Устав искергәнме, яңарамы әллә ямаламы?

Устав искергәнме, яңарамы әллә ямаламы?

Язучылар Берлегенең төп чакырылышы – язучыларның мәнфәгатьләрен кайгырту. Хәлбуки, шәхсән үзем андый кайгыртуны тоям дип мактанырга кыймыйм. Илле тулгач, телефоннан шалтыратып булса да котламадылар, алтмыш яшем уңаеннан да әлеге оешма әгъзасы исәбендәге, җиде китап авторы мин фәкыйрьгә открытка юллап та мәшәкатьләнмәделәр. Җитмеш тулганда, шул датага турылап, оешмадан чыгарып ук болгамасалар рәхмәт әйтергәдер, бәлки, дип, дер калтырап торган көн...

«Казан утлары» журналының «Милициянең йөз кызыллыгы» исемле, тәртип сагындагы хезмәткәрләргә хәерхаһлы бәянымны 10 ел чыгармый яткырганы онытылмый. Якташ әдип Нурислам Хәсәновка рәхмәт, үзенең милли түрәләрнең чын йөзен ачкан романын да ун ел тозлап яткыруларын әйтеп, тынычландырды. «Идел» журналында 2019нчы елны баш мөхәррир Радик Сабировтан, әсәреңне апрель аенда басабыз, журналның 20 санын сиңа калдырабыз дигән хатыннан соң, «Кукуруз чәкәне» исемле, Сталинны рус әйтемендәге «янгыннан соң насос» төслеләр өере дулкынында орышмый гына, аның бүгенге тормышта, күңелләрдә тоткан урынын искәрткән хикәямне соң моментта «максатка яраксыз» дип тыюлары да үпкә-сапкаларга урын калдырды. Ул хикәя тора-бара рус һәм татар телендә чыккан китапларыма керде, ирекле матбугатта дөнья күрә алды һәм аңарда беркем бернинди криминал тапмады. Русияне данлаучы китап язу өчен грантлар бирелүе һәм инде басылган шул китапны кабаттан «Казан утлары» журналында «Хәл бу ки» исеме астында бастыру «максатка ярашлы» булуы янәшәсендә, үги авторларга карата әнә шундый «җылы» мөнәсәбәт... Әлеге ватанга кизәнү фактына галимә Хабетдинова ханымның кискен ризасызлык белдерүе игътибарга лаек. Ә менә җомга намазы вакытында яшь мулланың Коръән укырга килгән туташ белән җенси мөнәсәбәткә керүе турындагы «Күкләр никахы», янә килеп хокук сагында торучыларны адәм актыклары итеп сурәтләгән «Бер утыру – бер гомер» исемле әсәрләрнең ансат кына дәүләт кайгыртуындагы, налог түләүче хисабына төп әдәби журнал түренә уздырылуы максатка ярашлы икән...

Матбугатта мине өер белән «тәрбияләү» ниятеннән мәкаләләр дә басылгалады, аларга хәл кадәри җаваплар да биреп бардым кебек. Аерым бер шәхескә төркем белән ябырылу тәҗрибәсе уңаеннан, социаль челтәрдәге бер репликага юлыкканым булды. Аның авторы, көнчыгыш илләрендәге базарларда кәсеп итүче каракларның, үзләренә эшне җиңеләйтү өчен, берәр ишәкнең арт шәрифенә әрчеп кызыл борыч кыстыруларын, һәм бәлагә тарган хайванның акыра-бакыра һәрнәрсәнең астын өскә китерүен бәян итә һәм кемнең дә булса уңышлы чыгышы кайберәүләрне әнә шундый ишәкләр хәлендә калдыра, дигән нәтиҗә ясый. Бездәге байтак кына әдипләрне дә Зифа Кадыйрова, Гүзәл Яхина романнары әнә шундый аяныч хәлгә куйды түгелме икән?

Язучылар берлегенең яңа уставына проект юллауларын, һәм шуны кабул итәргә 8нче апрель көнне җыенга чакырылуымны, яңа устав нигезендә язучылар ай саен взнос түләргә тиеш булуы, һәм башка кайбер бәхәсле моментлар хакында ирекле матбугатта язган идем. Әллә шул мәкалә дә әз-мәз тәэсир итте, үзгә тарафлардан да басым булдымы, яңа уставны изге Рамазан аенда җомга көнне планлаштырылган вакытта кабул итү нияте барып чыкмады... Берлектән янә бер хат килеп иреште, анысында яңа устав кабул итү җыены билгесез вакытка чигерелә диелә...

Яңа устав проекты нигезендә взнос түләтү зарурияте уңаеннан янә бер гоман тууга, Интертатта исемле-титуллы әдип Зиннур әфәнде Мансуровның, «һәркемнән елына мең тәңкә алу күп түгел», дип белдереп, күпме күләмдә акча җыю планлаштырылуын аныклавы сәбәп булды. Кем белә, бәлки, премияләр, исем, титуллар алып арган берлек идарәчеләренең үзләренә өр-яңа даими керем чыганагы булдырырга мәтәләнүедер бу, күпчелекне тәшкил итүче пенсионер әдипләрнең юка кесәсенә кереп?..

Күптән җитлеккән мәсьәлә, идарә әгъзасы булу белән премияләргә тиенү дәрәҗәсе бәйләнешен аныклау максатында билгеле бер чорларга аудит, анализлар уздыру сорала. Дәүләт, налог түләүче акчасын оешмабызга юнәлтүчеләрнең дә бу мәсьәләгә карата битарафлыгы аңлашылмый. Принципиальлек җитенкерәмәүдән генәме бу? Әгәр, бәгъзе дәверләрдә шушы яссылыкта турыдан-туры бәйләнеш булуы ачыкланса, ул чордагы идарәләр оешкан җинаятьчел төркем дип аталуга лаек булмаслармы, дигән шөбһәгә да урын кала... Әлеге шөбһә расланган очракта, идарә дигән структурага нокта куелып, исем, бүләкләргә тәкъдим итү һәм раслау хокукы язучылар җыены вәкаләтендә калуы хәерле булыр кебек. Кемнәрнедер кат-кат өчәр тапкыр тәкъдим итүләргә чик куелып, күпчелек башка, шул исәптән үги исәбендәгеләргә форсатлар ачылып куймагае...

Җыенны билгесез вакытка күчерүне хәл иткән соңгы идарә утырышы язучыларны борчыган сорауларга аныклык кертеп тормаган. Мисал өчен, яңа устав буенча Берлек рәисен, ил башлыгын халык сайлаган үрнәктә, язучылар җыены турыдан-туры тавыш биреп билгели алмавы, 21 кешелек идарә әгъзалары мәнфәгатьләрен генә кайгырту, дигән шикне таратырлык аңлатма бирүне сорый кебек. Уставта берлек турында «әдәби конкурслар, төбәкләрдә әдәбият көннәре оештыра, үз әгъзалары өчен әдәби премияләрне гамәлгә куя; һ.б.» дигән пункт уңаеннан да тәфсир кирәк иде. Чөнки, бәйге, конкурста җиңүчеләр, премия алучылар, суммалар күзлегеннән караганда нигездә әнә шул 21 кеше, аларның якыннары, оядашлары арасында гына, күз буяу өчен, статистлар сыйфатында оядаш түгел башкаларны да җәлеп итеп һәм вак-төяк бүләкләргә дә сирәк-мирәк тиендереп бармыймы яки бармасмы? Миңа калса, әдәби гәҗит-журналлардагы мәйдан бүленешенә дә ел саен анализ ясау тәҗел. Ничә процентын шул редакциядә эшләүчеләр үзләштергән, ничә проценты коллегаларына, ягъни башка редакция хадимнәренә, бүленгән гонорар фондының күпме өлеше әдәби редакцияләрдә эшләүчеләргә тотылган, һәм «үги» (Диас Вәлиев тәкрарлавында «чужой») авторлар өлеше ни дәрәҗәдә? Язучылар берлеге әгъзасына уртача алганда ничә процент мәйдан һәм гонорар тәти һәм әлеге 21 кеше төркемендә гомер бакый утыручылар өлешенең күпме тәшкил итүен чагыштыру да кызык булыр иде.

Устав проектында берлек әгъзалары берлек максатларына һәм бурычларына капма-каршы килгән гамәлләр өчен, әгъзалык взнослары түләмәгән, берлеккә әхлакый яисә матди зарар итеп, аның абруен төшергән өчен аннан чыгарылырга мөмкин дигән пункт аныклауга мохтаҗ килеш калган. Сүз бәгъзе әдипләрнең эш урынында хәмер эчү, вак хулиганлык яки зина кылу кебек тискәре гамәлләрен кисәтү яки булдырмау турында барамы, әллә иҗатта, тәнкыйтьтә сүз иреген чикләү күздә тотыламы? Тарихка артык тирән, узган гасырдагы утызынчы елларга кермик, үзебез белгән дәвердә ике әдипне Берлектән чыгару матавыгы булды... Беренчесе – Тукай бүләге лауреаты, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе язучы Диас Вәлиев. Ул «Чужой, или очередь на Голгофу» атлы «роман-документ» дип тәкъдим иткән әсәрендә затлы иҗатка юл бирмәү, талантлы авторларны эзәрлекләү, таптау, бетерергә маташу, максатчан чиргә сабыштыру, хәтта ки җинаять җаваплылыгына, психиатрия ярдәмендә җәзага тартуга турылаулар башында тәгаен иҗат әһелләре торуын тетрәндергеч эзлеклелектә, исем-фамилияләрне атап бәян итте (ул әсәр белән интернетта танышу мөмкинлеге бар). Нәкъ менә Диас ага тасвирлаган ысулда, соңрак «Мирас» журналы баш мөхәрриренең китап булып басылган монографиясендә (фәнни редакторы академик Мансур Хәсәнов) хөкүмәт бүләкләре алган бәгъзе титуллы авторларның әсәрләре камиллектән ерак торуын тасдыйкълаган академик Әхмәт Сәхаповка төркем белән ябырылу шаһиты булдык. Җитмәсә, ул һөҗүмдә дә Диас Вәлиев белән көрәшеп чыныгу алган «иптәшләр» алгы сызыкка чыкты... Танылган әдип Ринат Мөхәммәдиев бу матавыкка бер җыенда сәерсенү һәм ризасызлык белдерсә, сатирик язучы Фәнзаман Баттал тар даирә әдипләр ыргыткан гаепләрен, калкыткан дәлилләрен челпәрәмә китергән «Хакыйкать кадерлерәк» атлы язмасын «Мирас» журналында бастырып чыгарды. Шунда ук мин фәкыйрьнең дә шул дулкында язылган «Кемгә тәүбә итәсе?» исемле язмасы чыгып өлгерде һәм ул шәхси блогыма да эленгән. Аннары, озак та үтми, үзенчәлекле, тар даирә йогынтысыннан азат академик «Мирас» журналы чыгудан туктады... Җирле хакимият яки Мәскәү таләбе яки гаебе белән түгел, ә мәгълүм бер төркем язучылар тырышлыгы белән...

Телгә алынган пункттагы «матди яки әхлакый зарар» дип нәрсәләр саналуы тасдыйкъланмаган һәм 21 хөкемдарга бу хакта төрле трактовкаларга һәм теләсә кайсы язучыны берлектән ансат кына куаларга җирлек калдыруы борчый. Мисал өчен, минем «Казан утлары» журналында басылган «Пегас кашынамы икән?», «Кашка тәкәме, кәҗә тәкәсеме?», «Барыбыз да әзме-күпме Айдарлар», «Төрле-төрле уйласак та...» исемле әдәби тәнкыйть кысасындагы мәкаләләремнән әлеге 21 зат криминал тапмаслармы? «Звезда Поволжья», «Великая Эпоха», «Татарстан яшьләре», «Безнең гәҗит»тә урын алган, Гүзәл Яхинага төркем белән ябырылуларга каршы, әдәби тормышка, әдәби мәйдан, гонорар, премия бүлешүгә кагылышлы мәкаләләр өчен үч алу көтелмиме? Закон кирегә чигенми (закон не имеет обратной силы) дигән кагыйдәне «әхлакый зарар»га таручыларым исәпкә алырлармы? Ягъни, үткәндәге язмаларым өчен сюрприз көтмиме? Яисә яңа устав киләчәктә әлеге темаларга якын бармавымны гына кайгыртамы? Берлектә өлкән яшьтәге әдипләр – күпчелек. Аларны әдәбиятыбызның бик күренекле шәхесләре анда кабул иткән булган... Һәм бүген шуларны да, кем әйтмешли, «сөтле борынлы урындыкпәрвәрләр» ансат кына чыгарып болгый алуы матур түгел... Минемчә, татар әдәбиятын татфак әдәбиятына калдыру, фантастика, фәнни фантастика жанрларының юклыкка турылануга китерүче, грамматика белгечләре монополиясен чикләү максатында редакция, татар тел белеме өлкәсендә фәнни казганучыларга, нәшриятларда кайнашучы, шуларда каләм чарлап лаеклы ялга чыккан язучыларның 21 кешелек «политбюрога» керү өлешенә лимит, әйтик 25 процент билгеләнсә, 25 проценты рус телле язучыларга, калганы халык хуҗалыгында, сәнәгатьтә, медицина, ветеринария, хәрби, хокук сагында торучыларга, эшче-крәстиәннәргә билгеләнсә, мондый кимәл гаделлек хакына максатка ярашлы булмас микән? Әдәби басмалардагы мәйданнарны бүлешүдә дә әлеге категория өчен лимит булдыру комачау итмәс, дип уйлыйм. Аларның налог түләүчеләр хисабына 500әр битле роман-эпопеялар калыплавы күпкә китмәде микән? Үз монополияләрен урнаштыруга ирешкән филолог белемле, редакция урындыкларын иярләгән каләмзатлар, оядаш булмаганнарның иҗатларын санга сукмаса, аңламаса, мәнфәгатьләренә аркылы төшсә, ә эшчәнлекләрен тәнкыйть итүчеләрне ансат кына берлектән чыгарып ташлап «тулы җиңү»гә омтылса, филолог түгел «үги» авторларга үз хокукларын ничек яклый алулары турында да маддә очрамады яңа Устав проектында. 400-500әр мең сум премияләр алуны җайга салган даирә өчен бер төрле, ә әдәби басмаларга әллә нигә бер үтеп, әйтик, 10 ел чират торып әсәр бастыручылар өчен үзгә тарифта гонорар түләү тәртибенең дә әхлак вә канун киртәләренә сыймавы хакында пункт өстәлсә дә артык булмас иде кебек...

Максат Устав проектында аерым ачык шәйләнгән, бүселгән асыл ниятне каплаштыру, итәк-җиңне юридик яклап җыештыру гына микән, сәбәп, ният башкамы – тора-бара бар да аныклана төшәр дигән өметтә калыйк...

Язучылар берлеге әгъзасы Рөстәм ЗАРИПОВ,

Саба районы, Шәмәрдән бистәсе

Комментарии