Быел хоккей уены кызык түгел

Быел хоккей уены кызык түгел

Мин күп еллар «Ак Барс» командасының хоккей уйнаганын көтеп алып, бөтен эшемне ташлап, үзебезнең команда өчен җанымны атып карап утыручы идем. Быел ни булды – үзем дә аптырыйм – башка еллардагы кебек, команданың җиңүен теләп җан атып утырмыйм.

«Ак Барс» хоккей командасының баш тренеры Квартальновны эштән җибәргәч, командага илдәге иң кыйммәтле уенчыларны җыя башладылар. Ирексездән шундый сорау туа: ул уенчыларны нигә Квартальнов тренер булганда чакырмадылар икән? Югыйсә ул команда өчен җаны-тәне белән тырышып эшләүче иде бит. Үзе элек Казан командасы өчен уйнаганда бик матур уен күрсәтеп тә тамашачыларның ихтирамын яулаган уенчы булгангамы, безгә үз кеше иде. Ул баш тренер булганда «Ак Барс» клубында тәрбияләнгән яшь уенчыларны тартырга тырышты. Шул яшь уенчылар белән бик матур уеннар күрсәтте. Ике ел элек Гагарин кубогын алырга бик аздан гына калдылар.

Узган ел плей-офф уенында «Авангард»ка каршы чыгыш ясаганда моңа кадәр әйбәт кенә уйнаган капкачыбыз Билалов тотарга алай кыен да булмаган алкаларны тота алмады. Команда беренче әйләнештә үк төшеп калды. Бу хакта спорт күзәтүчеләре дә язып чыктылар. Нәтиҗәдә Квартальнов гаепле калды.

Быелгы хоккей уенын карыйсы килмәүнең тагын бер сәбәбе: бер ел эшсез утырган Знарокның чакырылуындадыр. Аның элеккеге командалар белән уйнаганда үз-үзен тотышы, хөкемдарлар белән бик еш бәхәскә керүе, журналистлар белән аралашырга теләмәве, күрәсең, әйбәт фикер калдырмагандыр. Быел да журналистлар, бүгенге уенда кайсы капкачыны куясыз, дип сорагач, «Бу сорауны миңа бирмәгез, аны мин хәл итмим, капкачының аерым тренеры бар, шуннан сорагыз», – дип җавап бирде. Шул да булдымы тренерның җавабы!

Командада үзара татулык бармы икән, дигән шик тә бар. Ни өчен дигәндә, уенчыларга билгеләнгән түләү бәясенең аермасы артык зур. Әйтик, уенчы Радулов башка уенчылардан – 3-4 мәртәбә, ә быел әйбәт кенә уен күрсәткән капкачы Мифтаховтан сигез мәртәбә артыграк акча ала икән. Уенчыларның психологиясенә болар да тәэсир итәргә мөмкин бит.

Хоккей уены буласы көнне бәйрәм көткәндәй көтеп, хозурланып карый идек тә, быел хәтта команда җиңсә дә күңел шатланмый. Бәлки, команда хуҗалары берәр чарасын күрер дә, вакыйгалар үзгәрер дигән өметтә калыйк.

Даниф ХАННАНОВ,

Азнакай шәһәре

Комментарии