Халкыма рәхмәт!

Татар халкын, аның телен, дәүләтчелеген яклап язган мәкаләм өчен мине хөкем иттеләр. 22нче февраль көнне Чаллы шәһәр суды миңа 80 мең сум штраф салды. Бу – минем 4 айлык пенсиям күләме. Алай да, ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итәргә уңайсызландым, чөнки һәркемнең үз хәле хәл. Бу хәбәр таралуга, минем штрафны түләр өчен, халык үзе акча җыя башлады. Һәм тиз арада тиешле сумма җыелып бетте! Ике тәүлектә 80 мең сумнан артык акча җыелды! Моны, беркем оештырмыйча, халык үзе эшләде. 100 сумнан башлап, 25 мең сумга кадәр җибәрүчеләр булды, 500 сум, 1000, 3000, 4000, 5000 сум күләмдә дә ярдәм булды. Чит ил татарларының ярдәменнән үзем баш тарттым, чөнки тагын җәзага тартып, «иноагент» тамгасы тагулары да мөмкин иде... 

Инде штраф өчен тиешле сумма җыелды, миңа башка акча җибәрмәгез, кадерле милләттәшләрем! Мин сезнең барыгызга да чиксез рәхмәтле! Миңа күрсәткән ярдәмегез, кылган догаларыгыз өчен, җибәргән һәр тиенегез өчен Аллаһы Тәгалә сезгә шулай ярдәм итсен, кадерләсен иде! 

Тагы бер тапкыр шуңа инандым – халык зур ул, көчле ул, гадел ул! Аның үз карашы, үз бәясе, үз хөкеме. Ул үз баласын бирми, ахыргача яклый. Милләт тормышы бүгенге көндә җир астында ургылып агып яткан саф чишмәне хәтерләтә. Таш белән бастырып куйсаң да, ул үз юлын таба, кипми дә, бетми дә, җай чыккан саен, җир йөзенә бәреп чыга... Һәм нигъмәтен дөньяга тарата, үз сүзен әйтә. 

Рәхмәт, халкым! 

Рәхмәт, татарларым! 

Син бәхетле һәм бәйсез булсын өчен мин барысын да эшләрмен, милләтем! 

Фәүзия БӘЙРӘМОВА, 

Чаллы шәһәре

Комментарии