Сарык көтүендә

«Безнең гәҗит»нең №2 (16 гыйнвар, 2013) санында басылып чыккан «Без дигәнчә бара дөнья…« дигән язманы укыгач, күңелемдә туган уй-хисләремне, фикерләремне әйтергә булдым.

Элек татар халкында шундыйрак әйтем бар иде: «Сөтле ашым, җылы мич башым», урысчалатыбрак әйтсәк, «Моя хата с краю, нечего не знаю» дигән сүз була инде. Хәзерге заманда безгә алай дип кенә калырга ярамый. Үз сүзеңне кирәк җирдә ишетерлек итеп әйтергә вакыт. Инде татар авыллары да уяна башлады. Уянырга вакыт та, күпме татар мәктәпләрен «уптымизация» ясап явып бетерделәр. Авылда мәктәп булмагач, яшьләр туган авылларын ташлап китәләр.

Кем белә, Яңа Чишмә хакимияте дә, Зирекле авылындагы татар телендә укытыла торган лицейны ябарга, я булмаса урысча укытуга күчерергә хыялланадыр. Татарча укып та, БДИ нәтиҗәләре район буенча беренче урында, башка урыс телле мәктәпләрдән өстенрәк дип әйтелә бит. Бу инде безнең укучы балаларны урысча гына укытырга кирәк, татар телендә укысалар БДИларын бирә алмыйлар, дигән фикерне бөтенләй юкка чыгара.

Билгеле инде, үзе янында эшләп йөргән кешене директор итеп куеп, әкренләп укыту процессын урысчага күчерү җиңелрәк. Мин моны шул максатны күздә тотып эшләнә дип уйлыйм. Язмада әйтелгәнчә, хакимиятләр соңгы елларда халыкка «сарык көтүе», «быдло» итеп карарга өйрәнеп китте. Дөрес без үзебез дә азмы- күпме шулай итеп карауларына юл куябыз. Мәсәлән, сайлауларда шул сарык көтүе шикелле, үзебез кемнең кем икәнен белә торып та, түрәләр кушкач аңа тавыш бирәбез. Бигрәк тә авыл җирлегендә 99%ка кадәр җитә (100%та булыр иде Мәфтуха әби кышын торырга шәһәргә китмәгән булса). Аның инде нинди сайлаулар икәнен беләбез, язып торасы юк.

Сайлаулар дигәч, үткән сайлауларда улым, фәлән абыеңны сайлап кайтабыз, минем белән сайлауга барасыңмы, дигәч. «Юк дәү әти, мин ул абыйны белмим, мин иртәгә бакчага баргач, Алинәне сайлыйм, мин аны бик яхшы беләм», – дип әйткән иде оныгым.

Безгә дә инде шул сабый баладан үрнәк алып, кемне сайлаганны, югарыга канәфигә утыртып куйгач «сарык көтүе», «быдло» дип карый торганнарны аера белергә вакыт җиткәндер дип уйлыйм. Безнең түрәләр канәфигә менеп утыргач, халык мәнфәгатен яклау түгел, конституция кануннарын үтәүне дә кирәк дип тапмыйлар, ахрысы.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан.

Комментарии