Җитәкченең үченнән саклан!

Җитәкченең үченнән саклан!

(Ахыры. Башы узган, 4нче сентябрь санында.)

районы Күзкәй авылында булган «ЧП», депутат Мулланур Сабировның Күзкәй авылы китапханәсе Тәнзилә Шәйхнурованың аягыннан тартып имгәтүе, репетициягә килгән бөтен фольклор коллективының шулвакыт моны «күрми калуы» турында узган санда язган идек.

АЛАЙ ТҮГЕЛ – БОЛАЙ УЛ

Очрашкан бер кеше Мулланур абыйны бик кызу канлы дип бәяләгәч, миңа да саллы гына тавыш явасын чамалап, аның капкасын атлап кердем. Безнең кызу канлылык мәсьәләсе тигезрәк булып чыктымы, кыскасы, уртак тел таба алдык кебек.

– Нишләп Тәнзиләнең хатын тикшермичә бастылар икән дип аптыраган идем аны, – дип башланган әңгәмә, әкренләп Мулланур абыйның авыл өчен эшләгән яхшылыкларына, «бер чемодан» мактау грамоталарына күчте. Аның әллә нинди спорт төрләре: гер күтәрү, йөгерү, көрәш, чаңгы, штанга буенча грамоталары тулып ята икән. «Күзкәйнең атаклы кешеләре» дигән китапта да аның нәселе хакында язылган. Хатыны да 45 ел мәктәптә укытучы булган. Үзе исә, 5 тапкыр район депутаты, 9 мәртәбә авыл советы депутаты… Колхоз рәисе дә булырга туры килгән, 11 ел буе салым инспекциясендә дә эшләгән. Хәзер исә 14 ел – ветераннар советы, 12 ел инвалидлар советы рәисе… Алга таба саныйммы?! Күп тапкырлар язганым бар: әллә үзем шул «кәгазьләр» заманында озак яшәмәгәнгә, әллә «мактау кәгазе» ашап тамак туймаганын белгәнгә, «почет грамоталар»ына бер дә исем китми. Кеше гомер буе намус белән хезмәт итеп, грамоталар җыеп, бердәнбер көнне абынырга һәм аның шул абынуын бик күпләр түземсезлек белән көтеп торырга мөмкин. Шуңа күрә Мулланур абыйның:

– Һәр кәгазьне саклыйм, хәтта өй салганда алган һәр кадак өчен кәгазем бар, элек бит аны да каян алуыңны тикшерергә киләләр иде, – дигән йомгак сүзеннән соң, телгә килгән бердәнбер соравымнан үзем дә каушап калдым:

– Бер чемодан мактау кәгазьләре җыйгансыз, сез бәхетлеме?

– Бик бәхетле! Ләкин мактау кәгазем күп булганга түгел, ә хатыннан бик уңганга!

– Мулланур абый, Тәнзилә апаның хатын газетадан укыгансыздыр инде…

– Шул хат аркасында минем хатынымны ашыгыч ярдәм машинасы алып китте. Ижауга зоопарк карарга барганнар иде, бу язманы интернеттан укыганнар. Шуннан, борчылып кайтканда, Удмуртиянең бер шәһәрендә хатыныма «скорый» чакырганнар. Төнге 12дә генә кайтып җиттеләр. Үзебезнең балалар да белми әле бу язма турында, – диде Мулланур абый чын-чынлап борчылып. – Әле ул язманы Тәнзилә ксерокстан чыгарып, башкаларга да тараткан, өй буенча куеп йөргән.

– Мулланур абый, әйдә сөйләгез әле, ничек шушы көнгә калдыгыз?

– Ерактан ук урап башлыйм инде, чөнки бу бер көнлек кенә хәл түгел. Быел март аенда теш алдырырга бардым да, бер айлап аның канын туктата алмадылар, гел больница юлында йөрдем. Шушы авырып йөргән көннәрнең берсендә без «Балкыш» фестивалендә катнашырга тиеш идек. 1957нче елдан бирле ансамбльләрдә йөргәч, җитәкче кеше дә булгач, юлда йөрүне оештыру, күлмәкләр тектерү, башка эшләр гел минем өстә булды. Бу юлы авырткач, «Балкыш»ка баруны оештыра алмадым. Транспорт юллап, ничек кирәк алай 5 кешене генә җибәрә алдым анда. Шуңа күрә ансамблебез тулы составта бара алмады. Инде Илһам Шакировның юбилее уңаеннан уздырылган чарага әзерләнгәндә, мине Күзкәй авылы мәдәният йорты мөдире Илгизә үзе чакырды. Баянчы да килергә кушты. 23нче майда сәгать көндезге 3ләрдә төштем мин анда. Тәнзилә дә шунда йөри. Шул әйтә: «Мулланур абый, рәхмәт инде, «Балкыш»ка да алып бармадың. Монда нишләп йөрисең, бар кайтып кит», – ди. «Җыелып барырга кирәк иде, машина сорыйсы да, чыгып китәсе, ерак ара түгел», – дим. «Мин кайтмыйм. Үзем закончылык комиссиясе рәисе, ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе, әнә син башта вакытында китапханәне ач», – дидем. Шунда ул йөгереп сәхнәгә менеп китте, мин аста, сәхнә кырыенда ук калдым. Ул менеп китте дә, яңадан аска миңа карап: «Син кайтып китмәдеңмени әле?» – ди. «Мин нигә кайтырга тиеш? Мин катнашам. Иртәгә бит сез минсез бара алмыйсыз, чөнки автобуска заявкасын да мин бирәм бит аның, бөтенесе артыннан мин йөрим», – дидем. Ул бит, чыннан да, шулай. Мәдәният бүлеге белән сөйләшкән идем, алар автобус җибәрергә вәгъдә итте. «Тәнзилә, 3 ел сәхнәдә син булмадың, 3 ел буе гел гран-прилар гына алып йөрдек, синсез дә була иде әле, сәхнәне пычратып йөрмә, ул кәкре аягың белән дидем!» Шунда ул бик каты сүгенеп кычкырып: «Бар кайтып кит», – диде дә, сәхнәдән аягын күтәреп миңа типмәкче иде, егылды да китте. Аннан соң репетиция башланды, 3 сәгать биедек Тәнзилә белән. Аннары кайтып киттек. Ул әле анда да кайтып китмәгән, китапханәдә чәй эчеп утырганнар. Берни дә булмаган анда. Тәнзиләнең чирләвен икенче көнне генә белдек. Атасы белән бер яшьтәге кешегә шулай аяк күтәрсен әле?!

– Тәнзилә апа белән низаг сезнең күптән башланган дип аңладым, бу бит инде беренче генә талашу түгел.

– Аның нигә миңа ачу саклавын аңламыйм. Тәнзиләгә бер әшәкелек тә теләгәнем булмады. Мин «Сельхозхимия»дә эшләгәндә дә аны ире белән гел татулаштырып тора идем. Аларга өй салырга булыштым. Әле шуннан соң Тәнзилә минем өстән гариза язды администрациягә, вазифасыннан файдаланып, сопропель алып кайтты, дип. Әйткәнемчә, алган һәр әйберемнең документы бар иде. Әле ул минем язманы гәҗиткә дә бирде үзенеке итеп. Шуннан мин аңа «отвод» яздым, алай булмаган ул дип. Клубта стендта минем фото тора иде, ул бит шуны да кубарып алган. Узган елны пенсионерларны компьютерга өйрәтергә дип мәктәпкә җыйдылар. Ул шунда икенче кеше фамилиясе белән 3 ай укыды. Укуы 2дә башлана иде, 4тә бетә иде. Бу бит аның эш сәгатендә. Аннары быел пенсиягә чыкты, тагын шунда укып йөрде ул. Теге елны өйрәнергә генә йөрде, аңа диплом бирмәделәр. Ә быел инде диплом өчен. Шушы хәлләрдән соң, район башлыгы урынбасары Люция Хаковнага кергәч ул Тәнзиләдән гафу үтенергә, үзара килешергә кушты. «Аягың кәкре дип әйткән өчен генә гафу үтенәм, ә кылмаган эшем өчен гафу үтенмим, ник шунда 7 ел сөргенгә җибәрмисез», – дидем. Ә Тәнзилә: «Аны ветераннар советыннан, депутатлыктан «снимать» итегез», – диде. Люция Хаковна шунда: «Аны халык сайлаган, халык снимать итсен», – дип җавап бирде. Әле шул очрашудан кайтканда Тәнзиләгә дә: «Әйдә, авыл халкын җыйыйк, мине алырлар микән депутатлыктан, сине авылдан куарлар микән. Сәгать ярым да тотмыйлар бит сине бу авылда», – дидем. Чынлап әйтәм, мин бит аңа чиртмәдем дә. Өч сәгать буе репетициядә берни булмагандай йөрде бит…

– Мулланур абый, сез бит Нәзирә апага үзегез үк: «Тәнзиләнең аягыннан тартуымны күрмәдем дип әйтегез», – дигәнсез. Әгәр, чыннан да, тартмагансыз икән, шулай дип әйтү нигә кирәк булды?

– Миңа полициядән, 5 шахит әзерләп куй, дип шалтыраттылар. Илгизәгә, Нәзирәгә, Рависка кердем… Равис полициягә күрсәтмә бирмим диде, баш тартты. Ә Нәзирә шушы урамда торганга… Полиция үзе йөргән инде, алар Рәхимәгә дә кергән. Мин ул чакта башка хезмәткәрләргә аңлатма яздым. Мин аңа нык рәнҗим, Эльвира! Аллаһы Тәгалә тотар ул рәнҗешне, тотар…

Мулланур абый белән бик озак сөйләшеп утырдык. Ахырдан тагын бер кат Тәнзилә апа белән күрешәсе иттем.

– Стендтан алган фотога килгәндә, аны мин үз акчама ясаттым. 10 сум сораган идем, бирмәде. Менә шундый вакчыл ир инде. Шушы хәлдән соң клуб диварында торган стендлардан минем фотоларны да буйый башладылар. Ул шулай эшлидер димим, ләкин башка гаеплене дә күрмим. Ә аның өстеннән бернинди «жалоба» язганым юк, ул үзе минем өстән язып ятты… – диде Тәнзилә апа сорауларыма җавап итеп.

ИСКИТКЕЧ БУЛГАЧ ПРОБЛЕМА НИДӘ?

Авыл халкыннан китапханә турында сораштырдым. Арада аның ачылмавын әйтүчеләр дә, Тәнзилә апа яклы булып оборона саклаучылар да бар иде.

Саҗидә апа Каюмова белән сөйләшүем күңелгә сеңеп калган.

– Без эшләгән елларда завучлар да, директор да гел тикшереп тордылар. Пенсиягә чыгу белән эштән туктадык. Мин хәзерге яшьләрнең газеталарга авыл җирлеге, хакимият өстеннән язуына гаҗәпләнәм. Бездә менә абыйлы-энеле ике туган колхозны алып баралар, кешегә эш бар, авыл үсә һәм шушыларны күреп-белеп, аларның хезмәтен бәяләмичә, безнең җирлекне газетага начар итеп язуны мин күз алдына да китерә алмыйм, үскәнем. Акыллы кеше үзе ерып чыгарга тиеш, без шулай эшләдек, яшәдек. Ягъни газетага хат язып, кемнәрнеңдер инициативасы белән нәрсәгәдер ирешергә теләүчене мин мактый алмыйм. Акыллы булыгыз, дөрес итеп языгыз, дөрес итеп аңлап китегез. Ә Мулланур абый халык өчен яшәде. Кешеләргә санаторийга юлламалар алып бирде. Менә электр, су, юл юк, дип иң беренче халык аңа барды. Тәнзиләгә вакыт җитте. Мин моны җыенда да халык алдына чыгып әйтә алам. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән бергә укыдым, аңа да барып әйтә алам. Әйе, Тәнзиләнең оештыру сәләте бар. Гел начар дип әйтә алмыйм. Эшләгән кешегә өйдә дә эш бар. Пенсиягә чыкканыма 10 ел, әйдә, акыллым ишегалдын күрсәтәм: каз, тавык, үрдәк асрыйм… Берәүгә чыкмыйм, гайбәт тыңламыйм. Ындыр табагына да кеше кирәк эшкә, әнә, шунда эшләсен, – диде Саҗидә апа.

Пенсия яшенә җитте дип кенә, оештыру сәләте булган һәм эшен җиренә җиткереп үтәгән кешене алу дөрес булыр микән? Менә бит, язучы Зифа Кадырова Тәнзилә апаны ничек мактый:

– Әгәр китапханәче авыл халкы белән эшләмәсә, китапханәләр эшләми, – ди Зифа Кадырова. – Ләкин бу китапханәдә алай дип әйтмәс идем. Элек ул иске генә бер бинада иде, хәзер анда нинди яхшы ремонт булды, күреп торасыз. Мин дә бу авылда очрашулар ясадым. Тәнзилә ханымның башка китапханәчеләр арасында да авторитеты бар күрәсең, чөнки бу очрашуга башка авыллардан да бик күп китапханәче килгән иде. Шушы 3 ел ярымда 48 очрашу үткәрдем, күп китапханәләрне күргән бар. Соңгы 3 елда менә Күзкәй белән дә элемтәдә торабыз. Колхозлар юк бит хәзер. Китапханә дә булмаса, авыл бетә. Авылда, хәтта ки районда да китап кибетләре юк. Тәнзилә ханымны, кеше буларак ничектер, сөйли дә характерлый да алмыйм, ләкин китапханәче һәм оештыручы буларак, ул искиткеч кеше, – диде ул.

ПРОБЛЕМА ТУГАНЛЫКТА…

Авыл җирлеге башлыгына туган тиешле һәм Тәнзилә апа урынына «чамалап» торучы Гөлфия апа янына да сугылдым. Ул инде алдан ук Тәнзилә апаның пенсиягә җитеп баруын чамалап, Алабугада китапханәчегә дә укып чыккан икән.

– Әйе, мин китапханәчегә укып диплом алдым, ләкин беркемгә дә эш сорап бармадым, беркемне дә эшеннән алуларын таләп итмәдем. Пенсиядәге кеше китә икән, мин аның урынына керәм, – диде Гөлфия ханым. – Укырга кергәнче үк мин бу китапханәне күздә тоттым, чөнки аның пенсия яшендә икәнен белә идем инде. Аннары, 10нчы сыйныфны тәмамлагач мин анда ярты ел эшләп тә алган идем. Тәнзилә апа белән бергә эшләдек ул вакытта. Мин аның өстеннән шикаять тә язмадым, эш тә сорамадым, ул бит берәр кайчан китәчәк, әнә шул чакта мин анда эшкә барачакмын.

Китапханәчегә озак укыталармы?

– Ел ярым дип укырга кергән идек, аннары тагын ярты ел өстәделәр. Мин режиссурада да укыдым, монда да укыдым параллельно.

Шикаятьләр язмадым, дисез. Авыл җирлеге белән туганлык булганда шикаятьләр язу кирәкмидер дә.

– Авыл җирлеге башлыгы – минем апамның малае. Ләкин мин аңа ярдәм сорап бармадым. Миңа да эшсез утыру рәхәт түгел бит. Өч балам да бар. Берсе әле генә укырга керде. Берсе беренче курста институтта укыды, ул тумыштан инвалид, – диде Гөлфия ханым.

СОҢГЫ СҮЗ ТҮГЕЛ

Бу вакыйгада гаепле кешене табуны үз бурычым дип санамыйм да. Бу бөтен район өстенә төшкән кара тап һәм ояты үзләренә. Хәер, зур гаепле бер кеше бар монда! Пенсия яшенә җиткән дип Тәнзилә апаны эшеннән алып аткан пенсионер турында әйтүем. Тукай районы башлыгы урынбасары Люция Хак кызы бу дөреслекне бер дә үзеннән башламаган. Ул алдап-йолдап Тәнзилә апаның гаризасын судтан алдыруга ирешкән һәм бу хатыннан шундый рәхимсез төстә үч алганнар, эшсез калдырганнар икән, монда гаепле кеше кем генә була ала? Бу вакыйга Люция Хак кызының асыл сыйфатларын, чын йөзен тагын бер кат ачып салды. Без аны газетабызда сан саен ачып торабыз да бит, тик әлегә аны без генә күрәбез бугай. Әйтеп-әйтеп, сөйләп, язып та барып җитмәгән кешеләргә урыс комиксларында ничек эндәшсәләр, минем дә соңгы вакытта Тукай хакимиятенә шулай эндәшәсем килә: «Алло, гараж, ишетәсезме?!»

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Тукай-Күзкәй-Тукай.

P.S. Тукайдан кайтавазлар ишелеп ява. Әле бу районга мәхәббәтем сүрелмәде. Тиздән тагын күрешербез дип өметләнәм. Сарман борылышын проблемасыз үтә алырдай трактор эзләп яткан мәлем…

Рәхмәтсез хезмәтебез!

«Безнең гәҗит» газетасы журналисты белән үз фикерләремне уртаклашкач һәм хезмәттәшләремнең әйтәсе сүзләрен җиткергәч, бу язма озак көттермичә басылып та чыккач, миңа караш үзгәрәсен сизгән идем – шулай булды да.

30нчы августта Республика көнен үткәрергә җыелдык. Сәгать кичке 6га, мәдәният йортында узачак бәйрәмгә чакырып, афишабыз 4 көн эленеп торса да (авыл җирендә шулай инде ул, 6га чакырып 7гә җыелып бетсәләр шатланасың), халык бик күп җыелмаган иде әле. Шулвакыт, безнең район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Арслангали кызы Җәббарова, «исәнмесез» дияргә дә онытып, безнең биргән сәламнәребезне дә алмый килеп керде. Милли киемнәр кигән кызларны, концертта катнашучыларны күреп, зал уртасында каранып басып торганнан соң, тагын кире борылып чыгып китте. Яңадан әйләнеп кереп, бәйләнергә сәбәп таба алмыйча, миңа түгел, ә килгән кунакны каршы алып торган Оргыды авылы мәдәният йорты мөдире Альбинага һәм Күгәш авылы мәдәният йорты мөдире Анфисага: «Где народ? Почему народ не воспитываете? Народ должен во время ходить», – дип канәгатьсезлеген белдерә башлады. (Сүз уңаеннан, бу авыллар Сәмәкәй авыл җирлегенә керә.) Мин, Сәмәкәй мәдәният йорты директоры, аның кырыенда гына басып торам. Миңа бөтенләй игътибар юк. «Где программа? Где ваш сценарий? Что за бардак?» – дип ярсуын дәвам итте. Чынлыкта, бәйрәм әле башланмаган да, музыка уйнап тора, халык акрынлап җыела гына иде. «Әнә, Илдар абыйдан сорагыз!» – диде кызлар. Ул җавап көтмичә, кулындагы фотоаппарат белән түшәмнең җимерек урынын төшереп алып тагын юк булды. Ике-өч минут та үтмәде, атылып килеп кереп, безнең бию төркеме җитәкчесе Фәнзирәне милли киемнәрдән күреп алып: «Чё она тут делает, выгоните её», – дип кычкыра ук башлады. Аптырап, нәрсә булганын аңламыйча торган балалар янына килеп: «Кто у вас руководитель и в какие дни вы занимаетесь?» – дип дорфа гына сорауга, балалар берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйләргә керештеләр.

– Фәнзирә апа бию өйрәтә безгә, һәр атнаның өч көнендә без клубка йөрибез, – дип җавап кайтаргач, кая барып бәрелергә белмичә, әле бер ишеккә, әле икенчесенә атлыгып та, ачып карарга батырчылыгы җитмичәме, тиз-тиз атлап тагын чыгып китте. Алданрак килеп утырган ике апа: «И Ходаем, нинди тәртипсез хатын бу, ул ишекне әкрен генә ябып булмый микәнни, клуб болай да ишелергә тора», – дип аптырап калдылар. Мин эндәшмәдем. Эндәшсәм дә, шушы йортның мөдире, бәйрәмнең төп оештыручысы булып: «Исәнмесез, түрдән узыгыз!» – дип әйткән сүзләремне дә ишетмәгән кеше белән нәрсә сөйләшим. «Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән бөек халкым бар», – дип исемләнгән бәйрәм бу минутларда миңа мөһимрәк тоелды. Үткәрдек без аны. Бик күп булмаса да халык та килде. Биедек тә, җырладык та! Авылдашлар рәхмәтләр әйтеп таралгач, күңелнең бер читенә кара төен бәйләп чыгып киткән җитәкчем турында озак кына уйлап утырдым.

Бу хатны, бәлки, язмаган да булыр идем, ләкин тагын шул Алсу Арслангали кызына бәйле бер хәл булды. 2нче сентябрьдә без, белем бәйрәменә дип, Сәмәкәй авылы мәктәбенә җыелдык. Шундый матур көндә бәйрәм чарасын карамыйча йөрәк түзми. Без дә бит кайчандыр, шулай чәчәкләр тотып, мәктәпкә бара идек. Мәктәптә, шушы көннәрдә генә больницадан чыккан Сәет авылы мәдәният йорты җитәкчесе Айсылу белән очрашып, хәлләр сорашып, шатлыкларны бүлешкәч: «Киләсе атнага тагын больницага кереп ятам, дәвалану бетмәде әле. Шундый матур көнне ни җаның белән анда түзеп ятасың инде», – дигән Айсылудан аның ире Әбүзәрне сораштым. Ул бездән ерак булмаган Иске Абдул авылында урнашкан «Гиндукуш» музее директоры.

– Уку елы башыннан ук, башлангыч класс балалары белән, шул музейны, мәдәният йорты алдындагы мемориаль һәйкәлне карап кайтасы иде. Үз төбәкләрендә туып-үскән батырларны белеп кайтырлар, аннан соң бала-чагага сугыш коралларын карау кызык бит ул. Әфган сугышларын үткән БТР гына ни тора анда, – дип, Айсылуга хыялларымны саный башладым.

– Әбүзәр анда эшләми инде. Эштән китәм дип, район мәдәният бүлегенә гариза кертеп бирде, – диде Айсылу. – Син безнең Алсу ханымны беләсең бит инде. Күпме мөрәжәгать итеп тә бер соравыбызга да җавап ала алмагач, ул тәкъдимнәребезне дә тыңламагач, колагына элмәгәч, бигрәк тә: «Видала я ваш памятник фәлән җирдә», – дигән сүзләреннән соң йөрәгемә бик авыр булды дип, гариза кертте Әбүзәр.

Шуларны тыңлаганнан соң минем дә сүзем бетте. Ә музей һәм аны оештыручылар турында бер китап язарлык. Рәхмәтсез хезмәт менә шундый була ул…

Өченче сентябрь көнне районыбызның хакимият утырышлар залында зур җыелыш булды. Китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, өч айга якын күрешмәгән хезмәттәшләр белән сөйләшеп, яңалыклар уртаклашып, рәхәтләнеп зарланышып алгач, утырыш башланды. Нинди коллективлар кайларда ничек чыгыш ясаган – аларга рәхмәт әйтеп, мактау кәгазьләре бирелде. Чын күңелдән шатланып утырдым. Тик менә Алсу Арслангали кызының ялкынлы чыгышын аңламадым. «Зур кораблар океаннарда йөзә, шул корабның штурвалы минем кулда – капитаны мин, кая телим – шунда йөзәм, әгәр дә минем корабка утырып йөзәсегез килми икән, коелыгыз», – дип ярсыды ул. Көчле эмоцияләргә бирелеп ясалган чыгышны (Курчак театры артисткасы) аңларга тырышып утырган чагында, янәшәмдә утырган ханым (исемен әйтеп тормыйм):

– Бөтен телевидение, радио шушы көннәрдә шаулый, Русиядә иң артта калган тармак – кораблар, диңгез суднолары төзү өлкәсе икән. Көн туса каядыр теплоход баткан, исерек капитан каядыр килеп бәрелгән, сәяхәт кораблары комга утырган… Нинди генә фаҗигаләр күрсәтмәде бу кораблар: «Конкорд», «Болгар»… Искә аласы да килми», – дип, авыр сулап куйганнан соң, пышылдап кына: «Бу кайсы кораб капитаны булырга җыена икән? Нинди комнарга алып барып терәр икән бу безне?» – дип куйды. «Американыкыдыр инде, әнә бит, гарәп илләрен, бер гаепсез халыкны бомбага тотарга җыена», – дип әйтмәкче идем, залда Октябрина Фёдоровна чыгыш ясый башлады. Дөресен генә әйткәндә, безнең районның мәдәният өлкәсенә Октябрина Фёдоровна килмәгән булса, корабыбыз күптән комга терәлгән булыр иде инде. Ул эшли башлагач, мәдәният бүлегенә бераз тәртип салына башлады. Әнә, бүгенге җыелышта да яңа урнашкан методист, сәнгать җитәкчесе, вокал, хореография белгече белән таныштык. Өмет уянгандай булды. Бөтен мәдәният хезмәткәрләре, ниһаять, ярдәм сорап барырдай кеше була икән, дигән зур өметләр белән, эшлисе килеп, җыелыштан таралыштык.

Тукай районы, Сәмәкәй авылы мәдәният йорты мөдире Илдар ГАДИЕВ.

КЕМДӘ АКЧА – ШУЛ ХУҖА

«Җитәкченең үченнән саклан!» (4нче сентябрь, 2013нче ел) язмасының беренче биткә куелган анонсын – «Тукайда үчле халык?» дигәнне «Күзкәйдә дә үчле халык» диеп төзәтер идем. Билләhи, 1937нче елгы репрессия булса, авылда Э.Гәрәев, ике Шәйхәттаров hәм Сабиров кына калыр иде, калган бөтенесен Себергә сөреп бетерерләр иде. Ә Тәнзилә молодец! Сабиров кадәр Сабировка каршы чыксын әле, шул тыныч кына, ирсез ике бала үстергән, гомере буе эштән башка нәрсә күрмәгән хатын. Ат йөрәге бардыр ул хатында – авылда күпләр шулай ди.

Ә Сабиров үзен күрсәтә, үзенә ошамаган кешедән үч ала белә. Ни кирәк булгандыр инде аңа Тәнзиләдән? Нигә бәйләнәдер? Күзкәйдә бүтән бәйләнер кешесе калмагандыр инде. Күпме кеше өстеннән «жалоба» язып, тикшертеп, зар елатты бит ул. Шуңа каршы килеп, судка бирергә куркып яшиләр бит. 5 ел элек үземә дә аның начарлыгын күрергә туры килде. Рәнҗедем, тавыш куптармадым, барыбер судан коры чыга, дидем. Үзенә дә тигән хәзер үз сасысы, имеш, хәзер Тәнзилә гаепле! «Ул мәдәният хезмәткәре булгач, талашырга тиеш түгел иде», – диләр, эштән куалар. Ә депутатка ярый ни эшләсә дә! «Күршесен мәк үстереп сата, наркоман», – дип, гаепләп шикаять язса да, килешә аңа. Икенче күршесенең cыеры басуга керде дип, башка сыймаганны эшләсә дә, ул гаепсез кала.

Ул багана утыртып авылга ут керткән, торба сузып су керткән, газ керткән, клуб-мәктәп төзегән, ул гына эшләгән Күзкәй өчен! Ул каяндыр җыелган значокларын, медальләрен санап бетерерлек түгел. Кая гына барса да, папкасындагы грамоталарын күрсәтеп чыга. Минзәлә районында колхоз рәисе булып эшләгәндә нинди хәлләр булуын онытты микән ни?! Өен дә балалар бакчасы иттеләр хәтта. Шушы кеше салым инспекторы булып йөрде бит әле. Ә ул инспекторларның ничек эшләвен һәркем белә.

Җитәкчеләр дә куркып тора ди аннан, гаепләре бардыр димәк! Клуб ишелеп ремонт ясаганда Гәрәевның да өе зурайды, Шәйхаттаровлар да өй салалар. Моны бит Сабиров күреп-белеп тора, тиешле урыннарга да җиткерә ала.

Менә шундый хәлләр булып ята Күзкәйдә. Халык курка. Кемнең кулында власть, акча – закон шулар кулында! Тәнзилә ни кырды инде, эшеннән кудылар!

Ә ни өчен?

Эльвира Фатыйховага әйтәсе килгән сүзем шул: бер үк начар кеше итеп язмагыз Сабировны, өстегездән шикаять китәр яки газетагызны ябарлар!!!

Асия ГАЛИМОВА.

 

Комментарии