда 188 мәктәп ябыла, 262се үзгәртеп корыла.

Ахырда шуны әйтергә кирәк, судта өнсәлеләр җиңсә дә, хакимият бу мәктәпне барыбер ябачак. Шуңа алга таба авыллар мәктәпләрне үз акчаларына тота башлау турында уйланырга, революциягә кадәр эшләгән җәмгыять, мәхәллә системасына кайта башларга тиешләр. Чөнки башка юл юк. Хакимият үз эшен барыбер эшләячәк, система көпчәге мәктәпне барыбер изеп китәчәк.

Саша ДОЛГОВ.

Tatartime.com

Комментарии