Халык өчен тырышасыз

Беренче чиратта «Безнең гәҗит» редакциясенә олы рәхмәтемне белдерәм. Чын ихтирамга, мактауга лаек газета ул.

Яңа басмаларга шулкадәр туры килердәй исемнәр бирүегез – үзе бер могҗиза һәм уңыш. «Мыштым тема», «Могҗизалы дөнья»дагы язмаларны мәктәпләрдә тәрбия дәресендә кулланырга иде. Элек мәктәпләрдә тәрбия дәресләре һәр атнада үткәрелде. Октябрят, пионер, комсомол оешмалары гел эшләп торды, көнүзәк мәсьәләләр хәл ителә, йөкләмәләр бирелә, планнар төзелә иде. Ә хәзер болар юк. Адым саен бозыклыкка төртеләсең.

«Могҗизалы дөнья» – таныш та, серле дә тема. Андый хәлләр турында әбиләрдән бик күп ишеткәнем булды. Очсыз-кырыйсыз дөньяда ниләр генә булмас. Дөрес, мин яшь чагымда җен-пәриләр, бозымнарга, күрәзәчеләргә бер дә ышанмый идем, ә хәзер ышана башладым. Тылсымлы, серле, мәңге ачылмаган могҗизалары бар бу дөньяның. Күптән түгел якын кешем белән бер әбигә бардык. Ул укый, өшкерә, мөселман әбисе. «Бозым эләккән», – ди. «Ничек сакланырга соң?» – дим. Ул: «Тун бирсәң – туза, ат бирсәң – уза, яхшы дога бөтенесен дә уза, – диде. – Аллаһыдан сорап укып йөрергә кирәк. Бөтен аяк асты, тирә-юнебез бозыклык белән тулы. Явызлык, көнчелек, наданлык өстенлек алды, дөньябыз чирли, табиблар үзләре дә аптырый», – ди. Күп сөйләде әби. Акчаны сорап алмый, монысы иң мөһимедер. Тыңлап утыру – үзе бер гыйбрәт. Кеше өзелми үзеннән, яшьләр күп килә.

Моннан өч ел элек Казанда Миңнекәевнең сеансына барган идем. Зур гына зал шыгрым тулы. Бер хатын-кыз һәр кешедән 300 сум акча җыеп алды. Сәхнәгә дәвалаучы чыгып утырды. Ишарә белән яки төртеп күрсәтеп, кемне тели, шуны бастырып сөйләтә. Мәзәк сүзләр дә күп әйтә, халыкны көлдерә. Менә ул сүзләре белән залдагы бөтен кешене «чирләреннән дәвалады». «Иртәгә УЗИга барып күрсәтегез, эчтәге авыруларыгыз бетте», – ди. Кызыма әйтәм: «Мунча ташы» карап кайттык», – дим.

«Серләр гәҗите» – үзе бер дөнья. Мәңге бетмәс серләр, кызыклы хәлләр булып кына тора. Аларны уку кызык та, сабак та, киңәш тә бирә.

Дару үләннәрен һәр кеше дә белеп җыя да, куллана да алмый. «Шифалы гәҗит» бик бай кулланма булыр. Ә сканвордлар башны эшләтергә менә дигән чара.

Әй мактадым бу газеталарны күршеләремә, танышларыма. «Безнең гәҗит» хезмәткәрләре халык өчен тырышалар, акыллы киңәшләрен бирәләр, дөреслек өчен көрәшәләр, гыйбрәтле хәлләрне язалар. Бу газеталарга язылырга уйлады күршеләрем, кайберләре инде ала да.

Асия ГЫЙБАДУЛЛИНА.

Кайбыч районы, Мөрәле авылы.

Комментарии