Әй, пенсия, син кайда?

Без дә чыктык пенсиягә. Әй-й-й, пенсия, кайда син? Мин 46 ел эшләп, 2003нче елда пенсиягә чыктым. Әле колхоз дигән оешмада 40-50 ел эшләп пенсиягә чыгучылар да бар. Шулай ук колхоз дигән нәрсәне гомерендә дә күрмәгәннәр дә пенсия ала. Авылда колхоз яки совхозда эшләүчеләр бик яхшы белә: пенсиягә чыгар яшең җиттеме, барлык кәгазьләреңне җыеп, районның пенсия бүлегенә илтәсең. Анда иң беренче итеп хезмәт кенәгәсен тикшерәләр. Элек урысча бик укымышлы кешеләр булмагандыр инде, хезмәт кенәгәмдә исемем Зариф Нуруллаевич дип язылган булса, паспортымда – Зарип Нуруллович. Бер караганда, безнең татарда «ович», «евич»лар юк бит. Татарча улы, кызы, дип язылырга тиеш югыйсә. Менә шул хәреф хаталары буенча, безнең колхозда эшләгән соңгы 10 елның ниндидер 5 елының уртача хезмәт хакын чутлап, процентлар белән пенсия исәпләп чыгардылар. Аннары, Казаннан бу хаталар төзәтелеп кайтканнан соң, кабаттан исәпләрбез, диделәр. Мин пенсиягә чыгып 3 ел үткәч, теге кәгазьләр дә килде. Кабат «пенсионный»га бардым. Теге вакытта эшләгән кешеләр инде киткән, алар урынына яшь «белгечләрне» алганнар. «Абый, мәгълүматлар компьютердагы базага кертелгән, без аларны боза алмыйбыз», – диделәр.

Узган елдан бирле гел бер үк сумманы алам. 7784 сум пенсия һәм 448 сум «юл акчасы». Барысын да кушкач, 8232 сум була. Ә быелның гыйнвар аенда шушы сумманы алсам, февральдән пенсиям 7766 сумга калган, ягъни 18 сумга кимегән. Яңа елдан пенсияләр 3, 7 процентка арта дип әйттеләр, минеке киресенчә, кимегән. Ә миннән күбрәк пенсия алучыларныкы арткан. Ә теге «юл акчасы» дигәнгә 18 сум өстәлеп, 466 сум булган.

Берничә ел инде, яшәү минимумы, яшәү минимумы, дип лаф оралар. Ул яшәү минимумы дигәннәре күпме була икән дә, Мәскәүнекеме ул, Татарстанныкымы, әллә Американыкымы? Элек безне «коммунизмга» дип алга өндәделәр. Менә шул «коммунизмга» китереп терәделәр инде. Киләчәктә пенсиягә чыгу өчен әллә нинди салым ысуллары өйрәтәләр, стажлар да керәсе икән. Ә безнең эшләгәннәр стажга кермәде бит. Элек бер оешмада 25 елдан ди ким эшләмәсәң, «хезмәт ветераны» исеме бирәләр иде. Соңыннан 50 ел буе эшләсәң дә, бирмәделәр аны. Әгәр дә безгә стаж язылмаган икән, пенсиягә чыгасы кешеләргә 3-4 ай гына эшләсәң дә ярыйдыр алайса. Нигә безнең эшләгәннәр стажга кермәде икән соң? Без эшләгән дәвердә акча дигән нәрсә юк иде. Тәүлек буе эшлисеңме, 16 сәгатьме – бер кояш көне дип язып, 1 хезмәт көне куялар иде. Шуның өчен ел азагында 1,5-2 центнер арыш бирәләр иде. Әле аның анысы да чүпле-әремле була торган иде. Ул вакытта эшләгәннәрне искә алучы юк, чөнки олы яшьтәге кешеләр үлеп бетте диярлек. Соңыннан акчаларны расценка буенча, анда да 2-3 төрле китаптан карап, кайсы очсызрак, шунысын язарлар иде. Хуҗалыкларга 5 еллык планнар биреп, аларны 3-4 елда үтәтеп, янә өстәмә план бирерләр иде. Алары инде артта калган хуҗалыкларның планнарын каплар өчен булды. Колхозның күп эше кул көче белән башкарылды. Инде 3-4 ел буена колхозда 30 һәм аннан да күбрәк ел эшләгән кешеләрнең пенсиясенә 25 процент өстәргә дигән сүз йөри. Ләкин депутатларның бу хакта искә аласылары килми бугай. Имештер, 2020нче елларга түләячәкләр икән, диләр. Ул вакытта без «туфракларыбыз җиңел булып», «якты гүрләрдә» бу дөньяның тәмугларын искә алып ятарбыз инде. Чөнки тегендә (Госдума дип әйтәсем килми) 450 депутат булып, һәр айда яртышар миллион сум хезмәт хакы алып яткач, без пенсионерларга ничек акча җиткерсеннәр?

Менә илгә президент сайлаулары дигән тагын бер афәт килде. Элеккеләреннән без ниләр күрдек, ниләр майтардык? Халыклар эшсез; эчкечелек, наркоманлык, бурлык, коррупция ише бик күп төрле «чирләр» барлыкка килде.

Мин беркайчан да депутатларга, президентларга ышанмадым, киләчәктә дә ышанмыйм. Хуҗа Насретдин әйтмешли, бер өйрәнгәч, шул элеккечә, искечә бара инде. Бу илнең алга китәчәге дә, киләчәге дә юк, минемчә. Чөнки илнең коесы бик тирән. Күп акча кораллануга, спортчылар сатып алуга, спортзаллар, бассейннар төзү, аларны асрау өчен китә. Халык саны кими, хәерчелек арта. Илнең киләчәген мин күз алдына китерә алмыйм. Сайлауга барсаң да, бармасаң да, безгә бернинди дә файда булмаячак.

Путин күләгәсендә үскән «гөмбәләр» кебек, бик күп күренекле бурлар яшәде, ул бурларны әле дә тотып бетерә алмыйлар, телевизордан көн саен күрсәтеп торалар. Ельцин вакытында мондый «күренешләр» булмады. Ә мин үзем Брежнев вакытларын сагынып искә алам. Чөнки ул вакытта бәяләр түбән, тотрыклы иде. Путин күләгәсендә тагын күпме «яхшы кешеләр» яшәрләр, аларны бер Алла гына белә. Тукай әйткән: «Килер бер көн, хәерчеләр йөрер төрем-төркем… » Килде ул көн!

Сүземне, әй, пенсия, кайда син, дип башлаган идем бит. Ул пенсия түләүләре буенча берәр кайчан тәртип булыр микән безнең татар республикасында? Менә шул сорауларга кыскача гына булса да аңлатма булмас микән, дип язам.

Зарип ГАРИФУЛЛИН,

Мөслим районы, Татар Шураны авылы

Комментарии