- 12.11.2023
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2023, №44 (8 ноябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Бу шартларда, бу вәзгыятьтә мәктәпләрдә татар телен саклап калу өчен көрәш әҗәл даруын эзләүне хәтерләтә. Бөтенесе каршы – канун да, ата-аналар да, хәтта укытучылар үзләре дә, ә мәктәпләрдә татар телен саклап калырга кирәк! Хәтта татар мәктәбе дип аталганнарында да атнага ике сәгать татар теле укытып кына ана телен саклап калып булмый, әлбәттә, бу үз-үзеңне алдау гына. Татар телен саклап калу өчен әҗәл даруын каян табарга, аның ачкычы кемнәр кулында һәм ничек кулланырга? Әҗәл, дигәнгә аптырамагыз, өйдә өйрәтмәсәң, мәктәптә укытмасаң, җәмгыятьтә кулланмасаң, тел нишли? Аның әҗәле җитә. Әҗәл тәмам бугазына басканчы, татар телен коткарып калырга кирәк. Ә ничек итеп?
Соңгы вакытларда Чаллыда җыелабыз да шул турыда сөйләшәбез, җыелабыз да киңәшәбез. Моның төп сәбәпчеләре – балалары 2нче татар гимназиясендә белем алган Тәлгать Әхмәдишин һәм Дамир Шәйхетдинов. Алар, чын мәгънәсендә, балалары бөтен фәннәрне дә татарча укысыннар өчен гимназия белән аяусыз көрәш алып баралар. Бу хәлләр безнең күз алдыбызда бара, хәбәрләре матбугатка чыгып тора, инде эш судка барып җитте. Уйлап кына карагыз әле – татар ата-анасы, татар баласы татар гимназиясендә бөтен фәннәрне татарча укысын өчен, укытучылар коллективын судка бирергә мәҗбүр! Сүз бит 100 еллык тарихы булган Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясе турында бара, 21 гасыр башына кадәр барлык фәннәрне бары тик татарча гына укыткан татар мәктәп-гимназиясе турында бара! Һәм бу хәлләр Сахалинда түгел, Татарстанда бара бит!
Югыйсә, Татарстан һәм Русия Конституцияләре туган телдә белем алу хокукын бирә, аны файдалана белергә генә кирәк! Мәгариф законында да бөтен фәннәрне ана телендә укытырга мөмкинлек бар икән, моның өчен мәктәпләргә алдан тиешле «Юл картасы»н сайлап алырга кирәк. Ә бу укытучылар коллективы өчен шактый мәшәкатьле, артык эш – укыту белән бәйле бөтен эш кәгазьләрен тәрҗемә итәргә кирәк, ана телендә дәреслеге кирәк, шул телдә укыта алырлык укытучылар кирәк... Моңа әле «ата-аналар балаларына бөтен фәннәрне татарча укытырга теләми, бердәм дәүләт имтиханы биргәндә һәм югары уку йортларына кергәндә, бу балаларга авыр булачак», дигән «үтергеч дәлилләр» дә өстәлә. Шуларны сәбәп итеп, мәктәпләр, шул исәптән Чаллыдагы 2нче гимназия дә, татар телен атнасына ике сәгать укытып, калган бөтен фәннәрне урысча укытуга күчеп бетте. Менә шунда милли азатлык көрәшчеләре Тәлгать Әхмәдишин һәм Дамир Шәйхетдинов, балалары гимназиядә бөтен фәннәрне дә татарча укысыннар өчен, амбразурага ташландылар. Һәм гимназия чигенергә мәҗбүр булды – бу милләтпәрвәрләрнең үз балалары укыган 9 «В» классында һәм 1-6нчы сыйныфларда аерым фәннәр татарча укытыла. Аерым фәннәр генә, бөтенесе дә түгел! Игътибар итегез – аерым фәннәрне татарча укыту нибары 6нчы сыйныфка кадәр генә, аннан соң тоташ урысчага күчәләр. Бары тик Тәлгать белән Дамирның балалары укыган 9 «В» сыйныфында гына алар аерым фәннәрне татарча укытырга мәҗбүр итә алганнар.
Ә аннан соң, ягъни, 10-11нче сыйныфларда ничек? Монда инде татар теле бөтенләй юк, каралмаган. Тәлгать Әхмәдишин шуның өчен судлаша да инде – татарча укытуны 6нчы сыйныф белән генә туктатмаска, югары сыйныфларда да барлык фәннәр татарча укытылсын, чөнки бу татар гимназиясе бит! Һәм 9 ел татарча укыган балалар ничек һәм ни өчен урысчага күчәргә тиешләр?! Нигә Конституцияләрдә гарантияләнгән ана телендә белем алу хокукы бозылырга, тулы цикл өзелергә тиеш? Шушы көннәрдә Чаллының 12нче татар китапханәсендә үткән «түгәрәк өстәл» утырышында бу сораулар шәһәрнең мәгариф бүлеге җитәкчеләренә һәм 2нче татар гимназиясе вәкилләренә бирелде. Аларның җаваплары билгеле – моны ата-аналар теләми, алар балаларын гимназиядән алачаклар, бөтен фәннәрне татарча укытырга укытучылар һәм дәреслекләр юк. Тагын бер «саллы» сәбәп – имеш, моңа кадәр барлык фәннәрне урысча укыткан укытучылар эшсез кала икән... Менә шулар гимназиядә татарча укытуга күчүгә тешләре-тырнаклары белән каршы инде. Аларга да эш табылыр, юкка борчылалар, Чаллы зур, мәктәпләр күп, урысча укыткан укытучылар бөтен җирдә кирәк. Әйе, эшләргә теләмәгән кеше сәбәп эзли, эшләргә теләгән кеше юлын эзли... Ата-аналар белән дә эшләргә, аңлатырга кирәк, дәреслек тә проблема түгел, әнә Казанда 2нче татар гимназиясендә барлык фәннәрне рәхәтләнеп татарча укытып яталар бит! Татарча белем бирә алырдай укытучыларны янәшә-тирә авыллардан да табарга була, аларда хәзер, балалар булмау сәбәпле, мәктәпләр ябыла, күп укытучылар эшсез калды.
Очрашуда тәкъдимнәр күп булды, чөнки анда бу проблеманы яхшы белгән галимнәр, мәгариф хезмәткәрләре, милли хәрәкәт вәкилләре, татар зыялылары катнашты. Һәркем үз фикерен әйтте, кызу бәхәсләр дә булып алды. Бу җыелышны оештыручы һәм алып баручы Тәлгать Әхмәдишин иде, ул хәзер Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлегендә милли мәгариф комиссиясенең җәмәгатьчелек вәкиле дә булып тора. Дөресен әйткәндә, милли мәгариф темасы татар конгрессының төп эше булырга тиеш. Чөнки менә хәзер без күтәргән проблемалар һәр мәктәптә, һәр авылда һәм шәһәрдә бар, ә аларны милләт файдасына хәл итәргә теләүчеләр юк. Шулардан чыгып, Чаллыда узган «түгәрәк өстәл» утырышы берничә пункттан торган тәкъдимнәр дә кабул итте. Анда түбәндәгеләр язылган иде:
«... Гимназиянең 1-9нчы сыйныфларында фәннәрне тулысы белән татар телендә укытуны кайтару шәһәр җитәкчелегенең, татар зыялыларының, гимназия укытучылар коллективының вөҗдан бурычы дип саныйбыз. Моны тормышка ашыру өчен безнең тәкъдимнәребез:
1.Гимназиянең телләр турында кагыйдәсенә: «Башлангыч һәм төп гомуми белемне (1-9нчы сыйныфлар) барлык фәннәрдән бары тик татар телендә укытырга» дигән пункт кертергә.
2.Аерым алганда, 9 «В» сыйныфыннан һәм татар телендә белем алып 9нчы сыйныфка җиткән барлык укучылардан төп дәүләт имтиханын татар телендә кабул итәргә.
3.Гимназиядә барлык тестлар, контроль эшләр, шул исәптән, арадаш, комплекслы контроль эшләр татар телендә булырга тиеш.
4.Дәрес вакытында урыс телендә видеодәрес куллану күзәтелә. Шуңа күрә өй эшен әзерләгәндә дә укучылар урысча видеодәресләр тыңлый. Татар телендә видеодәресләр чыгарылмый. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан барлык фәннәрдән татарча видеодәресләр булдыруны сорарга.
5.Татар телендә яхшы дәрәҗәдә белем бирүче укытучыларга карата кызыксындыру чаралары күрергә.
6.Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге милли мәгариф комиссиясенә һәр кварталда җыелыш уздырырга.
Боларга өстәп, мин тагы ике тәкъдим керттем:
1.Бу мәсьәләне БТКның Чаллы бүлеге киңәйтелгән утырышында, халык белән бергә карарга һәм мәгариф буенча тәкъдимнәрне анда да кабул итәргә.
2.Чаллының 2нче татар гимназиясе укытучылар коллективына, тәҗрибә уртаклашу өчен, Казан шәһәренең 2нче татар гимназиясенә барып, бөтен фәннәрне татарча укыту тәҗрибәсен өйрәнергә.
Югары сыйныфларда барлык фәннәрне татарча укыту мәсьәләсе аерым өйрәнүне сорый, моның өчен әле кат-кат җыелырга кирәк булачак. Милли мәгариф мәсьәләсе хәзер барыбызга да кагыла, милләт язмышы хәзер менә шушы ярым-йорты татар мәктәпләрендә хәл ителә, татар теле өчен фронт сызыгы алар аша үтә. Моны һәркем яхшы аңларга һәм мәктәпләрдә татар телен саклап калу өчен бар көчен, акылын бирергә тиеш. Әҗәл даруы мәктәпләрнең үзләрендә, аларны дөрес итеп, милләт файдасына кулланырга гына кирәк. Моның өчен һәр укытучының, һәр ата-ананың, Тәлгать Әхмәдишин һәм Дамир Шәйхетдинов кебек, татар теле өчен соңгы чиккә кадәр көрәшүе һәм тырышуы да кирәк шул...
Җәмәгать, мәктәпләрдән татар теле поезды китеп бара, беренче сыйныфка татар булып кергән ихлас балалар аны тәмамлаганда урыс телле булып, ул поездлардан төшеп кала... Мәктәп теле гаилә телен җиңә, чөнки мәктәп анализларга, уйларга, укырга-язарга өйрәтә, ә гаиләдә, иң күбе, сөйләшергә өйрәтсәләр дә яхшы. Татарның патша чорында да милли мәктәп-мәдрәсәләре булган, ул анда үзенчә укыткан. Совет чорында да эчтәлеге аларча, теле татарча мәктәпләр сакланып калган. Хәзер күз алдында бөтенесе юкка чыгып ята – теле, мәктәбе, милләте... Һәм бу югалтулар өчен безнең буын җавап бирәчәк, алар гаепле булачак. Шуңа күрә, әҗәл бугазга басканчы, татар телен саклап калуның яңа юлларын, альтернатив чаралар эзли башларга кирәк. Башка милләтләр ничек телләрен саклап калганнар, ничек үзләре исән калганнар, безнең әби-бабаларыбыз кайсы чорда ничек эшләгән – барысын да өйрәнергә һәм файдаланырга кирәк булачак. Бер-беребезне гаепләп утырудан инде файда юк, исән калуның юлларын эзләргә кирәк...
Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
язучы, тарих фәннәре кандидаты
Комментарии