Дөрес итеп языйк

«Безнең гәҗит»нең 31нче санында (7 август, 2019) «Аерылмагыз» җырын бастыргансыз. Анда III куплет итеп I куплет кабатлана. Ә дөресе болай:

Сөялдем зифа талларга,

Белмәдем бөгеләсен.

Белмәдем талларга карап,

Үзәгем өзеләсен.

Талларга карап моңаям

Ялгыз минутларымда,

Берьялгызымны яндырма

Мәхәббәт утларында.

Бу җырны Асаф Вәлиев яратып башкара, ләкин ул сүзләрен оныткандыр.

Шул ук санның 3нче битендә Сарытау шәһәре дип язасыз. И күңелем булды шул сүзгә. Ижау, Чиләбе, диләр дә, Саратов дип дәвам итәләр. Тубыл (Тобольск), Күмер (Кемерово) дип язу һәм сөйләү кирәк. Ульяновск шәһәрен дә бер тапкыр Ульян дисәң, икенче тапкыр Сембер дияргә һәм язарга иде. Казанны да нечкәлек билгесеннән арындырасы. Курган шәһәрендә нечкәлек билгесе юк бит. Казанны да «олы туган»нар нечкәлек билгесез генә әйтергә өйрәнер, дим. Казан янында Киндери бистәсенең татарчасы Киндерле була.

Үз йорты белән торалар, дигәнне дә күп ишетергә туры килә. Кеше үз йортында яши, шуңа да «яшиләр» дип язу дөрес. «Улым белән янәшә атлыйбыз» дип әйтү дә дөрес түгел. Тәва, тавис, тутый дигән сүзләрне бутыйлар. Тәва – страус, тавис – павлин, тутый – попугай була.

Хәзер Татарстан автономиясенең 100 еллыгы дип шаулыйлар. Әйе, Татарстанның ТАССР булган чагы да булган. Ләкин автономиянең нинди «мөстәкыйльлек» булуын яхшы беләбез бит. Татарларга файдалы эш булса, урыс аны күтәрмәс иде. «Сез бит автономия генә идегез», – дип казып чыгаралар, басым ясыйлар. Безгә оны бик күтәрмәскә иде.

Әхтәм САТИЕВ-ҖАМАЛЫЙ,

Казан шәһәре

Комментарии