- 12.05.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №19 (10 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Чаллыда хөрмәтле язучыбыз Разил Вәлиевнең 70 яше тулу уңаеннан оештырылган иҗат кичәсендә булып кайттым әле. Оештыручыларына рәхмәт, бик тырышканнар, фойеда ук җырлап-биеп каршы алган «Балкыш» ансамбле кабызган бәйрәм рухы
бөтен кичә буена барды. Өйдән кичке 5тә чыгып китеп, 10да гына кайтып керсәк тә, тамчы да ару сизмәдек үзебездә. Разил Вәлиевның шигырьләрен, аның шигырьләренә язылган җырларны элек тә яратсам да, үзе шигырьләрен укыганда: «Кара инде, бер үк вакытта нинди тирән мәгънәле дә, искиткеч матур да була ала
икән шигыръләр!» – дип, исем китеп утырдым. Ә Алинә Шәрипҗанова башкаруындагы «Сөембикә» җырын кем генә тыныч күңел белән тыңлый ала икән? Кичерешләрем йөземә чыккандыр күрәсең, күз кырыем белән генә янымда утырган 5-6 яшьлек малайның, күзен дә алмый миңа карап утыруын күреп алдым. Минем кичерешләрне дә кабатларга маташа тагын үзе! Мин кинәт кенә борылып карагач, ул да кинәт кенә башын икенче якка борып куйды, һич кенә дә миңа карамаган янәсе. Әбисе белән бер-беребезгә карап көлешеп алдык.
Котлаулар, мактау сүзләре дә күп яңгырады юбилярга карата. Р.Вәлиевның без белмәгән, халкыбыз өчен кылган изге гамәлләре турында ишетеп, ихтирамыбыз тагын да артты. Танылган удмурт язучысы да шагыйрьне татар телендә котлады һәм үзенең чыгышын: «Татар исән булганда, удмурт та яшәр!» – дигән сүзләр белән бетерде. «Чынлап та, бик хак сүзләр бит!» – дип уйлап кына утырганда, моның киресен исбатлагандай, мэриядән килгән үзебезнең татар түрәбез урыс телендә чыгыш ясый башлады. Тик моны җиңел генә кабул итсә, Чаллы Чаллы булмый инде ул! Шунда ук, төрле яктан: «Татарча сөйләгез!» – дигән сүзләр ишетелде. Түрәбез туктап калып: «Татарча сөйләсәм, кайберәүләр ошатмас!» – диюенә каршы, без дә: «Ошый-ошый!» – дип тавыш бирдек. Шунда, ни гаҗәп, минем яндагы теге бәләкәй малай, бөтен залга ишетелерлек итеп: «Ошый!» – дип кычкырып җибәрде. Тик түрәбез, чыгышын алдан ук урысча әзерләп килгәнгәме, татарча белүе шул ипи-тозлык кына булдымы, барыбер үзенчә сөйләп бетерде. Тик әзрәк уңайсызланды бугай, уңайсызланып елмаюы булдымы, елмаюы бик озак йөзеннән китмәде.
Дәүдумага Татарстаннан сайланып, уч тутырып акча алып утырып та, сайлаучыларның өметләрен акламаган татар депутатларына карата ләгънәт сүзләре дә яңгырады бу көнне кичәгә килгән халык арасында. Чынлап та, татар фамилиясен йөрткән бу кешеләрне, яшерен-батырын түгел, татар өчен берәр яхшылыклары тимәсме дип сайлыйбыз бит, югыйсә. Ә алар Мәскәүдә үз халкына каршы законнарны хуплап тавыш биреп утыралар.
Кичә бетеп, трамвайда кайтканда да халык кичә тудырган халәттән аерылып бетмәгән иде әле. Сөйләшүләр дә халык, тел язмышы турында гына барды. Бер дәү әни икенчесенә: «Оныгым бакчага йөри башлагач, 2 атнада урыска әйләнде», – дип зарланса, безнең арттагысы үзенең оныгының чит илдән: «Ярый әле мин татар булганмын, татар икәнне белгәч, безгә бәйләнмиләр монда», – дип язганын әйтеп алды.
Менә шулай, мәдәният һәм мәгариф министрлыкларында: «Хәзер татарларга татарча белмәсәләр дә ярый!» – дип, үз халкына каршы эшләп утыручы түрә һәм депутатларыбыз! Сезгә татар балаларының җавабы: «Татар балаларына татар булу һәм татарча сөйләшү ошый!» Ә бала әйтсә, хак әйтә инде ул, чөнки
әле ул сезнең кебек алдашырга өйрәнмәгән.
Т. ЗАҺИДУЛЛИНА,
Мөслим-Чаллы
Комментарии