- 11.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №1 (11 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Ничә еллар дәвамында Казанда милли университет кирәклеге турында сөйли-сөйли, яза-яза арып беттек. 90нчы еллар башында бу уку йорты хәтта эшли дә башлады. Итәгебезне җыйганчы, Казанда ничәмә уку йортын бетереп (кушып), федераль университет ачып та куйдылар. Милләтебезнең яулаган суверенлыгы көннән-көн юкка чыга бара. Киләчәктә милләтнең гарантиясе булган «Президент» вазифасы да бетереләчәк. Русия әллә – 25, әллә 30 округка бүленеп, республика сүзе дә юкка чыгарга мөмкин. Гаяз Исхакый әйткәнчә, «татар инкыйразы»на күп калмады. Татар теле тагын кухня теле түбәнлегенә тәгәри. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үз мөстәкыйльлеген тулысынча югалтты: милли компонентлар юкка чыга бара, бердәм уку-укыту стандарты кертелде; мәктәпләр һәм югары уку йортлары турыдан-туры РФ бюджетына бәйле һәм аның шул исемдәге министрлыгы программалары белән эшли.
Статистика мәгълүматларына караганда, татар мәктәпләре республикада 1219га җиткән иде, аларда 150 меңнән артык татар баласы белем алды. Мәктәпләрдә 99,3 процент татар телен өйрәнделәр. Берничә ел элек күрсәткечләр яхшы булса, бүген утырып еларлык: Казанның үзендә генә ничә татар мәктәбен, гимназияләрне рус мәктәпләренә куштылар, янәсе, балалар саны аз. Гамәлдә, мәктәпләрдә татар телен өйрәнеп чыккан рус һәм татар балалары татарча сөйләшәме? Билгеле, юк, чөнки ихтыяҗ тудырылмаган. Гасырлар буе урнашкан телләр вәзгыятен үзгәртүнең никадәр авыр икәнлеген тормыш үзе раслый. Мәсәлән, 1990 еллар башында күрелгән чараларга карамастан, аннан соңгы елларда үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре буенча татар телен куллану даирәсе көннән-көн тарая бара. Шәһәрдә яшәүче татарлар арасында үз ана телендә сөйләшүчеләр саны бу елларда эштә 15 проценттан – 7гә, өйдә 49 проценттан 43 кә кадәр кимегән.
Республикабызның югары уку йортларында кабул итү имтиханнарын ике дәүләт телендә дә тапшырырга мөмкин иде.
11 ел эчендә укып чыккан укучыларымның югары уку йортына кергәндә яки кергәч, татарча имтиханнар биргәнен ишеткәнем булмады. Шул ук татар маңкортлары русча сөйләргә мәҗбүр итә. Җитмәсә, узган уку елында БДИны да русча бирергә мәҗбүр иттеләр. Хакимияттә утыручыларның да күбесе татар телен, нигездә, белми. Шулай булгач, үзеннән-үзе русча сөйләшергә туры килә. Мөнбәргә менеп тә, татар телен якларга, татар телен өйрәтмиләр, дип зарланырга була. Гражданнардан таләп итү җиңел ул.
Моннан берничә еллар элек Казанның 5нче татар гимназиясендә татар телен үстерү проблемалары буенча фәнни-гамәли конференциядә катнашырга туры килде. Тел белгечләре, галимнәр кыза-кыза телебезнең матурлыгы турында русча сиптерә генә. Шулай да авыл мәктәбеннән килгән бер батыр йөрәкле ханым татарча сөйләргә җөрьәт итте. Ләкин аудиториядә утырган берничә маңкорт күп сөйләргә ирек бирмәде, «говори по-русски» дип кычкыра да башладылар. Русча чыгыш ясарга туры килде аңа.
Балтыйк буе илләрендә руслар хәзер республика-хөкүмәт телендә төп халыктан да яхшырак сөйләшә. Аларда дәүләт телен белмәсәң, эшләп тә, яшәп тә булмый. Телисеңме, теләмисеңме – өйрәнергә туры килә. Татар теленә ихтыяҗ тудырмасак, 10-15 елдан татарча сөйләшүче бетәчәгенә иманым камил.
Иң элек үзең эшләгән уку йортына яисә оешманың эшен күрергә кирәк. Үзең эшләгән коллективта, киңәшмәләр, профсоюз җыелышлары, семинарлар нинди телдә бара, эш кәгазьләре кайсы телдә тутырыла, гариза нинди телдә языла? Бу мәсьәләләрне үз коллективыңда күтәргәнең бармы? Димәк, күп кенә проблемаларны үзебез дә хәл итә алабыз. Безгә көрәшне дәвам итәргә, яңа юллар эзләргә кирәк.
Татар теле чын дәүләт теле булсын! Русы да, маңкорты да, гомумән, Татарстанда кем яши – барысы да татарча белергә тиеш.
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Телебезнең матурлыгын русчалап мактыйлар ,
Комментарии