Башкаларга да сабак булсын

Башкаларга да сабак булсын

РЕДАКЦИЯДӘН: Газетабызның 12нче декабрь санында Чаллы шәһәренең данлы тарихлы Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә укытучылар тарафыннан укучы балага буллинг оештырылуы, әтисенең татарча укытуны таләп итү активлыгы өчен баладан шул рәвешле үч алулары турында «Татар теленнән куркытып биздермәкчеләрме» дип исемләнгән язма чыкты. Һәм мәкалә зур шау-шуга сәбәпче булды. Редакциябезгә шалтыратулар, мөрәҗәгатьләр бихисап. Бүген аларның кайберләрен тәкъдим дә итәбез. 
Редакция темага нокта куймый. Һәм журналист уздырган тикшерүләргә нигезләнеп, бу мәктәптә чынлап та законга каршы килә торган хәлләр булып ята, дигән нәтиҗә ясарга җирлек бар. Без кайбер сорауларга ачыклык кертү өчен төрле оешмаларга редакция исеменнән мөрәҗәгатьләр юлладык. Масса-күләм мәгълүмат чаралары турындагы канунга ярашлы рәвештә тиешле срокларда җаваплар алыныр дип уйлыйбыз һәм аларның «миннән киткәнче, иясенә җиткәнче» генә булмаслыгына, һәм хокук саклау органнары да битараф калмас, дип өметләнәбез.
 

Башкаларга да сабак булсын
Интернетта Чаллының М. Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең бүгенге хәле турында мәкалә укыдым. Хәзер ул гимназиядән данлы тарихы гына калган икән, дигән кызганыч тойгы барлыкка килде. Әлеге уку йортында эш шуңа барып җиткән ки, татар телендә белем бирмәс өчен, педагоглары укучыларны бик нык кимсеткән булган. Ул үзенең дуамаллыгы белән гимназиянең дәрәҗәсен төшергән дә аткан. Уйлап карыйк, укучыларга карата андый мөнәсәбәт булганда, ата-аналар үз баласын гимназиягә укырга бирергә атлыгып торыр микән?
Чирен яшергән – үлгән, диләр. Бу хурлыклы хәлгә берүк күз йоммаска кирәк. Беренче чиратта Г.Р. Габделвәлиева эшеннән алынырга тиеш. Шулай итеп кенә гимназиянең якты исемен саклап калып булачак. Башкаларга сабак булсын өчен дә кирәк бу. 
Ильяс САЛИХОВ
 

Укытучы исеменә тап төшерүчеләр
«Безнең гәҗит»тә Чаллының М. Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе турында укыгач, йөрәгем түзмәде, кайтаваз язарга булдым. Мәкаләдә бәян ителгән хәл минем дә, башка ата-аналарның да балаларына кагылырга мөмкин дип уйлап куйдым.
«Татар теленнән куркытып биздермәкчеләрме?» дип исемләнгән язмадан күренгәнчә, бер укучы кызның әтисе уку йортыннан татар телендә белем бирүне таләп иткән булган. Шуннан соң класс җитәкчесе Г. Габделвәлиева әлеге кызны башка укучылардан аерып, байтак вакыт сыйныф алдында төрлечә мыскыллаган.
Мин укытучының үзен бу рәвешле тотышын хәттин ашкан оятсызлык дип бәялим. Укучыны рәнҗетергә беркемнең хакы юк! Без балаларыбызны түбәнсетү өчен түгел, ә белем һәм тәрбия алу өчен мәктәпкә бирәбез бит! Шуның өстенә, гимназия директоры да Г. Габделвәлиеваны яклап маташкан.
Чаллыда татар телендә белем бирүче бер мәктәп тә булмавы мине дә борчый. Уку яше җиткәч, мин балаларымны безнең йортка якын урнашкан 58нче мәктәпкә бирдем. Аның татар дип саналуы да күңелгә хуш килгән иде. Ләкин монда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен исәпкә алмаганда, татарча белем бирү бөтенләй булмады.
Башлангычтан соң, балаларымны бүтән татар уку йортына күчердем. Монда да шул ук хәл булып чыкты: белем бирү теле бар фәннәрдән дә урысча. 
Туган телне сакларга теләгән ата-аналар өчен шәһәребездә барлык фәннәрдән татар телендә белем бирүче мәктәп кайчан булыр икән? Мондый уку йортын М. Вахитов исемендәге гимназиядә оештырырга була, әлбәттә. Ләкин аның өчен шәһәр җитәкчелегенең тәвәккәллеге һәм шундый карары кирәк.
Татарча укытуга каршы чыгучы Габделвәлиевалар һәм моның белән риза булучы директор эшеннән алынмый икән, димәк, татар телендә белем бирү шәһәр җитәкчеләренә бөтенләй дә кирәк түгел булып чыга.
И. ШӘМСЕМӨХӘММӘТОВ,
Яр Чаллы шәһәре
 

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановка
Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!
Минем оныкларым Илхан һәм Илдинә Чаллы шәһәренең М. Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә укый. Аларның әтисе, ягъни минем улым, ошбу уку елы башында гимназиянең 7нче сыйныфларында татар телендә белем бирүне таләп иткән. Шуннан соң сыйныф җитәкчесе Г.Р. Габделвәлиева 7 «В» сыйныфында укучы оныгым Илдинәгә каныккан, шактый вакыт аны җәберләгән. Балакаем авырып һәм хәле китеп атна буе укырга да йөри алмаган. 
Мин борчылмасын диптер, улым бу турыда миңа сөйләмәде. Ләкин безне капчыкта яшереп булмый, бу хәлләр турында «Безнең гәҗит»тә «Татар теленнән куркытып биздермәкчеләрме?» дигән исем астында дөнья күргән мәкаләдән укыдым. Шуннан күңелем әрнеде. Бер гасыр диярлек гомер яшәп, укытучы кешенең баланы шуның кадәр каныгып җәберләве турында ишеткәнем булмады. Әле җитмәсә үз оныгымны бит! Әле ни өчен диген! Туган телебездә укытмас өчен...
Узган уку елында да шуңа охшаш хәлләр булган икән. Ә укытучы Г. Габделвәлиева әле һаман гимназиядә эшли, ди. Аның кебек мәрхәмәтсез укытучыларны балалар белән эшләргә якын да җибәрергә ярамый бит, югыйсә.
Кодагыебызның бертуган апасы Бәнәнә Садыйкова (1924-2017) Сезгә Саба районының Лесхоз авылы мәктәбендә 5 ел буе татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән. Оныкларым әти-әнисе белән Бәнәнә әбиләре янына еш кайтып йөрде. Оныгым Илдинә: «Бәнәнә әбием кебек укытучы буласым килә», – дип, сәхнәдән чыгыш ясаган бала ул.
2016нчы елда шул 92 яшьлек Бәнәнә Садыйкова оныкларына Чаллының М. Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә татар телендә белем бирүне үтенеп Сезгә хат юллаган иде. Шул үтенечне тормышка ашырасы урында, хәзер менә балага ябырылганнар.
Миңа да хәзер 92 яшь. Бәнәнә туганыбыз кебек мин әле дә каләм иясе. Язмаларым матбугатта басылып чыга.
Илдинә укыган 7 «В» сыйныфында хәлнең һаман да нигездән үзгәрмәве мине бик борчый. Чаллы шәһәренең мәгариф башлыклары күз буягыч чаралар гына күргән икән. 
Оныкларымны җәберләүгә юл куймавыгызны үтенеп, мәсьәләне тамырдан хәл итүегезне сорыйм.
Фәйрүзә ӘХМӘДИШИНА,
Элеккеге тәрбияче һәм китапханәче

Бу бит башка сыймаслык хәл!
«Безнең гәҗит»тә Наилә апа Вилданованың «Татар теленнән куркытып биздермәкчеләрме?» дигән язмасын укыгач, кулыма каләм алмыйча булдыра алмадым.
Мин – шушы гимназиядә укып чыккан кеше. Минем өч апам да шунда белем алды. Барлык фәннәр дә татар телендә укытылды. Ул вакытта безне укыткан Уразаев Ирек Таһирович, аның тормыш иптәше Уразаева Розалия Салиховна, Шамматова Гөлшат Нуровна, Вәсимә Локмановна (фамилиясе хәтеремдә калмаган), беренче укытучым Таймасова Әнисә Әшрәфулловна – күңелемдә якты эз калдырган шәхесләр. Бәлки шуңа күрә дә, мин үземнең тормышымны да балалар тәрбияләүгә багышлаганмындыр.
Минем ике балам да 29нчы татар гимназиясендә белем алды. Аннан 84нче Гали Акыш лицеенда, үзебезнең ана телендә, укуларын дәвам иттеләр. Бүгенге көндә икесе дә югары белемле белгечләр. Татар телендә белем алулары аларга комачау итмәде, тормышта уз урыннарын таптылар.
Кечкенә баламны балалар бакчасының татар төркеменә бирү теләгем тормышка ашмады. Чөнки кайчандыр абыйсы белән апасы йөргән бакчада татар төркемнәре юк иде инде. Мәктәпкә кергәндә, документларны илтергә баргач та беренче соравым: «Татар сыйныфлары бармы?» – иде.» Хәзер татар сыйныфлары юк инде», – дигән җавап ишеттем. Бик аяныч хәл... .
Ә бер гасырдан артык тарихы булган данлыклы М. Вахитов исемен йөрткән гимназиядә бүгенге көндә шундый хәлләр булуы тетрәндерде. Мин, әни буларак, ул кыз баланың язмышына битараф кала алмадым. Укытучы тарафыннан баланың кыерсытылуы башка сыймаслык хәл!
Кайда икән безне укыткан, безгә тәрбия биргән чын укытучылар?!
Айсылу МӨХӘММӘТХАНОВА


Укытучы үзе китми икән, директорны эшеннән алсыннар
«Безнең гәҗит»тә күренекле журналист Наилә Вилданованың «Татар теленнән куркытып биздермәкчеләрме?» дип исемләнгән язмасын укыгач, хәйран калдым. Шул хәтле рәхимсезлек булса-булыр икән дөньяда. 
Гимназиядә класс җитәкчесе Г.Габделвәлиева тарафыннан 7нче «В» сыйныфы укучысы шактый вакыт җәберләнгән. Бу коточкыч вакыйганың төбендә нәрсә ята дисәк, әлеге кыз баланың әтисе Т. Әхмәдишин татар гимназиясендә татарча белем бирүне сораган булган икән. 
Нәтиҗәдә И.нең сәламәтлегенә дә зыян килгән. Ә укытучы Г.Габделвәлиева гимназиядә эшләвен һаман дәвам итә бирә. Димәк, баланы җәберләүгә гимназия директоры З.Р. Нәбиуллина күз йомган булып чыга? Язмадан күренгәнчә, моның шулай икәнен директор үзе үк раслый кебек. Ул Т.Әхмәдишинга баласы турында ачыктан-ачык итеп: «Менә тынычлана дисез бит, ә болай йөреп кабат башланса?» – ди. Ягъни, татарча укытуны сорап һәм балагызны яклап йөрсәгез, мыскыл итү кабатланачак дип, атасына үзенчә басым ясамакчы, минемчә.
90нчы елларда минем балалар да 2нче гимназиядә белем алды. Ул вакытта класс җитәкчеләре укучыларына үз балаларына караган кебек карый иде. Шул чорны хәзерге тормыш белән чагыштырам да шаклар катам.
Балык башыннан чери, диләр. Уку йортындагы тәртип, һичшиксез, директордан тора. Укучы бала мәктәп белән ата-ана каршылыгының корбаны булырга тиеш түгел. 
Рифат БӘДРЕТДИН,
Чаллы шәһәре

Комментарии