Кыерсытылган буын

Бөек Җиңүнең юбилей елы – 80 еллыгы якынлаша. Аны зурлап үткәрү өчен әзерлек чаралары бара. Сугышта катнашып, хәзерге көннәргә кадәр исән булганнарга юбилей медальләре һәм 80 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган. Фронтовикларның хатыннарына һәм тыл ветераннарына да юбилей медальләре һәм 55 мең сум акчалата ярдәм булачак икән.
Илнең күп төбәкләрендә (алар 20дән ким түгел) «сугыш чоры баласы» статусы булдырылып, һәрбер төбәк сугыш чоры балаларына үзе булдыра алганча акчалата ярдәм күрсәтеп килә. Ярты Русияне ашатып торучы безнең бай донор республикада моны булдыра алмадылар. Бу турыда күп санлы мәкаләләр бастырылуның һәм төрле югарылыктагы җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп язуларның нәтиҗәсе булмады. Республиканың Аксакаллар шурасы исеменнән Татарстан Дәүләт Советына мөрәҗәгать итеп язылган хатка каршы, бу турыда бүтән язмаска киңәш ителгән рәсми җавап хаты алынды. Шул рәвешле бездәге сугыш чоры балалары онытылган, кыерсытылган, кимсетелгән балалар булып кала.
Мондый ярдәмне федераль үзәк үзе башкарырга тиеш булса да, алар үз өсләрендәге бурычны төбәкләргә авыштырып калдыргач, төрле төбәкләрдә ул төрлечә суммадагы ярдәм булды. Кайберләрендә, бездәге шикелле, бернинди ярдәм дә булмады. Шулай да, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына булса да, бездә дә сугыш чоры балалары искә алыныр бәлки, дигән өметләр акланмады.
Ул елларда производствода эшләүчеләргә хезмәт хакы үлмәслек дәрәҗәдә генә түләнсә, колхозда эшләүчеләргә хезмәт хакы бөтенләй дә булмады. Авыл халкы үз көче белән үз хуҗалыгында булдырган ит, май, сөт, бәрәңге, йомыркаларын үзләре ашый алмыйча, балалары ачка үлсә дә, аларны салым өчен тапшырды. Аны түләмичә калып булмый иде. Дүртенче сыйныфны тәмамлаган 12 яшьлек балалар колхозда бушка эшләргә мәҗбүр ителде. Сугыштан соңгы илне аякка бастыру да шул ук сугыш чоры балалары катнашында башкарылганын онытмасын иде хөрмәтле җитәкчеләр.
Соңгы елларда тынычлыкта яшәп, тормышлар бераз рәтләнә башлагач, яңадан тынычлык бетерелде. Тимер табутларда кайтарылган мәетләрнең якыннары үз хәлләрен үзләре генә белә торгандыр. 
Рәисебез Р. Миңнеханов ил Президенты В. Путин белән очрашу вакытында Татарстаннан 38 меңнән артыграк кешенең хәрби операциядә катнашуы турында әйткән иде. Шуларның 18 меңнән артыгы республикадагы медицина бүлекләрендә дәваланулары, 3 меңгә якын сугышчыга операция ясалуы турында мәгълүмат бастырылган иде. 
Илдә халык саны кимемәсен өчен яңа туган балаларга шактый зур күләмдә ярдәм күрсәтелүгә карамастан, туучылар үлүчеләргә караганда азрак икән. Хәрби бәрелешләрдә һәлак булучылар һәм аларның тумый калган балалары халык санын арттыра алмас бит инде.
Хәзерге хәрби операция туктатылып, бүтән беркайчан да сугышлар булмас дигән өмет белән яшисе килә.
Рәфкать ИБРАҺИМ
Казан шәһәре

Комментарии