- 12.05.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №19 (10 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Хөрмәтле Рөстәм әфәнде!
Милләтебезнең сыйфат ягын яхшыртырга телибез икән, халкыбызга кагылышлы әһәмиятле вакыйгаларга илтифатлы булу сорала. Агымдагы елда республикабызның башкаласында урнашкан 1нче татар гимназиясенең 100 еллык юбилее булачак.
…«Дөнья – йозак, ачкыч – белем», – ди халык мәкале. Безне мавыктыргыч һәм бер үк вакытта катлаулы һәм сикәлтәле гыйлем дөньясына алып керүче дә, акыллы киңәшләрен бирүче дә, тормышта лаеклы урынны табарга ярдәм итүче дә бөек зат – Укытучы! Без барыбыз да алар алдында бурычлы. Милли тәрбия бирүдә дә уку йортының өлеше гаять зур булды. Мәктәбемә, безгә белем биргән мөгаллимнәремә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә…
Казандагы 1нче милли гимназиянең бай тарихы бар. Ул элеккеге 35нче татар мәктәбе нигезендә оешкан. 1917нче елдан татар башлангыч белем бирү мәктәбе буларак ачыла. 1952нче елдан урта мәктәп итеп үзгәртелә, балаларга урта гомуми белем бирә. 1967нче елдан бирле мәктәптә музей эшли.
Бүгенге көндә әлеге мәктәп 1нче татар гимназиясе буларак билгеле. Ул үзендә Казан тарихының бер өлеше булган Яңа Бистә тарихын саклый. Төрле чорларда, төрле елларда безнең мәктәпне тәмамлаучылар арасында халкыбызның данлыклы шәхесләре, асыл затлары – җырчы Гөлсем Сөләйманова, шагыйрь Мөхәммәт Садри, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры, СССРның халык артисты Фуат Хәмитов, «Ватаным Татарстан» газетасының элеккеге баш мөхәррире Рәис Сабиров, атаклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов, Мәскәү Халыклар дуслыгы университетының теоретик механика кафедрасы мөдире, профессор Габделхак Галиуллин, тарих фәннәре кандидаты Мөнирә Сәйдәшева, академик, математика фәннәре докторы Марат Арсланов, КФУның журналистика факультеты мөгаллимәсе, тарих фәннәре кандидаты Розалина Нуруллина, «Сантехприбор» акционерлык җәмгыяте генераль директоры, РФ Дәүләт Думасы депутаты булган Әнвәр Мөхәммәтзакиров, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айсылу Садыйкова да бар.
Мөхтәрәм Президент! Безнең, 35нче мәктәп чыгарылышларының, Сезгә гозеребез бар – белем учагының бер гасырлык юбилеен лаеклы рәвештә, югары кимәлдә билгеләп үтүдә Сездән хәлиткеч ярдәм итүегезне көтеп калабыз.
Ихтирам белән, Казан шәһәрендәге 35нче урта мәктәпне (1нче татар гимназиясе) тәмамлаучы
Рания БИКТАҺИРОВА-САДЫЙКОВА
Комментарии