Дәүләт системасын ныгытырга кирәк

«Безнең гәҗит»тә «Идеология диктатын торгызабыз« (№42, 24 октябрь, 2012 ел) дигән язма басылган иде. Мин аны бик кызыксынып укыдым. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов яңа департамент булдыру фәрманын имзалаган. Ул республикадагы эчке сәясәт мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк, дини, милли, иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген үз контроленә алачак икән. Бу департамент бүген бик кирәк, дип исәпли дәүләт белгечләре. Дөрестән дә, соңгы айларда республикадагы эчке сәясәт мәсьәләләренең «шөрепләре бушап» китте, икенче төрле әйткәндә, дилбегәне ныграк тотарга кирәктер. Чөнки республикада йөзләгән берләшмәләр, иҗтимагый оешмалар, клублар эшләп килә. Дини вәзгыять тә әллә нишләде. Җәмгыятьне дәүләт контрольдә тотмаса, ул шулай читкә тайпыла башлый. Бу җәмгыять институтлары департаментка буйсынып, республиканың эчке сәясәте нык булырга тиеш. Республикада уңышларыбыз күп, шөкер. Безне хәзер күрәлмаучылар, көндәшләр республиканы какшатырга маташалар. Казаныбыз нык үзгәрде.

Бу үзгәреш, төбәктә вәзгыять катлаулангач, Президентыбызның милли һәм дини мәсьәләләргә игътибары артачагын күрсәтеп тора. Республикада эчке сәясәт буенча тәртип аксамаска тиеш. Русия җитәкчеләренә, дәүләтнең идеологиясен булдырмыйча, үзләренә халык белән эшләү авыр булачак. Әле Советлар Союзы системасын искә төшерәләр, бу хәлне өйрәнәләр. Бер департамент кына булса да дәүләт тармакларын берләштереп эшләп китсә, бик әйбәт. Кешенең яшәү рәвеше тәртипкә салынып бетмәгән әле.

Русия Президенты В.Путин да үз хакимиятендә яңа идарә булдыру турында шундый ук фәрман чыгарган. Ул идарә ватанпәрвәрлек тәрбияләү һәм Русия җәмгыятенең рухи-әхлакый нигезен булдыру белән шөгыльләнәчәк икән. Фәрман «Ватанпәрвәрлек тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү» дип атала.

Русия Президенты һәм Дума тарафыннан карарлар, законнар, күрсәтмәләр чыгарыла һәм языла. Җитәкчеләр тарафыннан аларның үтәлеше генә бик түбән. Тормышта күбесе эшләми һәм кулланылмый. Чиновникларның кайберләре халыкның мөрәҗәгатенә колак та салмый.

Әйтегез әле, сезнең зарыгызны берәр депутат яки участок полициясе тыңлаганы бармы? Юк. Районның полиция башлыгы халык алдында исәп-хисап тотканы бармы? Юк. Гражданнар чиновникларга бер проблеманы чишәр өчен барып йөриләр-йөриләр дә, «Эфир» телекомпаниясенең «Город» тапшыруына, яки «Безнең гәҗит»кә мөрәҗәгать итәләр.

Әле менә шушы департаментларны уйлап утырам да, әллә соң Русия Президенты Владимир Путин икенче төрле фикер йөртә башлаганмы, дип уйлап куям. Ул алга таба илдә Русия империясендә һәм Советлар Берлегендә булган иң яхшы тәҗрибәнең яңача кулланырга мөмкинлеген әйтте бит.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Комментарии