Сүз әйтмәгез «ТНВ»га

Сүз әйтмәгез «ТНВ»га

«Безнең гәҗит»нең 44нче санында (1 ноябрь, 2017) Сабадан Данис Газизуллинның «Татарча тапшыруларны карарга оялам» дигән мәкаләсе мине дә кулыма каләм алып, хат язарга мәҗбүр итте.

Мин Данис әфәнденең сүзләре белән килешмим. Татарча тапшыруларның бер ояты да юк. Урыс каналларындагы шикелле, сәхнәгә трусикчан гына чыгып биемиләр. Шәп-шәрә тәнгә челтәр генә ябып чыгучылары да күренми. ТНВ каналында бик күп татар егет-кызлары хезмәт куя, сез аларның эшен юкка чыгарасыз. Эшләмәгән кешенең генә хатасы булмый. Белдекле кешеләр акыллы киңәшләрен бирсеннәр, тәнкыйтьләп кенә утырмасыннар.

ТНВ каналы иртә таңнан татарча тапшырулар күрсәтә башлый. Әйтик, «Манзара»га әллә никадәр күренекле кешеләрне чакыралар. Алар әле тормышның төрле тармагында эшләүчеләр була. Төрле төбәкләрдән дә булдыклы, тырыш татарларны күрсәтәләр, сокланып утырасың. Татар кайда яшәсә дә, югалмый икән, дип горурланасың.

Алыйк «Без тарихта эзлебез» тапшыруын. Безгә бабаларыбызның кем булуын, бу җирләрдә кемнәрнең ничек яшәүләрен күрсәтәләр. Кайда монда ояла торган урын?

Якшәмбе көнне сәгать көндезге өчтә эфирга чыгучы «Ком сәгате» тапшыруы гына да ни тора! Анда да белемле, аңлы фикер ияләрен чакыралар. Данил Гыйниятов бик матур итеп алып бара ул тапшыруны, ничек сокланмыйсың аңа?! Чакырган кунакларга биргән сораулары нинди төпле, акыллы, кирәкле була. Андый сораулар бирү өчен генә дә никадәр белем, фикер кирәк. Данис әфәнде, карагыз әле шушы тапшыруны. Уегыз, фикерегез үзгәрәчәк. Сез: «ТНВда мультфильм яки файдасыз тапшырулар гына күрсәтелә», – дисез. Мультфильм сезнең өчен түгел, анысы – сабыйлар өчен. Әле кайдан гына укыдым соң, Татарстанда төшерелгән мультфильмнар Мәскәүдә югары бәя алган икән. Шуннан соң мин аларга ныграк игътибар итә башладым. Чынлап та, бик тәрбияви, сабыйларны кызыктырырлык итеп эшләнгәннәр икән алар.

Һәр көнне диярлек күрсәтелүче «Таяну ноктасы» тапшыруына да тукталыйк. Бүгенгенең иң актуаль мәсьәләләре күтәрелә анда. Дөрес, вакыты гына азрак, нибары ярты сәгать.

Менә тагын «Адәм белән Һава» тапшыруы кире әйләнеп кайтты. Матур, үрнәк гаиләләрне нигә күрсәтмәскә? Ләйлә бик матур итеп алып бара ул тапшыруны.

Читтә яшәүче татарларның да «Сиңа миннән сәлам» тапшыруын караганнарын беләм. Үзләренең еракта яшәүче туганнарын котлыйлар.

Татар җырын, татар моңын саклау өчен хезмәт итүче «Җырлыйк әле» тапшыруына бик зур рәхмәт. «Башваткыч» та бик кызык үтә. Данис әфәнде, сезгә ошамый икән инде, «Поле чудес»ны карый аласыз. Минемчә, «ТНВ» каналында бер генә дә кирәксез тапшыру юк. «Ул каналны ябарга кирәк инде, аны барыбер дә күп кеше карамый», – дигәнсез. Ничек карамасын! Авылларда яшәүче татарлар шушы каналны гына карый да инде. Карамаса, маңкортлар карамый торганнардыр. Ошамый икән, сез дә карамагыз, кем мәҗбүр итә? Әнә урыс каналларында кайсы артистның ничә хатын алып, ничә баласын ташлап калдыру гайбәтен карагыз алайса. Безгә менә алары кызык түгел. Сөннәткә утырту турында Малышева сөйләмәсә дә бик яхшы беләбез. Чөнки безгә ата-бабадан калган йола ул.

«ТНВ»дан тыш, безнең әле «Мәйдан», «ТМТВ» каналлары да тәүлек буе татарча сөйләп тора. Аларга да бик зур рәхмәт. Алар татар телен саклау өчен бик зур өлеш кертә. Данир Сабировның мәзәкләре, «Мунча ташы» тапшыруы ошамаса, урыс каналында Петросян бар бит, карагыз шуны. Ә безнең артистлар тырыша. Булдыралар, тик ятмыйлар, урыс артистларыннан бер дә калышмыйлар. Үз татарларыбызның уңышына сөенергә генә кирәк. Татарлар бай, яхшы тормышлы булырга тиеш, урысларныкына кызыгып ятарлык булмасын.

Татарча каналлар кирәкми, дигән сүз авызыгыздан да чыга күрмәсен, хәзер эләктереп алучылары табылыр. Алар ныклап торып татар телен бетерергә тырышканда, тегермәннәренә су кою гына була инде бу. Әнә Жириновский шулай татарны, татар телен бетерергә бик тырыша. Аның сүзе белән татар балалары татарча укып, татарча имтихан тапшыра алмый хәзер. Менә минем кызым Советлар чорында татар мәктәбендә укып, медицина институтына татар телендә имтихан биреп керде. Бернинди блатсыз, акчасыз! Хәзер үз татар телебездә укырга да ярамый. Шуңа әрнесен йөрәгегез, Данис әфәнде! Татар каналын бетерергә дип түгел, татар теленә түбәнсетүле карашны бетерергә дип тырышыгыз сез!

Равия апагыз,

Казан шәһәре

Комментарии