Мәктәп крепость түгел

Казан гимназиясендәге атыш бөтен дөньяны тетрәндерде. Аннан мондый атышның дәвамы Пермь университетында булды. Бу хәлләрдән соң мәктәп укучыларын хәвефләрдән саклау өлкәсендә киң эш җәелде: каравылчылар булдырылды, камералар куелды, капкалар бикләнде... Ләкин болар белән генә укучыларны тулысынча саклау мөмкин түгел. Менә шундый ук хәл тагын Ижау шәһәрендә кабатланды.

Дөрес, сакланганны саклармын, дигән әйтем дә бар. Тик мәктәп крепость түгел, төрмә дә түгел. Ә теләгән кеше крепостька да үтеп керә алган, төрмәдән дә качканнар. Аннан мәктәпләрне чит кеше үтеп керә алмаслык итеп җиһазлау өчен миллионнар кирәк. Шәһәрләрдәге укучылар күп булган мәктәпләрне заманча технологияләр кулланып җиһазландырырлар да. Ә авыллардагы аз балалы мәктәпләр? Җиһазланган мәктәпләрдә дә дәресләр беткәч һәр укучыны полиция өенә кадәр озатып йөрмәячәк. Барлык ата-аналарның да килеп алу мөмкинлеге юк. Дәресләр беткәч, укучылар төркем-төркем булып автобус яки трамвай тукталышына барганда да аларга һөҗүм итәргә мөмкиннәр. Шуңа күрә мондый хәвефләрне бөтенләй булдырмау чараларын эзләргә кирәк.

Ә ни өчен СССР заманында мондый хәлләр булмады? Сәбәп нәрсәдә? Нинди хата ясадык? Шул хатаны табып, аны бетерү өчен эшләргә кирәктер, бәлки? Кемдер замананы, кемдер ата-ананы, кемдер мәктәпне гаепли. Дөрес, күпләр гаепле.

Билгеле, иң беренче чиратта гаилә җаваплы. Элек әниләрнең күпчелеге өйдә булса, хәзер барысы да ирләр кебек, эштә. Акча эшлиләр. Аннары элек әби-бабайлар тәрбиясе дә көчле иде. Хәзер яшьләр өйләнешү белән башка чыгып яшәү җаен карый. Өстәвенә, элеккеге кебек, гаиләдә хәзер әти «хозяин» түгел инде. Ә малай кешегә әтинең тәрбиясе һәм таләпчәнлеге кирәк.

Мәктәпләрдә дә тәрбия эше йомшады. БДИ аркасында укытучыларның башкага вакытлары калмады. Мәктәп белән ата-ана арасындагы элемтәне дә яхшыртырга кирәк. Мин үзебезнең авылда 44 ел укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләдем. Гомер буе безнең мәктәптә ата-аналар университеты эшләп килде. Һәр мәсьәләне уртага салып чишә идек. Безнең фикерләр дә, таләпләр дә уртак булды.

Миңа балалар белән бик күп походларда, экскурсияләрдә булырга туры килде. Анда хатын-кыз укытучылар да була иде. Ләкин бер генә укучы малай да бер генә сорау белән дә хатын-кыз укытучыга мөрәҗәгать итми, ир-ат укытучы кырында була. Еш кына үзең дә, укытучы икәнеңне онытып, шул малайларның командиры итеп тоясың үзеңне. Әйе, малай кешегә гаиләдә әти тәрбиясе ничек кирәк булса, мәктәптә дә ир-ат укытучы тәрбиясе шулай ук кирәк. Ә хәзер мәктәпләрдә ир-ат укытучылар сирәк.

Иң зур хаталарның берсе – тәрбия эше бетерелү. Элек БДИ яки укыту дигән сүз юк, укыту-тәрбия эше дип йөртелде. Дәресләр дә, чаралар да тәрбияви булды. Мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясе бетте, хәтта тыелды. 10нчы сыйныфта укучы 17 яшьлек кызга гөл савытының тузанын сөрттерү өчен әти-әнисеннән рөхсәт сорарга кирәк. Бер газетада язылган иде: бер мәктәп директорын балаларны бәрәңге чүпләргә алып барган өчен, әти-әниләр белән килешенмәгән дип, судка биргәннәр. 5 мең сум штраф түләттергәннәр.

Ә иң зур гаеп – җәмгыятьтә. Ул яшьләр җәмгыятьтән нинди тәрбия ала соң? СССР таркалгач, элеккеге идеология бетерелде. Аны талау, урлау, үтерү, наркомания алыштырды. Коллектив тәрбия бетте, аның урынын урам төркемнәре алды. Телевизорда кайсы каналны ачсаң да, ату, үтерү, талау... Әйтерсең җинаять дөньясында яшибез.

Кайбер яшьләр әти-әнисенең ничек авыр итеп хезмәт куеп, акчаны ничек тапканын да белмидер. Чөнки телевизордан күбрәк урлап яки талап акча эшләүне күрсәтәләр. Кайбер яшьләр, бәлки, ачу килгән һәркемне үтерергә кирәк, дип беләдер. Алар телевизордан кечкенәдән шуны күреп үсә бит. Әле моңа тагын интернетны да өстәсәң, тагын да хәтәррәккә әйләнә. Шуңа күрә бүгенге укучыларның да кайберләре иптәшләренә ташлана.

Иң хәтәре – бүгенге яшьләр беркем алдында да җавап тотмый. Әгәр әти-әни кырыслык күрсәтсә, аларны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәләр. Укытучы таләпчән булса, аны ата-ана, хәтта укучы да судка бирә.

Соңгы елларда патриотик тәрбия бетерелде. Дөресрәге, исемдә генә калды. Бу сүзне «ватанпәрвәр» дигән сүз алыштырды. Миллият сүзлегендә моның мәгънәсен ватанны сөюче, илсөяр, дип язылган. Ләкин патриотизм ул ватанны ярату гына түгел. Патриотизм ул ватанны һәм халкыңны ярату, хөрмәт итү дигән сүз. Халкың дигәнне төшереп калдырдылар, димәк, халыкның кирәге калмаган дигән сүз. Ә кем соң ул халкың? Халкың ул – син, әти-әниең, туганнарың, иптәшләрең, классташларың, дусларың... Болар – иң якын кешеләр. Аларны яратмаска мөмкинме соң? Әгәр кеше үзенең туганнарын, якыннарын, дусларын яратмый икән, аны бәлки кеше дип тә атап булмыйдыр. Әнә шундый тәрбия бирелсә, яшьләр мәктәпкә кереп укучыларны һәм укытучыларны атып үтермәс, 20-30 мең сум пенсия акчасы өчен әби-бабайларга һөҗүм итмәс, урамда очраган кешеләрне бер сәбәпсез кыйнап китмәс иде. Боларга өстәп, үзебез дә бик күп тискәре күренешләргә битараф булучыларга әйләндек. Шулай итеп, бүгенге көндә яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә илкүләмендә бик күп эшләр тора. Әлбәттә инде, иң беренче җибәрелгән хаталарны тану шарт. Танымасак, ул хаталарны төзәтеп булмаячак.

РСФСР мәгариф отличнигы Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии