Битараф булмыйк!

Менә ничә еллар газеталарга язылганым юк иде. Сәбәбе – газеталарда рухландырырлык темалар, кыю фикерле язмалар юк. Әллә түрәләрдән басым көчле, әллә агымга каршы йөзүче журналистлар юк. Бар иде ул андый газеталар: «Алтын Урда», «» һәм башкалар. Әмма ул басмаларны судларга биреп, таратып бетерделәр.

Менә 1-2 ел элек кулга «Безнең гәҗит» килеп эләкте. Кем биргәндер, әйтә алмыйм, әмма ул миңа бик ошады. Менә шуннан бирле яздыра башладым. Мөхәррире дә үзебезнең кеше икән. Газетагыз яхшы. Эльвира Фатыйхова язмаларын укып барам. Яхшы темалар күтәрә.

Күбрәк татар милләте һәм татар теленең гамәлдә кулланылуы турында язсагыз иде. Шул проблемаларны бергәләп күтәрик. Европа советы вәкилләренең Татарстанда татар теленең кулланылышы һәм хокуклары турында басманы укып чыккач, бик хәйранга калдым әле, җәмәгать. Башкача әйтсәк, шаккаттым. Татар теле рус теле белән тигез кулланыла, дип нәтиҗә чыгарганнар. Шулай булса, бик яхшы да бит, тик…

Икенче нәтиҗә дин өлкәсендә. Төрле диннәр арасында тынычлыкка ирешелде һәм бу күренешне уникаль дип атаганнар. Төрле дин әһелләренең шулай аңлашып яшәвенә мин бик шат. Ләкин бу күренеш кемнеңдер казанышы түгел, минемчә. Монда халык бер-берсен аңлап яши. Монда җитәкчелекнең артык зур казанышы юктыр. Бездә генә шулай дип мактану – артык эш.

Ярар, бу мәсьәләне калдырып торыйк. Татар теленең ни дәрәҗәдә кулланылуын мин яши торган шәһәрендә тикшерик әле. 2010 ел – Укытучылар елы булды. Урсала авылыннан борылгач, Советлар урамындагы унлап баганага «2010 год – Год учителя» дип язып куелган. Герцен урамында андый язулар әле һаман да тора бирә. Аларны ике телдә дә язып була бит. Кайбер урамнарда инглиз телендә дә язып эленгән, тик татар теленә генә урын калмаган. Хакимияттә милли эшләр белән шөгыльләнүчеләр бардыр бит инде? Нигә үтәлми соң безнең законнар? Күп очракта милли хәрәкәтне гаеплиләр. Татар халкы үз эшен җиренә җиткерде. Татарстанда ике теллелек буенча закон кабул ителде. Хәзер инде, гафу итегез, өстәгеләр җавапта булырга тиештер. Әйтик, кайдадыр әйбер урладылар, ди. Бу очракта бит законга нигезләнеп хөкем итәләр. Әгәр икетеллелек бозыла икән, нигә битараф булырга?! Инде хәзер «Президент», «суверенитет» сүзләренә кизәнә башладылар. Халык көндәлек тормышта яши бирә. Эшкә бара, кайта, ашый, йоклый, көн дә шул кабатлана. Һәм күп нәрсәгә битараф булып, мүк баскан ташка охшап калабыз бугай. Алай ук булмыйсы иде, җәмәгать!

Шәүкәт ГАЙНАНОВ.

Әлмәт шәһәре.

Комментарии