- 13.04.2025
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2025, №4 (апрель)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Депутатлар тик ятмый – демография турында кайгырта. Соңгы арада телевизор кабызсаң да, социаль челтәрләрне күзли башласаң да – Фәлән Фәләневич бала табучыларга ярдәм итәргә тәкъдим итте, бишенче балага фәлән мең сум акча бирәләр икән, алтынчы бала алып кайтсаң – җиденчесе бүләккә, ише яңалыкларга тап буласың. Мондый ярдәм хакында әллә ничә ел сөйләнсәләр дә, яшь парлар балалы булырга ашыкмый. Балалы булу кыйммәткә төшә хәзер, ди алар.
Саннарга күз салыйк: Русиядә туучылар саны 2000нче ел күрсәткече белән тәңгәлләште, ул вакытта бу сан иң түбән дәрәҗәдә иде. Росстат мәгълүматларына караганда, 2025нче ел башына русиялеләр саны 0,08 процентка кимегән һәм 146 028 325 кеше тәшкил иткән. Бер ел элек илдә халык саны 146,1 миллион дип бәяләнгән иде. Соңгы тапкыр Русия халкы 2017нче елда арткан булган. Ә әлегә бу сан түбән тәгәри.
Статистика күрсәткән тискәре тенденциягә карамастан, Татарстанда туучылар саны Русия буенча югары кала. Республикада 1 мең кешегә 8,5 бала туры килә. Ә Казанның үзендә бу күрсәткеч 10га тигез. 2024нче елда Казанда 13,2 мең бала туган, ә 2023нче елда бу күрсәткеч 13,6 мең булган. Росстат мәгълүматларына караганда, 2025нче ел башына татарстанлылар саны 4 016 571 кеше тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: 2024нче ел башына ТР халкы 4 009 793 кеше дип исәпләнгән иде.
– Без парларны бала табуга кызыксындыру мәсьәләсендә бик начар эшлибез. Мин Татарстандагы демографик вәзгыятьтән канәгать түгел. Бу юнәлештә күп нәрсә эшләнә, ләкин динамика зур түгел. Бу бөтен илебез өчен бик җитди мәсьәлә. Әлегә мактанырлык нәрсә юк, – дигән иде бер чыгышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикадагы демографик вәзгыятькә бәя биреп.
Демографик чокырдан чыгу өчен, хакимият әледән-әле туучылар санын арттыру буенча төрле идеяләр тәкъдим итә. Бер ел эчендә Дәүләт Думасы депутатларыннан проблеманы хәл итүгә юнәлдерелгән дистәләгән тәкъдимнәр яңгырады. Шуларны туплап, укучылар хозурына тәкъдим итәргә булдык.
БАЛАҢ БУЛМАСА – ТҮЛӘ!
Дәүләт Думасының Оборона комитеты әгъзасы Андрей Гурулевның баласызлыкка салым кертү кирәклеге турындагы тәкъдиме зур бәхәс тудырды. Әлеге салым ярдәмендә җыелган акчаларны ул ятимнәргә һәм балалар йортларына ярдәм итүгә юнәлтергә чакырды. Идеяне социаль-икътисадый тикшеренүләр институты директоры Алексей Зубец хуплады. Аның фикеренчә, баласыз гаилә казнага ай саен 40 мең сум түләргә тиеш. Икътисадчы фикеренчә, бу акчаны баласы булмаган 40 яшьтән өлкәнрәк ир-ат һәм 35 яшьтән өлкәнрәк хатын-кыз бирергә тиеш.
Шул ук вакытта баласыз яшәү рәвешен пропагандалауны тыю турында да сүз уйнаттылар. Уйланганча, закон проекты Интернетта, массакүләм мәгълүмат чараларында, кино һәм рекламада баласыз яшәүне популярлаштырган өчен штрафлар билгели.
ХӘМЕР КОМАЧАУЛЫЙ
Якшәмбе көннәрендә алкоголь сатуны тыю тәкъдиме белән ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Андрей Свинцов чыгыш ясаган. Ул аңлатканча, «атнаның бер алкогольсез көнен яраткан кешебез белән яки бөтен гаилә даирәсендә уздыру туучылар санын сизелерлек арттырырга гына түгел, ә халкыбызның хәмергә каршы көрәштә көчле ярдәм тудырырга мөмкинлек бирәчәк». Аның фикеренчә, якшәмбе өй эшләрен карау һәм балалар белән аралашу өчен дә, спорт яки яраткан хобби белән шөгыльләнү өчен дә бик яхшы көн.
ЛОТОРЕЯ БУЛЫША?
Узган елның ноябрендә Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов яңа туган балалар арасында Бөтенрусия лотереясен эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте. Депутат белдергәнчә, туучылар санын стимуллаштыру өчен ай саен 10 фатир, 100 автомобиль һәм 1000 көнкүреш техникасы комплекты уйнатырга кирәк.
БАЛА АЗАТ ИТӘ
Дәүләт Думасының Энергетика комитеты рәисенең беренче урынбасары Валерий Селезнев белдергәнчә, хатын-кыз тоткыннарны төрмәдән азат итәргә кирәк. Аның сүзләренчә, Русия төрмәләрендә 45 меңгә якын хатын-кыз утыра һәм аларның күбесе бала таба алыр иде.
ХАТЫН-КЫЗНЫҢ ЭШЕ – БАЛА ТАБУ
Депутатлар фикеренчә, бала табуны арттыру өчен хатын-кызны эштән азат итәргә кирәк. Нәкъ менә эш бала тудыру өчен киртәгә әверелә. Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда, Русия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, «яшьләр карьера төзи, үз көнкүрешен җайга сала, ә балалы булуны кичектерәләр».
Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата, ана һәм бала мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая да Русиядә туучылар саны артуны ил хакимияте генә түгел, эш бирүчеләр дә күзәтергә тиеш, дип белдерде.
– Һәр эш бирүче дә үзенең кул астындагы хатын-кызларның гаилә хәле турында белешергә тиеш. Балалары бармы? Алар ничәү? Булмаса, сәбәбе нидә? Без бу сорауларга җавапны эзләргә тиеш, – диде сәясәтче.
Тыгыз эш графигы аркасында бала табуны кичектереп торучы кешеләргә Приморье краеның Сәламәтлек саклау министры Евгений Шестопаловның да шәп киңәше бар: бу хакта тәнәфесләрдә кайгыртыгыз, баланы эш арасында табыгыз, ди ул.
ИПОТЕКАНЫ КАПЛАРГА
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец балалы гаиләләр өчен ипотеканы субсидияләү инициативасы белән чыкты. Ул бала туган очракта, дәүләт ипотека кредитының 20 процентын капласын дип тәкъдим итте. Волынец ассызыклаганча, торак мәсьәләсе еш кына бала табу өчен киртәгә әверелә. Аның фикеренчә, мондый чара туучылар санын арттыру өчен нәтиҗәле стимул булачак.
«Гадел Русия – дөреслек өчен» фиркасеннән Дәүләт Думасы депутатлары да парламент палатасына шундый эчтәлектәге закон проектын кертергә җыеналар. Аның нигезендә дәүләт күп балалы гаиләләрнең ипотекасын 1,8 млн сумга кадәр киметергә мөмкин.
Түләү 2024нче елның 1нче гыйнварыннан беренче, икенче яки өченче балалары туган гаиләләргә билгеләнер дип планлаштырыла. Русия гражданлыгы булмаган балалар исәпкә алынмый, шулай ук ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән гражданнарга да түләү каралмаган.
Беренче бала өчен ипотека түләвенең 500 мең сумын, икенчесе өчен – 600 мең сумын, өченчесе өчен – 700 мең сумын кичерергә әзерләр. 1,8 млн сум – максималь ярдәм суммасы.
Закон проекты кабул ителгән очракта, ярдәм бары тик бер ипотека кредитына гына биреләчәк, ул 2030нчы елның 1нче гыйнварына кадәр алынган булырга тиеш. Түләүне шулай ук «торак сатып алу яки төзүгә, күчемсез милектәге өлешне түләүгә, торак кооперативларына кертемнәр һәм ипотеканы тулысынча каплауга» сарыф итәргә мөмкин булачак.
Менә шулай, җәмәгать. Халык һаман депутатларны сүгәргә тора: эшләмиләр, имеш. Әнә бит, демографияне арттыруга корылган ничә төрле яңа тәкъдим уйлап тапкан алар! Сүздә генә кала торган булса да, мактанып сөйләнелгән «хезмәт бит». Хәер, бетереп үк ташлап булмый әлеге тәкъдимнәрне. Әнә, Орел өлкәсе хакимияте балага узган мәктәп укучыларына акча да түли башлаган инде. Йөкле мәктәп яшендәге кызларга бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча бирәләр икән. Моңа кадәр бу сумма фәкать көллият һәм югары уку йортлары укучыларына гына түләнгән.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии