Чыктым аркылы күпер

«Безнең гәҗит»нең 10нчы апрель санында (№14, 2019 ел) Минзәлә шәһәрендә яшәүче Хәниф Гәрәевның «Түбәннән –Тау астына» дип аталган язмасы басылган иде. Бу язмадагы мәсьәлә бер аерым шәһәр, авылга гына кагылмый – ул барлык татар авылларына да кагыла. «…Түбән Тәкермән мәктәбендә белем алдым. Ә менә авылымның «чын» исемен 44 яшемдә, ягъни паспорт алыштыргач кына белдем. Русчасы Подгорный Такермень булгач, турыдан-туры тәрҗемә итеп, татарчасын Тау асты Тәкермән ясап куйганнар. Бездә шулай шул: «олы абзаң» ничек әйтсә, шул була. Күн авылыннан Конь ясаган кебек булды инде. Тукай районындагы (элек Сарман районы иде) Таулы Дөрешне дә Подгорный Дрюш дип язганнар. Эзли башласаң, андыйлар җитәрлектер әле», – дип яза Хәниф Гәрәев. Мин үзем туган авылым Карлының «чын» исеменең Мещеряки икәнен сигез еллык мәктәпне тәмамлагач кына белдем. Бу мәсьәлә миңа да күптән тынгы бирми иде. Арча районының Корайван – Керхайвань –Курайван авылы атамасы мәсьәләсе бер елны Русия киңлекләрендә яңгырап, Мәскәүгә кадәр барып җиткәч, башыма төрле уйлар килде. Ни өчен соң әле гади генә авыл атамасын үзгәртү Татарстан дәүләтенә генә хәл ителә алмый. Арча халкының авыл җыены карары Русия дәүләтендә хәл ителергә тиешле икән. Әллә Татарстан хөкүмәте, аның халкы сайлап куйган Дәүләт Советы депутатлары күршеләр чыгарган карарларны гына берсүзсез хуплап торучылармы? Алайса, аларның нигә кирәге бар?

Бу урында 2018нче елның 12нче мартында «Ватаным Татарстан» гәҗитендә басылган «Корайван маҗаралары» язмасыннан өзек китерергә кирәктер. «…Арчага килгән кеше игътибар итәдер: юл өстендә «Эштрә» дигән авылга юл күрсәтүче язу тора. Урысчалатып «Штырь» дип куйганнар. Ильяс Фәттахов әйтүенчә, заманында ул Иштирәк дигән матур бер авыл булган. Тик менә «Иштирәк», «Эштрә», «Штырь» дигән атамаларны нинди мәгънә берләштерүе генә башка барып җитми. Инде килеп, татар хәрефләре булган атамаларны урыс кардәшем укый алмаячагын беләм, ә менә «Наласа»ны – «Наласы», «Орнашбаш»ны «Урнашбаш» дип «урысча» язу нигә кирәк булды икән дим мин. Татарстанда урысчалаткач мәгънәсезгә әйләнгән күпме атамалар бар бит әле ул», – дип яза Риман Гыйлемханов.

Татар алфавитындагы берничә хәрефнең рус телендә кулланылмавы күп очракларда аяныч һәм көлкеле хәлләргә китерә.

Бервакыт ЛДПР партиясе лидеры Русия дәүләтендәге барлык авыл һәм шәһәр исемнәрен русча гына куярга кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан иде. Аңа Оренбург өлкәсендәге Абдуллино районы атамасы ошамаган булган. Бер тапкыр террор гамәлләре кулланып Татарстанда гына 3500 татар теле укытучыларын мәктәпләрдән кудылар инде. Татар теленә каршы тагын бер шундый гамәл оештырылса, ЛДПР гына түгел, үзебезнең кыйбласын югалткан милләттәшләребез дә бер заман шулай эшләмәс дип әйтә алмыйм.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии