Кazan beautiful!

Автобуста бервакыт чит ил кешесе белән утырып барырга туры килде. Ул – Югославиядән, Казанга эш буенча килгән булып чыкты. Инглиз булса да, урыс телен яхшы белә, татарча да аңлый. Юл буенча Казанга килергә ничек хыялланганы турында сөйләде. Казанны хәтта үз шәһәреннән дә ныграк ярата икән! Ә бездән ерак түгел өч егет «сөйләшеп» утырды. Аларның автобуста булганлыгын башка кешеләр дә сизгәндер, мөгаен. Бик каты кычкырып сөйләшәләр, көлешәләр. Автобуска кергән һәр кешене «үз күзлекләре» аша уздыралар. Безнең сөйләшүне ишеткәч, берсе әйтеп куйды. « ул чүплек оясы! Ничек аны яратмак кирәк. Хәлемнән килсә, әллә кайчан моннан тайган булыр идем!» Минем юлдашымны корт чактымыни! Урыныннан торуы булды, бер мәлдә егетнең авызын ябарга өлгерде! Казанның Универсиада башкаласы булуын, елдан-ел матурлануы хакында һәм тагын бик күп нәрсәләр әйтеп ташлады. Җир йөзендә мондый матур шәһәрне күргәне дә булмавын җиткерде. Мин үзебезнең шәһәр кешеләре өчен оялып утырдым. Казанны бетереп ташлаганда, бер ниндидер Югославиядән килгән эшче яклап чыксын инде. Автобуста барган башкалар бу каты бәхәскә кушылырга да уйламады. Теге егетләр юлдашымны «сумашедший англичанин» итеп калдырдылар.

P.S. Казанны битәрләгән егет шаблоны астында бүген күпләp яши. Шәһәребез читләр өчен кадерлерәк булып чыгамы? Ә без үзебез Казанның кадерен беләбезме? Уйланыйк әле шушы хакта.

,

КФУның I курс студенты.

Кazan beautiful!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии