Ямаширмәдә алган дәрес

1991нче ел көзенең кара көннәренең берсе иде. Әле кар яумаган, күкне болыт каплаган. Көндезләрен дә эңгер-меңгер кебек. Кыска көннәрдә таң соң ата, кояш иртә байый. Хәер, яктылык бирүче күк җисеме әллә кайда – болытлар артында. Күңелгә моңсу.

Кинәт телефон шалтырый. Шагыйрә Лена Шагыйрҗан икән.

– Фоат абый, әйдә, бер җилләп кайтырга дигән тәкъдим бар. Көзнең бу төксе вакытында үзенә күрә бер урын алыштыру да булыр. Мине Биектау районының Ямаширмә авылына очрашуга чакыралар, көндез – мәктәптә, кичен клубта булыр, диләр. Тагын үзең өнәгән бер-ике язучыны да алырга мөмкин дип тә өстәделәр. Иң беренче син исемә төштең. Әдәбияттагы бүгенге хәлне яхшы беләсең, син минем иҗат турында да хәбәрдар. Үзең язганнарны да укырсың. Казанда йөри-йөри баш әйләнеп бетә, синең дә шулайдыр. Әйдә, аяклар язылсын бераз.

– Кукмара юл өстендә генә булгач, Ямаширмә яныннан еш узып йөрергә туры килә. Әмма үзендә тукталганым юк. Ш. Рәкыйповның «Таңнар һаман матурмы?» әсәрен укыгач, анда буласым килеп йөри иде. Бик рәхәтләнеп барам, синең белән дә булгач, бигрәк күңелле булыр. Ник дигәндә, син булганда, укучылар белән очрашу һәрвакыт җанлы үтә.

– Рәхмәт яхшы сүзеңә. Өченчегә Шаһинур Мостафинны дәшсәк, нәрсә диярсең?

– Бик әйбәт булыр. Юл йөрергә җайлы кеше.

Әйе, Ямаширмә исеме ул елларда еш телгә алына иде. Бигрәк тә мәктәбе турында матур фикерләр ишетелеп тора. Моның шулай икәнлеген үзем дә беләм. Ни өчен дигәндә, безнең педагогика институтына аннан абитуриентлар еш килә. Гадәттә алар әйбәт әзерлекле булалар, кергәч тә тырышып укыйлар. Димәк, ул мәктәптә укыту-тәрбия эшләре әйбәт куелган.

Юлда Лена безгә белгәне кадәр әлеге мәктәп, аның укытучылары турында сөйли бара. Әле узган ел гына анда укучылар өчен уздырылган ниндидер зур чарада катнашкан булган икән.

– Шигырьләреңне балалар укуында тыңлау гаҗәп бер рәхәт мизгел. Синең уйларыңны, хисләреңне гөнаһсыз сабыйлар үзеңә ирештерә. Кара әле, минем күңелдәгене ничек шулай аңлап җиткерәләр дип, шаккатып утырасың. Анда татар телен һәм әдәбиятын Рузалия апалары Мортазина укыта. Ул, Казан университетын тәмамлагач, өч дистә елдан артык шушы мәктәптә эшли. Телебезнең, шигъриятебезнең бу төбәктә мәртәбәле булуында, аларны белүләрендә һәм яратуларында аның хезмәте бик зур. Менә күрерсез әле, аның сөйләшүе дә әдәби геройларныкы кебек. Әсәрләрегездә укытучы хатын-кыз образын сурәтләргә ниятләсәгез, прототипны башка урыннан эзлисе юк. Бернинди хыялсыз-нисез тот та булганынча яз, менә дигән образ булачак.

Казан белән ике ара ерак түгел – кырык чакрым чамасы. Юл әйбәт, шуңа күрә тиз барып җиткәнбез. Көн кичкә таба авышкан булса да, укытучыларның күпчелеге мәктәптә икән. Директор Фәридә Сафиуллина җитәкчелегендә безне мәктәп ишек алдына чыгып каршыладылар. Уку-укыту эшләре бүлеге мөдире, шактый олы яшьтәге Вәзих Зиннәтуллиннан алып яшь тарих укытучысы Айрат Зиннуровка кадәр барысы да аяк өстендә. Айрат әле бер-ике ел гына элек безнең педагогика институтының тарих һәм инглиз теле бүлеген тәмамлаган иде. Төпле белеме, җәмәгать эшчәнлеге белән биредә дә үзенә карата уңай караш булдырган. Бераздан безнең белән күрешергә өлкән яшьтәге Әгълә абый Шакирҗановның да килүе очрашуга тагын да ямь өстәде. Ярты гасырдан артык балалар укыткан бу мөгаллим турында без дә күпмедер хәбәрдар идек. Утыз елга якын завуч та булган әлеге абзыйның исеме һәм эшчәнлеге республикабызның мәгариф өлкәсендә хезмәт итүчеләр өчен шактый билгеле. Менә аның үзе белән дә күрешү насыйп булды.

Бу авыл тагын шуның белән дә данлыклы – биредә халкыбызның данлы улларыннан берсе Гыйльфан Батыршинның нәсел-нәсәбе гомер иткән. Ул үзе дә Ямаширмә авылын туган җире дип санаган. Әмма яшьтән үк аның язмышы Луганск яклары белән бәйләнә. Абыйсы янына барып, шахтада эшли башлый. Ул – татарлардан беренче булып Советлар Союзы каһарманы исемен алган егет. 1938нче елның 29нчы июлендә Хасан күле янында японнарның чик бозулары нәтиҗәсендә килеп чыккан бәрелештә батырлык күрсәтә, ахыр чиктә командирын чолганыштан алып чыгуга ирешә. Соңыннан, хәрби академия тәмамлап, Бөек Ватан сугышында да алгы сафларда була.

1947нче елның көзендә җиңелгән Япония башкаласы Токиода немец фашистларының Ерак Көнчыгыштагы иярченнәренә халыкара суд була. Гыйльфан Батыршин шунда шаһитлык күрсәтмәләре бирергә чакырыла. Ул японнарның сугыш вакытындагы хәлләрне бозып күрсәтергә тырышуларын фаш итә, судның гадел хөкем чыгаруына ярдәм итә. Әмма, шул сәфәреннән кайтышлый, Владивостокка җитәрәк самолетлары һәлакәткә очрый. Ямаширмә исемен бөтен дөньяга яңгыраткан каһарманның да гомере чикләнә. Язучы Шамил Рәкыйпов «Таңнар һаман матурмы?» повестенда аның исемен әдәбиятта мәңгеләштерде.

Бу хәлләрне күпмедер белсәк тә, Әгълә абыйның бу турыда горурлык белән тәфсилле бәян итүен тыңлау үзе бер дәрес булды. Ник дигәндә, ул, авылдашы буларак, хикәяләвен каһарманның әти-әниләре, авыл кешеләре белән бәйләнешле истәлекләре белән тулыландырып алып барды, Гыйльфан батырны җанлы кеше итеп күз алдына китерергә ярдәм итте. Г. Батыршинның кызы Рафаэль Закиров исемле егет белән кавышкан икән. Әлеге кияү, космонавтлар хәзерләү үзәгендә укытучылык итеп, үзе дә милләтебезнең затлылыгын раслаган. Әгълә абый безгә аның Ю. Гагарин, Г. Титов, А. Николаев белән төшкән рәсемнәрен аерым бер горурлык белән күрсәтеп йөрде. Алар мәктәп музее диварында урын алган.

Музейда авыл тарихы да шактый тулы яктыртылган икән. Әгълә абзый бу хакта да күп мәгълүмат бирде. Уналтынчы гасыр урталарына кадәр аларның авылы Ширмә дип аталган. Ул Казанга шактый якын урнашкан булган. Әмма, Явыз Иван Казанны басып алгач, татарларны кимендә кырык чакрым читкә куганнар. Бу авылны да шундый ераклыктагы чокыр-чакырлы җиргә күчәргә мәҗбүр иткәннәр.

– Ширму в яму, – дип кычкырганнар.

Шуннан яңа урындагы авылларына Ямаширмә исеме ябышып калган. Аксакалның әйтүенә караганда, бер зур төркем тагын да ераккарак – хәзерге Саба районының Икшермә авылы урнашкан җиргә үк барып урнашкан. Бу исемнәрдәге «ширмә» өлеше елга дигән мәгънәдәге сүз. Икшермә янында шактый мул сулы елга булуы да (Мишә) очраклы түгелдер. Чистай ягындагы Яуширмә авылы исеме дә (анда Г. Исхакый туган) тикмәгә уйлап чыгарылмагандыр. «Ширмәсен ширмә, артыгын тикшермә!» дип кисәтелсәләр дә, халык болар турында төрле яклап уйланган, фаразларын, риваятьләргә төреп, яңа буыннарга тапшыра килгән.

Вәзих абый Зиннәтуллин исә үзенең Арча педагогика училищесында укыган елларын, бигрәк тә укытучылары Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитоваларны искә төшерде.

– Сәләй абый белән Рәмзия апа безнең өчен остаз буларак кына түгел, шәхес булу ягыннан да үрнәк иде. Безгә алар үзләре төзегән «Әлифба» белән бердәй тоелалар иде. Бу әсбап ничә буын балалар өчен белем ачкычы булып хезмәт итте бит. Без Рәмзия апаны үзләре югында – «Әлиф», Сәләй абыйны «Ба» дип йөртә идек.

– Әлиф апа фәлән, диде.

– Ба абый өйгә шундый эш бирде.

– Беренче дәрес – «Әлиф»неке, соңгысы «Ба»ныкы, дип кыскартып сөйләшү гадәтебезгә кергән иде. Мин үзем аларга тагылган бу исемнәргә шул кадәр күнеккәнмен, бервакыт дәрестә көлкегә дә калдым. Сорау бирәм икән:

– Әлиф апа, -да-дә кисәкчәләре белән шундый ук килеш кушымчаларын бер-берләреннән ничек аерырга? Алар кайчан кушылып, кайчан аерым язылалар?

Бөтен класс, шау-гөр килеп, көлеп җибәргән иде. Рәмзия апа да көлде.

– Әлиф, – диде ул, – гарәп әлифбасындагы беренче хәрефнең исеме. Шуңа «ә» хәрефен өстәп, кыз балаларга исем итеп тә куша торган булганнар – Әлифә. Гадәттә аны гаиләдәге беренче кыз балага кушканнар. Ә менә -да-дә, -та-тә кисәкчәләренә һәм кушымчаларына килгәндә, аларны аеру, менә болайрак итсәк, ансатрак булмасмы?

Ай да ялгыз,

Мин дә ялгыз,

Син дә ялгыз,

Вәзих тә ялгыз.

Класс тагын рәхәтләнеп көлеште.

– -да-дә бу очракта кисәкчә, алар айның, минем, синең һәм Вәзихнең ялгыз булуларын көчәйтүгә ярдәм итәләр, шуны аерып-аерып белдерәләр. Шуңа күрә алар кисәкчә булалар. Кисәкчәләр (исемнәре үк әйтеп тора) аерым язылалар. Ә менә мин китерәчәк алдагы мисалда андый хәл юк. -да-дә, -та-тә бу очракта кушымча була, чөнки алар үзләре ялганган сүзләрнең кайда, нәрсәдә, кайчан дигән сорауларга җавап булуын тәэмин итәләр. Шуңа күрә аларны урын-вакыт килеше кушымчалары дип атыйлар да. Кушымчалар исә сүзләргә ялганып язылалар.

Айда торган матур кыз

Төннәрендә гел ялгыз.

Анда сиңа күңелсездер,

Җиргә төш син, Зөһрә кыз.

Хәзер мисалларын үзебезнең класстан китерик. «Шәяхмәтов тә, Зиннәтуллин да – педагогика училищесы студентлары». «Мондый тиз шуучы чаңгылар Шәяхмәтовтә һәм Зиннәтуллинда гына бар». Йә, кайсы җөмләдә -да-дә, -та-тә – кушымча, ә кайсысында кисәкчә?

Без бөтен класс белән кул күтәрдек. Шуннан соң бу кагыйдәне белмәгән малай-кыз калмады. Алай гына да түгел, бөтен гомергә хәтердә сакланды.

Без хуҗалар белән, менә шулай дустанә сөйләшә-сөйләшә, чәй эчтек. Биредәге укытучылардан үзебезгә күп мәгълүматлар алдык. Аннан соң бергәләп мәдәният йортына юнәлдек. Анда безне китап сөючеләр көтә иде.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН,

Филология фәннәре докторы, профессор,

Казан шәһәре

Комментарии