Тыйнаксыз кунаклар…

Тыйнаксыз кунаклар…

Кичен «Эфир» телеканалының «Перехват» тапшыруын карасаң, көн дәвамында башкалада булган юл һәлакәтләренең күплеген беләсең. Шәхсән үземне зур кызыл автобус катнашындагылары кызыксындыра. Чөнки аларның шәһәргә чыгуына ук каршы идем. Бу Кытай «гыйбрәтләре» башта үзләренең кирәгеннән артык күп урын алулары белән ачуны кабартса, бер-ике ай йөрүгә, теләсә-кайда ватылып калып, юл хәрәкәтенә комачаулаулары белән үзләреннән биздерде. Җитмәсә, тукталышлардан кузгалып киткәндә вак-төяк машиналарны бөтенләй «күрмиләр» – гел бәрдерәләр… Кыскасы, бу автобуслар берничек тә үзләренә карата мәхәббәт уята алмадылар.

Соңрак, аларны сатып алганда ук шактый акчалар юылуы хакында йөргән сүзләр дә, бу мәхәббәтсезлекне ныгытты гына һәм ул хисләр көннән-көн көчәя барды. Чөнки бу «зур, кызыл афәтләр»нең руле артына Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан кебек ярлы союздаш республикалардан килгән «гастарбайтер»лар утырды. Боларның, мөгаен, правалары ишәк белән генә идарә итәргә ярагандыр – аварияләр тагын да ешайды кебек. Инде минем өчен юлда кызыл Кытай автобусы белән очрашу «сак бул» дигән кисәтү сыман – яннарыннан бик зур игътибар белән узып китәм, әле анда да, күп очракта, чак бәрдерми калалар. Шунда ук көзгеләргә карыйм һәм шоферның кемлеген чамаларга тырышам. Гадәттә, кара-чутыр Урта Азиянекеләр җиңел таныла… Кыскасы, бу ишәк йөртергә генә яраклы таныклык ияләре юлда шактый зур проблемалар тудыра башладылар. Аларның әвен кадәр автобуслары белән икешәр рәт аша борылышларга кереп, яннары белән җиңел машиналарны кысып, изеп куюлары тәмам туйдырды. Кайчакта куып җитеп туктатып, автобусыннан сөйрәп төшереп, бүрәнкәсен җимерәсе дә килгәли башлады.

Хәер, андый кызу канлы егетләрне үземнең күргәнем дә булды. Бәлки мөселман кешесенә кардәшеңнең «ипи шүрлеген җимергәннәренә» сөенү дөрес тә түгелдер, Аллаһы Тәгалә үзе кичерсен – чын күңелдән сөенеп карап тордым. Әмма кыйнауларга, аз түләүләргә карап автобусларда Урта Азия кунаклары саны кимемәде, көннән-көн артты гына. Аларның юл кагыйдәләрен күп бозуларына да, һәлакәтләргә еш очрауларына да гел күз йомып килделәр. Шулай итеп, безгә хезмәт күрсәтергә килгән мигрантлар, юлларга хуҗа булып алдылар. Автобусларда пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфаты да кимеде кебек. Гәрчә, машинамны сервиста калдырып, өч-дүрт сәгать җәмәгать транспортында йөргәндә шулай тоелды: әйтерсең, бу шофер кешеләрне түгел, ә утын төяп йөри. Әле җитмәсә, соңгы тукталышка ярты чакрым барып җитмичә туктады һәм автобусның башка бармаячагын хәбәр итте. Минем эчемдә барча зур кызыл автобусларга һәм аларның гастарбайтер йөртүчеләренә карата ачу кабарганнан кабара торгач, ниһаять, соңгы чигенә килеп җитте һәм мин шофер янына килеп тукталышка кадәр баруын, халыкны мыскылламавын таләп иттем. Башта дорфа сүз әйтергә җыенган Азия кунагы хәзер бөтен Казан халкы исеменнән ипи шүрлегенә эләгәсен чамалады булса кирәк, шунда ук елмаеп җибәрде, аяк астына келәм булып җәелә язды, «миндәй хөрмәтле әкә»не закон кушкан җиргә кадәр илтеп куйды. Үзләре шактый куркак тагын…

Ләкин бу аларга әледән-әле зур һәлакәтләр чыгарырга комачауламый. 1 апрель көнне Казанның Гаврилов урамы тукталышында Кыргызстан кунагы Улугбәк Азимов «Хайгер» автобусында тукталышка барып кереп халыкны бәрдерә. Өч кеше үлә, 6 кеше каза күрә, шуларның өчесенең сөякләре сына. Ә бит бу фаҗига булмый да кала ала иде. Чөнки 48 яшьлек ир инде 2011нче елда һәлакәт урынын ташлап качкан өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән һәм әле аны яңа гына кире алган була. Әгәр махсус законнар булса, бу кешене инде беренче хокук бозудан соң ук Кыргызстанына озатырлар иде. Ул исә янә кешеләр йөрткән, янә авария ясаган. Аның аркасында өч кеше гомере өзелгән, өчәү гарип калган…

Хәзер инде гастарбайтерларга каршы канун әзерләнеп маташа. Әгәр аны кабул итә калсалар, ике тапкыр тәртип бозган – административ җәзага тартылган кунакны 10 елга Русиягә кертмәү шарты белән туган ягына озатачаклар. Соң булса да уң булсын, дияр идем, әмма яңа канунның эшләмәячәген аңлыйм. Бу бит зур акчалар белән һәм зур түрәләрнең ул акчалардагы өлеше белән бәйле. Пассажирлар ташу өлкәсен карыйк. Бүген Казанда автобуска утырып берәр җиргә бару 19 сум тора. Әле күптән түгел генә Уфада булдым, анда 10 сум. Ник шундый зур аерма? Югыйсә, ике шәһәр дә бер чама зурлыкта, бер чама халык яши, ике республиканың да икътисади көче-куәте бер чама…

Бу хакта таныш-белештән сораштыра торгач, шуны ачыкладым: имеш, бүгенге көндә бер пассажирны йөртүнең үзкыйммәте чама белән 6 сумга төшә. Ягъни, 10 сумга йөртү инде табышлы булып чыга! Алайса ник соң бездә бу бәя 19 сум тора? Ә менә монысын коррупция, хакимиятнең эшмәкәрләрне Универсиада өчен яңа автобуслар алырга мәҗбүр итүе белән бәйләп карау дөрестер. Ләкин алучылар бит түләгән акчаларын тизрәк кайтарырга телиләр, ә моны алар бары тик бәя күтәреп, сезнең белән безнең кесәгә кереп кенә эшли алалар…

Хәер, тагын бер юл бар икән: бу автобусларда эшләүчеләргә аз хезмәт хакы түләү исәбенә табышны арттыру. Русияле агайны үзегез беләсез: ул азга түгел, әле күп акчага да эшләргә атлыгып тормый, ә менә Урта Азиядән килгән гастарбайтер халкы талымсыз. Димәк, аларны алырга, квалификацияләренә әллә ни игътибар итеп тормаска! Иң мөһиме, табыш килсен, тиешле җирләргә «откат»лар вә ришвәтләр бирердәй сәмән керсен, әле хуҗаларга да бай яшәрлек мая калсын… Шулай итеп, бүгенге юл һәлакәтләрен ясаучы автобус йөртүче гастарбайтерларны безнең эшмәкәр вә түрәләрнең комсызлыгы нәтиҗәсе дип бәяләргә мөмкин. Бу комсызлыкның корбаны исә – гади халык… Үз кесәләрен генә кайгыртучы эшмәкәрләр, ишәк йөртергә дә ярамаган таныклыклы бәндәләргә амбар кадәр автобуслар тапшырып, юлларга хуҗа итеп куйдылар.

Әмма безгә кара хезмәт күрсәтеп кол булырга килгән бәндәләр кунакчыллыгыбызны бәяләргә теләмиләр кебек. Алар җинаятьләр кылалар, караңгы урамнарда безнең халыкны талыйлар, хатын-кызларыбызны көчлиләр… Хәтта, 8 яшьлек Василиса Галицынаны көчләп үтерүдә дә Урта Азия кешесен гаеплиләр. Кирәкме безгә җинаятьчеләрне чит илдән ташу? Русиянең үз җинаятьчеләре дә хәттин ашкан. Аларны тотып төрмәгә утырту да ил казнасына зыян сала. Йөзләгән мең чит ил җинаятьчесен асрарга безнең үз салым түләүчеләребезнең дә проблемалары җитәрлек. Юк, комсыз түрә үзенең «откат» вә ришвәтен, ә эшмәкәр үзенең зур табышын алу өчен мондый гына «тормыш ваклыклары»на күз йома. Чөнки алар затлы машиналарда сакчылар белән йөриләр, саклана торган ябык коттедж бистәләрендә яшиләр. Бу «импортлы» җинаятьчеләрдән казаны «гади генә Котбытдин вә Шәйхетдиннәр» күрә…

Кара эш эшләргә дә риза булып килгән гастарбайтерларыбыз Русиягә килгәч, бу илнең «хуҗасыз» икәнен күрделәр булса кирәк, төзелешләрдән чистарак эшләргә күчә башладылар. Такси, автобус, сатып-алу… Соңгысында бу халыклар белән без тиңләшә дә алмыйбыз. Шуңа да, алар тиз арада үз кибетләрен, хәтта, кибетләр челтәрләрен булдырдылар, күпләп сату базарлары ачтылар, башкаладан район җирләренә үк таралдылар. Биредә исә безнең кызларны эшкә алып, аларга хуҗа булып алдылар… Ә бит әле кичә генә бу бәндәләр мескен, хокуксыз гастарбайтерлар иде, бүген хуҗалар! Инде алар җирле халыктан булган сатучы кызларыбызга үз шартларын куялар, инде алар безнең сатучы кызларга теләсәләр түли, теләмәсәләр юк…

Бер көнне Арча үзәгендәге сәүдә рәтләренә барып кердем, тиз генә җиңел куртка аласы бар иде. Куртка табылды, килдем кассага, бирдем 5 мең сумлык акча. Әле иртә булу сәбәпле сатучы кызда кайтарып бирердәй мая тупланмаган иде булса кирәк, бер ир-атны дәшеп китерде. Кулларын кесәсенә тыккан, үтә канәгатьсез чырайлы, төртсәң егылырдай бер яшь кенә зат килеп басты. «Нәрсә борчыйсыз?» – дип җикеренә иде аның бөтен килеш-килбәте. «Сдача бир әле», – дип, минем биш меңлекне сузды кыз аңа. «Иртә таңнан каян килсен миңа аның кадәр акча?» – дип, биш меңлекне җирәнеп кенә бер читеннән тотып кырыйгарак атты бу. Янәсе, үзенең монда зур «нәчәлник» булуын күрсәтә. Ә күзләрендә теге акчага карата комсызлык чагыла.

Юк, минем акчамны шулай атканы өчен дә, комсыз карашы өчен дә ачуланмадым, шушы бәндәгә кол булган Арча кызлары өчен гарьләндем. Бу болагай малайның бәлки шул кызларның бакчасындагы бәрәңгене казырлык кына белеме һәм осталыгы бардыр, әмма монда хуҗа булып кылана. Лаекмы соң әле ул безнең Тукаебыз торган җирдә йөрергә, ул эчкән суны эчәргә?! Әгәр янда кешеләр күп булмаса, ата-бабаларының кабер такталарын искә алып бер акырасы, бәлки, кызып китсәм, маңгаена да берне ямыйсы идем. Юк шул, булмый, таныйлар… Шуңа да, аты-юлы белән сүгенми генә малай актыгын йөземә карап төче елмаерга мәҗбүр иттем – күрсен бу җирдә кем хуҗа, ә кемнең гастарбайтер гына икәнен.

Бу бәндәләр бездә ничек хуҗа булып алдылар дип уйлыйсыз? Болар табышлары белән бүлешә, ришвәтләр бирә белә. Шуңа күрә түрәләр аларга хәерхаһлык күрсәтә. Аннан соң, бу халыклар бик арзанлы әйберләр саталар. Монысы социаль проблеманы хәл итә. Тагын шул ук түрәләр эшен эшлиләр – иң юксыл катламны киендерәләр. Менә бит, ике куянның койрыгын берьюлы тотмакчылар: кесәгә акча да керә, бер эш тә эшләми генә ярлы халыкны киендереп була… Ничек кенә карасаң да, тагын шул ук түрә-караның комсызлыгы белән очрашабыз. Ә нәтиҗәсендә тагын шул ук гади халык килмешәкләргә кол була, аларның дорфалыгына юлыга.

Кемдер әйтер, мөселман кардәшләребез дияр. Бәлки шулайдыр, әмма бу кардәшләрнең күбесеннән файдага караганда зыян күбрәк бугай. Без аларны «кардәшләр» дип төзелешләргә яллыйбыз, ә алар безнең өчен «мөселман кардәш» дип яхшы эшлиләрме соң? Юк? Әнә, бер дустыма йорт салып яталар. «Аз гына карамый торсаң, хәзер аннан-моннан гына ясап куялар. Ә акча сораганда, кардәш өстә инде, дип кенә торалар. Белмим, кемгә төзетү яхшыдыр», – дип сөйләде ул.

Ә икенче танышыма исә үзбәк малайлары шундый йорт диварлары өеп бирәләр ки, моны күргәч хәләл җефете утырып елый. Ләкин тәкъва мөселман булган хуҗа тавыш чыгармый – мөселманнар дип бу эшне кабул итеп ала. Югыйсә, сүттереп яңадан төзетәсе иде бит. Моның өчен мөселман кардәшләре аңа рәхмәт әйтәме? Юк, алдап качалар. Көннәрнең берендә эшчеләрнең берсе килеп иптәше өчен дә, үзе өчен дә акча алып китә. Икенче көнне теге иптәше килә һәм акча таләп итә, беренче килгән дустының аңа акча бирмәвен әйтә. Минем танышым нишли дип беләсез? Мөселман кардәшебез рәнҗеп китмәсен өчен, өйдә булган соңгы тиеннәрне җыеп, күршеләрдән бурычка алып, икенче тапкыр түләп чыгара.

Югарыда сөйләгән ике танышым да байлар түгел, берсе 4, икенчесе 5 бала атасы, тәкъва мөселманнар. Аларны мөселман булып йөрүче Урта Азия кунаклары алдый. Кирәкме безгә мондый хезмәтчеләр? Юк, аларны илгә кертүне киметергә, алай гына да түгел – бөтенләй тыярга кирәк. Килсеннәр туристлар булып, китсеннәр кунак булып – без шат булырбыз. Әлегә исә төзү ширкәтләренең, төрле чыганакларның, эшмәкәрләрнең комсызлыгы аларга Русиягә эшкә килү юлын ача. Ябарга вакыт бугай – кунакларыбыз тыйнак түгел бит…

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии