Гомер күз ачып йомганчы узды

Гомер күз ачып йомганчы узды

Демобилизацияләнгәннән соң күп еллар Ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны, подполковник Тәлгать ага Янбеков язмышы 40нчы еллар авырлыгын татыган бик күпләрнеке сыман… Тәлгать Самигуллович 1927нче елда Башкортстанның Ингимә авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Үсә төшүгә, көне-төне колхоз эшендә була. Әтисен һәм өлкән абыйсын фронтка озаткач, ул бик яшьли гаилә башлыгы булып кала. Ул еллар ветеранның хәтеренә мәңгегә уелган…

– Кызыл Армия сафларына мине 17 яшемдә – 1944нче елның ноябрендә чакырдылар. Алгы сафка ашкынсам да, башта махсус белем алу максатыннан, Оренбург өлкәсендәге элемтә мәктәбенә җибәрделәр. Мыеклы военком әйткән сүзләрне хәзер дә хәтерлим: «Укыган арада 18 яшең дә тулыр какраз». «Бодо» телеграф аппаратында эшләргә өйрәттеләр безне. Аннары Тверь шәһәренә җибәрделәр. Биредә фронтка җибәрү өчен махсус эшелон туплана. Өр-яңа киемнәр кидертеп, безне марш полкына билгеләделәр дә эшелонга тутырдылар. Төрле гаскәрләрдән торган 2 мең кешегә нибары 40 «мал» вагоны. Смоленск, Минск, Брест шәһәрләре аша Польшага юнәлдек.

Ул вакытка дошман җиңелеп, Белоруссия, Литва, Латвия, Эстония җирләреннән куылган иде инде. 1945нче елның 17нче гыйнварында 1нче Белоруссия фронты сугышчылары Варшаваны азат итте. Висла елгасы аша чыкканда да, билгесез шәһәрләр аша узганда да бомбалардан зыян күргән биналарны, урманнарда яшеренеп яткан җирдән кайтучы кешеләрне күрдек. Бик куркыныч! Ишелгән стеналар, пыяласыз тәрәзә тишекләре, янган техника, бетмәс хәрабәләр… Алар күп еллар дәвамында төшләргә кереп тинтерәтте. Чит ил кешеләре совет гаскәрләрен туганын каршы алган кебек шатланып каршылады. СССР һәм Польша байраклары күтәреп, үз телләрендә: «Нет жие Червена Армия!» – диләр иде.

Вослава шәһәренә җиткәч, гаскәрләргә бүлделәр. 2нче Белоруссия фронтын элемтә белән тәэмин итүче бригадага эләктем. Штаб белән элемтәне булдырып, командованиенең оператив мәгълүматларын җибәреп тордым. «Бодо» аппаратында эшли белү өчен күп тырышлык, осталык кирәк: аны гармоникада уйнау белән чагыштырмалы.

Финалның якын булуын сизгән фашист аеруча аяусыз сугыша иде. Тылдан кискен һөҗүм ясый, челпәрәмә килгән Вермахт гаскәрләренең калдыкларыннан оешкан диверсион группалар белән эш итә. Бөтен фронт буенча артка чигенгән дошман көчләре аерым урыннарда ныгытып ябышырга өлгермәсеннәр өчен, без барысын да эшләдек. Германия капитуляциясе турындагы хәбәрне Польшада ишеттек.

Һөҗүмнәр тәмамланып, берничә тәүлек үтсә дә, операторларның тәүлек буена телефоннары тынмый иде. Телеграфистларның да эшләре туктамады: сводка җибәрелде, ашыгыч хәбәрләр тапшырылды. Гадәти тормыш башлануга кадәр әле бик ерак иде… Хуҗалыкны торгызу, коммуникацияләрне төзекләндерү эше кайнады. Сугыштан соң 3 ел Польша территориясендә хезмәт иттем.

Изображение удалено.

1948нче елда бригада штабына чакырып алдылар: Киев хәрби-медицина училищесында укырга мөмкинлек туды. Әмма язмаган булган, күрәсең: документларны кабул итү тәмамланган иде инде. Кире Польшага кайтмыйча, Киевның хәрби округында хезмәт итеп калдым. Ике елдан соң Ивановода хәрби-сәяси училищега кердем. Өр-яңа лейтенант погоннары таккач, Ерак Көнчыгышка барып чыктым. Ханкай районындагы 32нче танк дивизиясендә 1951-1964нче елларда илнең чиген сакладым. Аннары 6 ел Германиядә 20нче армиянең танк полкында командир урынбасары булдым. Бу подразделение Варшава килешүенә кергән республикалар куркынычсызлыгын тәэмин итү белән мәшгуль иде.

1970нче елда исә хезмәт юлым Татарстанга алып килде. Армиягә 31 ел гомеремне бирдем, аннары 23 ел Казанның Идел буе районының Ведомстводан тыш сак бүлегендә хезмәт иттем. Бүген дә иҗтимагый чараларда актив катнашам, гел искә алып, чакырып торалар, рәхмәт аларга. Яшь полиция хезмәткәрләре, студентлар, мәктәп укучылары белән теләп очрашабыз. Бай тәҗрибәм белән уртаклашам.

Фирая ГАЙФИЕВА,

РФ Милли гвардия гаскәрләренең

Татарстан Республикасы буенча «Ведомстводан тыш сак идарәсе» ФДКУнең матбугат хезмәте

Комментарии