Комиссиягә чынбарлык кирәкме?

Комиссиягә чынбарлык кирәкме?

Татарстанның мәгариф һәм фән министры булып Энгель Фәттахов эшләгән чорда татар мәктәпләрендә татарча белем бирүне кайтару максатында «юл картасы» төзелде. Әлеге концептуаль документ нигезендә Чаллы шәһәре М. Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең 1-6нчы сыйныфларында барлык фәннәрдән татар телендә белем бирелү күздә тотыла иде.

Бу елның октябрь азагында әлеге гимназияне комиссия килеп тикшергән. Татар телендә белем биреләме, укучыларның татарча белеме ни дәрәҗәдә, янәсе… Миңа билгеле булганча, башлангыч сыйныфларда дәрескә кереп укучыларга берничә сорау бирелгән. Фәннәрне татарча укыталармы, юкмы икәнен алай гына белеп булмый, әлбәттә. Хәтта укучы дәфтәрен тикшерү дә дөреслекне ачыкларга мөмкинлек бирми. Күпчелек укытучының дәфтәргә татарча яздыртып, урысча, урысча-татарчалы белем биреп ятуын белеп торабыз…

Комиссия 2нче гимназиядәге татар телендә укыту торышы турында чынбарлыкны белергә теләсә, башта татар телендә белем бирү яклы ата-аналар сүзен тыңлап карарга тиеш иде. Аларны күреп булмагач, җиткерәсе сүзебезне монда язарга туры килә. Әйтик, агымдагы уку елында гимназиядә татар телендә белем бирү төшеп бетте. Әле 3-4 ел элек кенә татарча укытырга тиешле башлангыч сыйныфларда урыс телендәге дәреслекләрне, эш дәфтәрләрен куллануны тыярга ирешкән идек. Хәзер, татарча дәфтәр юклыкка сылтап, ата-анага урысчасын сатып алдыралар. Хәтта кайбер сыйныфларда татар дәреслеген читкә куеп, урысчасын куллана башлаганнар. Бу инде гимназиядә татарча белем бирүгә аяк чалуның мисаллары булып тора. Комиссия мәсьәләнең бу ягын күрде микән?

Әзер эш дәфтәрләре белән укытучыларга белем бирергә җайлы, әлбәттә. Ләкин аларның татарча вариантын булдырмыйлар. Укытучыларга татар телендәге методик ярдәмлекләр, электрон әсбаплар, һәм укучылар өчен татарча мәсьәләләр җыентыклары булмау да югарыда беркемне борчымый. Нәтиҗә шул: «Юл картасы»н тормышка ашырырга шартлар тудырылмый, татар мәгарифен үстерүгә акча бирелми.

Гимназиянең башлангыч сыйныфларында контроль һәм мөстәкыйль эшләрнең, тестларның, өстәмә биремнәрнең урысча гына булуы турында да төрле даирәгә күп тапкыр яздым, хакимият вәкилләре белән очрашуларда бу мәсьәләне кат-кат күтәрдем – бернинди уңай үзгәреш юк. Ике ел элек, ул вакыттагы мәгариф министры урынбасары Илсур Һадиуллиннан, Бөтенроссия тикшерү эшләрен (ВПР) тәрҗемә итәргә Русия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәт бирми, дигән җавап хаты алган идем. Ә еллык контроль эшләрнең ни сәбәпле татар телендә килмәвенә бернинди аңлатма булмады.

Татар исемен йөрткән гимназиядә башлангыч сыйныфлардан ук әйләнә-тирә дөнья фәне дәреслеге аша балаларга чит кыйммәтләр сеңдерелә башлый.

Татарстан тарихы өйрәнелми диярлек. Югыйсә, ул 5нче сыйныфтан ук башланырга тиеш бит. Нәтиҗәдә укучыларның милли үзаңы түбән. Моны раслаучы дәлилләрнең берсе: татар гимназиясендә татарча аралашкан укучылар бөтенләй юк.

Белем бирү программасында укучыларның милли аңын үстерү чаралары каралмаган икән, башка юллар табарга була бит. Әйтик, татар һәм Татарстан тарихы буенча даими лекцияләр оештыру, укучыларның үзләреннән рефератлар яздырту, сыйныф сәгатьләрендә үз халкың белән горурлану хисләрен кузгатырлык темалар турында сөйләшүләр алып бару. Бу эшнең башында, һичшиксез, укытучы торырга тиеш.

Гимназиядә татар телендә белем һәм тәрбия бирү үрнәкләре дә бар, әлбәттә. Монда татар телендә шахмат һәм гарәп теле түгәрәкләре эшләп килә. Улым Илхан укыган 6нчы «В» сыйныфында да тулысынча татар телендә белем бирелә. Укучылардан дәрестә татарча җавап бирү таләп ителә. Әлеге сыйныфта белем бирүче барлык укытучылар да үз эшләренең остасы. Менә андыйларга, куйган тырышлыкларына күрә, «Юл картасы»н тормышка ашырганнары өчен өстәмә хезмәт хакы түләнергә тиеш дип саныйм. Бу башка укытучылар өчен дә кызыксындыру чарасы булып торыр иде. Әйтик, математика укытучысы Сәвия Шәйхаттарова дәрестә контроль һәм мөстәкыйль эшләрне дә, өстәмә биремнәрне дә татар телендә бирә. Ләкин, кызганыч, шәһәребездә бүтән мондый 6нчы сыйныф юк.

Инде телгә алган комиссия эшчәнлегенә килсәк, ул 6нчы «В» сыйныфын ныклап тикшергән: мин әйткән математика дәресенә кереп утырганнар, дәфтәрләрне караганнар… Ә башка параллель сыйныфларга кергәннәрме? Югыйсә, тикшерүне барлык фәннәрдән урысча укып яткан сыйныфлардан башларга кирәк иде. Белүемчә, 2нче гимназиянең 6нчы «А», «Б», «Г» сыйныфлары бу уку елында татарча дәреслекләр белән тәэмин дә ителмәгән.

М. Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең йөз еллык тарихы бар. Совет хакимияте вакытында да монда татарча укыту тукталмый. Шуңа күрә, гимназиядә барлык фәннәрдән татар телендә белем бирүне кайтару Татарстан хакимиятенең намус эше булсын иде. 1-6нчы сыйныфлар белән генә чикләнмичә, укучылар 11 ел туган телдә белем алып чыгарга тиеш дип саныйм.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии