Кесә эченнән йодрык селкеп…

Кесә эченнән йодрык селкеп…

Куркак безнең . Үз шәүләбездән үзебез куркып яши торган кешеләр без. Хәрам ризык ашаудан куркабыз, әмма ашый бирәбез. Авырудан куркабыз, авырып киткәч хастаханәгә бармас өчен әллә ниләр эшләргә ризабыз. Кибеттәге бәяләр артудан куркабыз. Тик барыбер һәр көнне кирәкле әйберләрне сатып алабыз. Җитәкчеләребезнең тузга язмаган яңа фәрманнарыннан куркабыз, шул ук вакытта авыз ачып сүз әйтергә кыймыйбыз…

Әле күптән түгел генә бензинның бәяләре артты. Елга дүртенче тапкыр! Нефть, газ өстендә утырган дәүләт халкы шундый бәягә ягулык сатып алсын инде! Америка, Европа илләрендә халык шунда ук ризасызлыгын белдерә мондый күренешләргә. Халыкның мөрәҗәгатенә дәүләт җитәкчеләре «яхшылык» белән җавап бирмәсә, халык шунда ук баш күтәрә башлый. Без исә күрше белән ишек алдында гапләшкәндә дәүләтне сүгәбез-сүгәбез дә, кереп ятып йоклыйбыз. Коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр артса да шулай. Почта бүлегендә акча түләргә чират торганда, эчтән генә әче итеп бер сүгенәбез, авыз эченнән мыгырданабыз да, шуның белән бетте-китте! Күпләр әле эшләмәгән лифт, җыештырылмаган, хан заманыннан бирле ремонт күрмәгән подъездлары өчен дә акча түләп ята. Тиешле урынга гариза язып, акчасын кире кайтаруны сорый башласа, артык түләгән акча, әле бер, әле икенче кабинетлар ишеген шакып, кәгазь боткасын ерып чыкканчы, әллә ничә тапкыр артыгы белән кесәңнән чыга. Шундый система инде бездә. Бәлки аны халыкны куркытыр өчен уйлап тапканнардыр да әле. Кешеләр вакытын, акчасын янда калдырыр, нервысын бозмас өчен генә булса да, мондый тәмугка керергә куркалар. Авызга су капкан килеш яшәүне кулайрак күрәбез шул без.

Минем бер тапкыр да сайлауларга барганым юк. Ни өчен икәнен хәзер аңлатып бирәм. Минем бер якын туганым укытучы булып эшли. Ә мескен укытучыларны бөтен җәмәгать эшләренә «кыстыралар». Авыл җирендә яши торганнарына бигрәк тә каты эләгә инде. Җәй көне юл буендагы чүп үләннәрен чалгы белән чабу дисеңме, электр баганаларын акшарлаумы, гектар-гектар шикәр чөгендере чүбен утаумы – барысына да түзә укытучы халкы. Кышын да дәфтәр тикшереп, план язып, алтышар сәгать дәрес бирүне генә аз дип таба җитәкчеләр. Алар әле авылда булган һәр бәйрәмне, һәр кичәне оештырырга, анда катнашырга да тиешләр. Президент, депутат, авыл җирлеге башлыкларын һәм авыл җыеннарын үткәрү дә гыйлем таратучылар җилкәсенә төшә. Безнең туганыбыз да авылда эшли, шуңа аны әле бер генә тапкыр да оештырудан калдырганнары юк. Апам шул эш белән шөгыльләнгәч, системасының бөтен нечкәлекләрен белеп бетерә яздым инде.

Сайлаулар башлануга ике-өч ай кала, апа һәм тагын комиссиянең 6-7 әгъзасы кочак-кочак ниндидер документлар ясыйлар, исемлекләр төзиләр, чакырулар басалар. Шул ук вакытта пропаганда белән дә шөгыльләнергә кирәк: өстәгеләр кушкан кандидат тавыш җыймаса, авыл җитәкчеләренең башыннан сыйпамыйлар. Менә сайлау көне килеп җитә. Авыл җирендә күпчелек халык – урта буын һәм өлкәннәр. Әби-бабайлар Совет тәрбиясе алган, шуңа иртә таңнан, әле сайлау уза торган бина ишекләре ачылганчы ук килеп, ишек төбендә чират ала. Ә сайлау вакыты килеп җиткәч, кабинетлар янында басып торучы яшь кызлар (алар шулай ук алдан өйрәтелеп куелган була инде), әби-бабайларга кемне сайларга икәнен күрсәтәләр. Шулай сайлаулар узып та китә. Бер президент сайлаулары вакытында, «тыңлаусыз» сайлаучыларның кайсысыдыр Жириновский кандидатурасын сайлаган. Шуның өчен булган тавыш, гауганы белсәгез сез? Ул бюллетеньне нишләтергә дә белмәгәннәр комиссиядәгеләр. Хет чәйнәп йот инде менә! Апаның сайлаулар вакытында булган шундый хәлләрне тыңлаганнан соң, сайлауга бер генә тапкыр да барып карамадым. Ә ник ял көнемне әрәм итеп, йокымны калдырып мин анда барырга тиеш соң әле?! Әйтерсең, минем сайлаудан берәр нәрсә үзгәрә. Бәлки, мин дөрес уйламыймдыр, кемдер «Син гражданлык бурычыңнан баш тарткансың» дияр. Тик ул бурычны үтәүдән миңа нинди зыян да, минем күршемә ни файда соң? Кәнәфигә утыруны чиратка салган илдә сүз иреге, сайлау иреге дигән төшенчәләр көлкеле яңгыраш таба түгелме?

Хуш, сайлаулар уздыру системасы инде күптән «калыплашкан». Ә бит илебездә көн тудымы – яңа реформа, кич җиттеме – яңа закон. Инде юристлар үзләре дә конституциядә нинди матдә үзгәртелгәнен белмиләр бугай. Ә президент тели икән, полиция хезмәткәрләре эшчәнлегенә үзгәреш кертә, тели икән, сәламәтлек саклау тармагын тамырдан үзгәртә. Сүз уңаеннан, октябрь ахырында гына Д. Медведев «Бушлай медицина хезмәте күрсәтү программасы»на кул куйды. Бу программа нигезендә, Русиядә яшәүче бер кешегә якынча 7 мең 600 сум күләмендә дарулар, медицина хезмәте күрсәтелергә тиеш. Тик тиеш белән генә ерак китеп булмый. Операция кичергән кешеләр яхшы белә, бу бушлай башкарыла торган процесс түгел. Хастаханәгә ятуга, авырулар, кайсы табибның ничә тәңкә торганын белешә башлый. Хастаханәдән үз аягың белән чыгам дисәң, табиб кесәсенә берничә меңлекне шудырмыйча булмый. Ә бала таба башласаң, бу үзе бер бизнес дөньясы! Берничә ел элек апам малай тапты. Бала табу йортының берсеннән танышлары аша ниндидер табибны эзләп тапты болар башта. Аннан аңа ярыйсы ук күләмдә күчтәнәч бирделәр. Әгәр шулай итмәсәң, синең балаңны да, үзеңне дә берәү дә килеп тә карамаячак, ди. Хет балаңны коридорда тап! Менә үзебез сүгәбез табибларны, үзебез акча күтәреп киләбез яннарына. Җинаять кылуыбызны аңламыйбыз да бугай инде хәзер, иң мөһиме – аякка бастырсын ул безне. Шуннан соң кем сәләмәтлекне сатып алып булмый, дия ала инде? Ничек кенә була әле.

Газета-журналларны контрольдә тотулары гына җитмәгән, хәзер интернетны да үз кулларына алырга җыеналар өстәгеләр. Басма матбугатка кыю язылган материаллар җибәрә укучылар. Тик редактор кәнәфие өчен курка, шуңа күрә, андый материал урынына тузга язмаган мәзәкләр бастыруны кулайрак күрә. Телевидениедә дә шул ук хәл. Берәр пикет турында тележурналистларга шалтыратып әйтсәң, алар баштан җитәкченең фатыйхасын алырга ашыга. Фатыйха юк икән, материалны да төшермиләр. Халыкка мәгълүмат иләк аша иләнеп кенә бирелә бүгенге көндә. Хәтта Сталин чорында да моның кадәр цензура булмагандыр. Хәзер менә интернетны да өстән тикшереп, карап торырга җыеналар…

Уку-укыту өлкәсендә дә шул ук хәл Русиядә. Бар да сатыла, бар да сатып ала. Тик болар «итәк астыннан» гына эшләнә торган эшләр. Апамның улы укый торган университетта бер студент укытучысының ришвәт алуын хокук саклау органнарына хәбәр иткән булган. Нәтиҗәсе ничек дисезме? Студентны югары уку йортыннан куганнар, ә укытучы берәр айдан укытуын дәвам иткән. Менә шулай культуралы рәвештә безнең авызны томалыйлар хәзер. Ә без һаман дәшми бирәбез. Һаман бар эшебез кесә эченнән йодрык селкүгә генә кайтып кала шул.

.

Комментарии